Югары Курса мәчете

Викибирелмәләрнең буш элементы

Югары Курса мәчетеТатарстанның Арча районы Югары Курса авылында урнашкан ислам дине гыйбадәтханәсе. Мәчетне төзүдә Габделкәрим (18131873) һәм Гобәйдулла (?—1870) Апанаевлар иганәчелек ярдәме күрсәткән.

Мәчет
Югары Курса мәчете
Ил Россия
Авыл ТР, Арча районы, Югары Курса
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый хәнәфи
Бина төре мәчет
Нигезләүче Габделкәрим һәм Гобәйдулла Апанаевлар
Төзелеш еллары XIX гасыр уртасы—1863
Төп даталар:
1880 — төзекләндерү
1930 — ябылу

Тарих үзгәртү

Таш мәчетнең көньякка караган яртысын XIX гасыр уртасында Казанның 2нче гильдия сәүдәгәрләре Гобәйдулла бине Муса бине Исмәгыйль бине Апанай (чукрак) һәм аның бертуган энесе Габделкәрим төзетәләр[1]. 1863 елның ахырында Габделкәрим Апанаев, өч тәрәзә уемы өстәп, бинаның төньякка караган ягын салдыра. 1880 елда мәчет төзекләндерелә, түбәсе һәм манарасы яңартыла.

Имамнар үзгәртү

XVIII гасыр ахырында — XIX гасыр уртасында мәхәллә имам-хатыйбы булып атаклы дин эшлеклесе Габденнасыйр Курсави (17761812) хезмәт итә. Мәчет каршында зур мәдрәсә оештырып, яхшы мөгаллим исеме ала.

1808 елда Габденнасыйр Курсави Бохарага киткәч, аның урынында мәхәллә имамы булып өлкән абыйсы Габделхаликъ Курсави (?—1839) кала. Габделхаликъ хәзрәт Бохарада, Төркиядә, Мисырда төпле дини белем алган шәхес, ишан, Урта Азиядә сәүдәгәрлек белән шөгыльләнеп, зур мөлкәт туплаган. 1839 елның 25 августында вафат.

1839 елдан мәхәллә имамы итеп ишанның кияве Хәсән Хәмитов (?—1858) сайлана. Хәсән мулла Чистайның сәүдәгәр Уразгилдиевлар гаиләсеннән чыккан, Чистайда, Мәчкәрә, Кече Сон авыллары мәдрәсәләрендә белем алган шәхес була.

1859 елның 17 сентябрендә имам-хатыйб итеп (хәзерге Татарстанның Мамадыш районы) Норма авылы мәчетенең элекке мулласы Гатаулла Мөхәммәтов сайлана. Гатаулла хәзрәт (хәзерге Татарстанның Балык Бистәсе районы) Кече Әшнәк авылында туган, Казанда Апанай мәдрәсәсендә, Кышкар мәдрәсәсендә, Мөндеш мәдрәсәсендә укыган. Югары Курсада 40 ел мәдрәсә шәкертләренә белем биргән. Ул мөдәррис булганда мәдрәсәдә шәкертләр саны 70 кә җиткән.

Гатаулла хәзрәт вафатыннан соң, имам итеп Хәсән Хәмитовның 1890 елдан мәчетнең икенче мулласы булып хезмәт иткән улы Мөхәммәтшакир Уразгилдиев (1861-1908) сайлана. 1897 елда Мөхәммәтшакир хәзрәт Казанның Печән базары мәчетенә имам-хатыйб булып күчкәч, аның урынында энесе Мөхәммәтгариф Уразгилдиев (1870—?) кала.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Арча төбәге тарихы (төзүчеләр Камил Низаметдинов, Илшат Хәлиуллин). К.: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00681-7

Сылтамалар үзгәртү