Хәй Хисмәтуллин

татар әдәбият галиме

Хәй Хисмәтуллин Хисмәтулла улы (8 ноябрь 1895, Кысна29 ноябрь 1977, Казан) – татар әдәбият галиме.

Хәй Хисмәтуллин
Туган телдә исем Габделхәй Хисмәтулла улы
Туган 8 ноябрь 1895(1895-11-08)
Кысна, Арча районы, Татарстан
Үлгән 29 ноябрь 1977(1977-11-29) (82 яшь)
Казан, Яңа бистә зираты
Милләт татар
Ватандашлыгы Калып:Байрак/Русия империясе
ССБР байрагы
Һөнәре әдәбиятчы-галим
Җефет Хисмәтуллина Маһруй Мостафа кызы (1903-1989)
Балалар Хисмәтуллина Ләйлә Габделхәй кызы (1923-2019)
Ата-ана
  • Гыйсмәтулла Фәтхулла улы (1838-1924) (әти)
  • Гарифә Мөхәммәдгариф кызы (1855-?) (әни)
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d]
Култамагасы

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Хәй Хисмәтуллин 1895 елның 8 ноябрендә (26 октябрендә) хәзерге Татарстанның Арча районы Кысна авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз әтисеннән ала, 19081915 елларда Казан мәдрәсәләрендә укый, аннары үзе дә мәдрәсә мөгаллиме булып китә.

1918 елда Казанда урта мәктәпләргә укытучылар әзерләү курсларын тәмамлагач, ул Арча төбәге авылларында мәктәпләр ачу, китапханәләр, ликбез пунктлары оештыру буенча волость мәгариф инструкторы булып эшли, укытучылар профсоюзын җитәкли. Хәй Хисмәтуллин мәгариф өлкәсендә төрле яклап эшләр башкара. 1929–1938 еллар арасында Хәй Хисмәтуллин Татар рабфагында укыта, шул ук елларда Казан Көнчыгыш педагогика институтының татар филологиясе бүлегендә укый. Тәҗрибәле педагогның әдәбият дөньясына кереп китүе дә әнә шул чордан башлана. Ул Закир Һади, Сәгыйть Рәмиев, Мәҗит Гафури турындагы беренче фәнни-тикшеренү хезмәтләрен яза.

Сугыш алды һәм сугыш елларында Хәй Хисмәтуллин Татарстан укытучылар белемен күтәрү институтында фәнни хезмәткәр, Татарстан дәүләт музеенда әдәбият – сәнгать бүлеге мөдире вазифаларын башкара, урта мәктәпләрдә тел-әдәбият укыта. 1944 елда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли. 1949 елда Хәй Хисмәтуллин татар драматургиясе классигы Г. Камал иҗатын тикшерүгә багышланган монографик хезмәте нигезендә диссертация яклый һәм филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала. Әдәбиятчы–галим буларак, ул Г. Тукай, М. Гафури, Ф. Әмирхан кебек классик язучыларның әсәрләрен барлауда, аларны текстологик яктан әзерләп, бүгенге укучыга җиткерүдә күп тырышлык күрсәтә.

Галимнең әдәбият тарихын өйрәнүгә караган аерым хезмәтләре шулай ук «Борынгы татар әдәбияты» (1963), «XX гасыр башында татар әдәбияты» (1954), «Татар совет әдәбияты тарихы (очерклар)» (1960) кебек китапларда да урын алган.

Хәй Хисмәтуллин 1977 елның 29 ноябрендә вафат булды. Яңа бистә зиратында җирләнгән.

Шәҗәрәсе үзгәртү

Нәселе Тугай (Яшел Үзән төбәге) авылыннан.

1. Тимәмәт (сорау астында)

2. Кадерали (~1646-?)

3. Әче (1666-1728)

4. Морадбакый (1707-?)

5. Габделбакый (1736-1822)

6. Корбангали (1774-1843)

7. Фатхулла (1801-?)

8. Гыйсмәтулла (1838-~1924), 1874 елдан Кысна авылында имам.

9. Габделхәй (1895-1977)

10. Ләйлә (1923-2019)

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Чыганак үзгәртү