Арча әдәбият һәм сәнгать музее

Арча әдәбият һәм сәнгать музее (рус. Арский музей литературы и искусства) — Татарстанның Арча шәһәрендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). «Казан арты» тарих-этнография музее филиалы. Арча ягы белән бәйле 40 язучы-шагыйрь һәм 20 сәнгать эшлеклесе турында мәгълүмат белән таныштыра.

Арча әдәбият һәм сәнгать музее
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Арча районы
Арча
әдәбият һәм сәнгать
музее
Нигезләү датасы 1995
Урын 422010 ТР, Арча, 1 Май ур., 12.
Директор Радик Рәкыйп улы Яруллин
Гөлүсә Нургали кызы Хаҗиева
(филиал мөдире)
Сайт Музей сайты

Тарих үзгәртү

Музей 1995 елның 26 апрелендә ачыла. 2009 елдан«Казан арты» тарих-этнография музее бүлеге.

Экспонатлар үзгәртү

Музей фондында 2 947 саклау берәмлеге. Экспонатлар арасында галимнәр Габденнасыйр әл-Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани, Шәмсетдин Күлтәси, драматург Галиәсгар Камал, шагыйрь–язучылар Габдулла Тукай, Сибгат Хәким (язу приборы), Гариф Ахунов (эш өстәле, урындыгы, язу машинкасы, «Өчиле күренеше» картинасы, бүләкләр-сувенирлар), Мөхәммәт Мәһдиевның (эш өстәле һәм урындыгы, китап шүрлеге, курткасы, күзлеге, өстәл һәм кул сәнгатьләре, дипломы) документлары һәм шәхси әйберләре урын алган. Язучылар һәм тел галимнәре Мәхмүт Галәү, Хәй Хисмәтуллин, Гөлчәчәк Галиева, Заһирә Гомәрова, Радик Фәизов, Альберт Яхин, Фәрваз Миңнуллин, Диас Вәлиев, Фәрит Бәшир, Гайсә Гатауллин белән бәйле экспонатлар бар. Гомәр Бәшировка багышланган махсус экспозициядә үзе бүләк иткән шәхси әйберләре (эш өстәле, урындыгы, язу приборы, костюм-күлмәге, чәйнеге, самавыры һ. б.) һәм китаплары, фотолары куелган. Бөек Ватан сугышында катнашкан Госман Бакиров, Мостафа Ногман, Әнәс Галиев, Рафаил Төхфәтуллиннар турында фотодокументлар урын алган. Музей фондында Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Мәрзия Фәйзуллинаның шәхси китапханәләре саклана.

Музейның сәнгать бүлегендә актерлар Нәгыймә Таҗдарова, Хезмәт Каһарманы Зөләйха Богданова, Гыйләҗ Казанский, җырчылар-актерлар Шамил Әхмәтҗанов, Гөлзадә Сафиуллина, Рәбига Сибгатуллина, Айдар Фәйзрахманов, Фәнәвил Галиев, Булат Сәлахов, Раушания Фәйзуллина, Габделфәт Сафин, Фердинат Фәтхрахманов, Рөстәм Закиров һ. б. турында экспонатлар бар. Җырчы Федор Шаляпинның 18851886 елларда Арчада укуы турында документлар урнаштырылган. 1996 елда Арча сабантуенда Б. Н. Ельцин һәм М. Ш. Шәймиевның катнашуы турында фотоматериаллар аерым экспозиция итеп куелган. Татарстанның халык язучылары һәм Габдулла Тукай премиясе лауреатлары турында күргәзмә булдырылган.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү