Виктор Боголюбов
Виктор Боголюбов (7 апрель 1874, Казан, Россия империясе — 7 март 1935 (60 яшь), Мәскәү, СССР) — җәррах, медицина докторы (1904), профессор (1911). 1906-1911, 1913-1935 елларда Казан университетында, анатомия һәм оператив хирургия (1913-?), гомуми хирургия (1917-1927), госпиталь хирургиясе (1927-1935) кафедралары мөдире; бер үк вакытта Казан ГИДУВында гомуми хирургия кафедрасы мөдире (1923-1935). Хезмәтләре сидек-җенес әгъзаларын, кул-аяк һәм буыннардагы шешне, туберкулёз авыруларын дәвалау хирургиясенә, пластик хирургиягә, хирургия тарихына карый.[1]
Виктор Боголюбов | |
---|---|
Туган | 7 апрель 1874 Казан, Россия империясе |
Үлгән | 7 март 1935 (60 яшь) Мәскәү, СССР |
Әлма-матер | Беренче Казан ирләр гимназиясе һәм Казан император университеты |
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В