Габденнасыйр әл-Курсави

Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Габденнасыйр әл Курсави (тулы исеме Әбүннасыйр-Габденнасыйр бине Ибраһим бине Ярмөхаммәд бине Иштирәк әл-Курсави) — күренекле татар мәгърифәтчесе, галим, теолог.

Габденнасыйр әл-Курсави
Туган телдә исем Әбүннасыйр-Габденнасыйр бине Ибраһим бине Ярмөхәммәд бине Иштирәк әл-Курсави
Туган 1776(1776)
Курса авылы, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе
Үлгән 1812(1812)
Истанбул, Госманлы империясе
Күмү урыны Карачаәхмәт зираты[d]
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия империясе
Һөнәре мәгърифәтче, галим, теолог.
Ата-ана
  • Ибраһим бине Ярмөхәммәд (әти)
  • Миһербан бинте Әмин (әни)

Тормыш юлы

үзгәртү

1776 елда Татарстанның Арча төбәгенә караган Курса авылында сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килә. Аның әнисе Миһербан бинте Әмин бине Мансур, Максабаш авылында туган. Әтисе Ибраһим 1791 елда вафат була.

Булачак галим башлангыч белемне Мәчкәрәдәге (Кукмара төбәге) Мөхәммәдрәхим ахуннан ала. Соңыннан Бохарага барып Ниязколый әт-Төрекмәни мәдрәсәсендә укый. Аннан кайткач Мәчкәрәдәге җизнәсе һәм аның уллары Гобәйдулла, Муса һәм Мөхәммәтҗан ярдәмендә зур мәдрәсә салдырып, анда укыта башлый. Шул ук вакытта Курсада имам-хатыйб вазифаларын да башкара. Шәкертләре арасында — Җамалетдин әс-Сабави, Саба мәчете имамы, шагыйрь, дини китаплар авторы.

1808 елда Габденнасыйр Курсави кабат Бохарага бара һәм анда үзенең исламга карата булган реформаторлык карашларын тарата башлый. Аның фикерләре консерватив Бохара руханиларының ярсулы каршылыгына очрый, ләкин соңгылары иман һәм шәригать мәсьәләләре буенча барган ачык бәхәсләрдә җиңеләләр. Карашлары өчен Бохара әмире тарафыннан оештырылган эзәрлекләүләрдән качып ватанына кайтып китә.

1812 елда хаҗга дип чыгып китә, юлда барышлый ваба чире белән авырып Истанбулда вафат була һәм "Өскедар" зиратында күмелә.

2017 елда Арча районы Югары Курса авылында мәгърифәтчегә багышлап, истәлек билгесе куелган. «Габденнасыйр Курсави чишмәсе» төзекләндерелгән[1].

Цитата

үзгәртү
  Курсави — татар дөньясын үзгәртеп коруга нигез ташын салучы
 

Чыганак

үзгәртү
  • Арча төбәге тарихы. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1996.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Расиха Фаизова. «Таттелеком»да Мәрҗани елы. «Мәгариф», 2018 ел, ноябрь, 11-15 бит