КыснаТатарстан Республикасының Арча районындагы авыл.

Кысна
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Арча районы
Координатлар 56°20'тн, 49°45'кнч
Элеккеге исемнәр حُسنى
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 152 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 422039
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Кысна

Почта индексы — 422039.

Тарих үзгәртү

Кысна авылы Арча районында, район үзәге Арчадан — 31, җирле үзидарә советы үзәге Ташкичүдән — 2, Казаннан 96 чакрым ераклыкта урнашкан (Республика 1992, № 99, б. 57).

Авыл Березник, Березник (Ксна) атамалары белән тарихы белешмәләргә теркөлгөн.

Д. А. Корсаков бастырып чыгарган тарихы белешмәдә (XVIII йөз мәгълүматларын үз эченә ала) күрсәтелгәнчә, Березник пү- чинкәсендә ясак түли торган 113 татар кешесе гомер кичергән (Сборник 1908, № 97, б. 253). 1859 ел мәгълүматлары теркәлгән тарихи белешмәдән билгеле булганча, Березник (Ксна) авылы Ашыт суы ярына утырган. Андагы 64 хуҗалыкта 202 ир-ат һәм 211 хатын-кыз гомер иткән, мәчет эшләгән (Список 1866, № 256, б. 16). Н.Н. Вечеслав Березник (Ксна) авылының Березник авылы җәмгыятенә кергәнлегеп күрсәтә. Ашыт суы буена утырган авылның 97 хуҗалыгында 227 ир-ат һәм 227 хатын-кыз гомер иткән, агач мәчет эшләгән (Список 1878, № 414, б. 190—191). 1898 елда басылып чыккан тарихи белешмәдә ул Березняк (Ксна) дип теркәлгән һәм анда татарлар яшәгәнлеге күрсәтелгән (Список 1898, № 12, б. 1). К.П.Берстель мәгълүматларына караганда, Березник (Ксна) авылында 451 татар кешесе яшәгән.

Кысна авылы халкы июнь ахырында күршедәге Ашытбаш, Иске Иябаш, Яңа Иябаш, Яңа Кырлай авыллары белән бергә Иябаш җыены яки Кырлай җыены бәйрәм иткән (Бурганова 1982,30—31).

Хөснә авылы турында Ш. Мәрҗани болай яза: «Хөснә авылы — Ашыт суының ике ягына утырган. Ташкичүдән һәм Югары Ашытбаштан түбәнрәк урнашкан. Ташкичүгә тоташкан бер кечерәк авыл. Ике авыл арасында урнашканлыктан — „Кысна", ә кайбер сүзләргә караганда, бер очыннан аккан суы исеме белән „Хөснә" дип аталганы мәгълүм» (Мәрҗани 1989, 228).

Кысна авылы матур гына урынга утырган. Авылның бер башында Шиһап чишмәсе челтерәп ага. Аны шул исемдәге бабай казып чыгарган һәм карап, чистартып тоткан. Авылның икенче ягындагы Кызыл яр буенча чишмәләр шатланышып йөгерешкәннәр. Монда зур буа ясалган һәм чишмәләр су астында калганнар. Ләкин күп тә үтмәгән, алар яңа юл ярып, буа алдына килеп чыкканнар. Халык аларны чистарткан һәм улаклар куйган. Элек Кызыл ярда урнашкан бу чишмәләр хәзер дә Кызыл яр чишмәләре дип йөртелә. Көмеш сулы чишмәләрне дә үз кочагына алып, авыл уртасыннан Ашыт елгасы ага. Ашыт суының сул ягына Артышлык урнашкан. Анда чыршы, усак, каен агачлары үскән. Артышлык авыл кешеләренең ял итү урыны да. Аның яшел чыршылар күләгә ясап торган түгәрәк аланлыгында инде берничә еллар гөрләп сабантуйлары үтә.

1994 елда авылга газ кертелгән. Юлларга таш җәелгән, тик әлегә асфальт салынмаган.

Анда элек мәчет булган. Манарасын кискәннән соң, аны мәктәп итеп файдаланганнар. Бу бина искереп, ташландык хәлгә килгәч, балалар күршедәге Ташкичү авылына йөреп укый башлаган. 1982 елда иске мастерской башлангыч мәктәп итеп ачылган. Бу балалар өчен зур шатлык булган. 1996 елда авылда агачтан өч класслы башлангыч мәктәп төзелгән. Хәзер авыл уртасында яңа мәктәп һәм балалар бакчасы балкып утыра, балаларның шат тавышы белән гөр килеп тора.

Авылның яшел үзәнлегендә кечкенә генә клуб та бар, тик анда күңел ачулар, бәйрәмнәр уздырылмый. Бу клубка Ташкичү авылыннан атнага бер тапкыр күчмә китапханә китерелә, ә авылның үз китапханәсе юк.

Авылның агач мәчете бар. Авылда медпункт та юк.

Хөснә (Кысна) авылы мәчете турында Ш.Мәрҗани мондый сүзләр яза: «Бу авылның мәчетен мәшһүр сәүдәгәр Нәзир бине Баязид бине Госман бине Габделкадыйр әл-Кышкари төзеткән. Ул — Камай токымыннан чыккан бер мәшһүр бай. Мәчетне 1215 (1800) елда төзетә. Үзе 1242 (1826) елда Кышкар авылында вафат була. Җеназасын мелла Фаяз бине Габделгазиз бине Гайса укый һәм Казан каберлегендә җирләнә. Соңыннан углы Муса бай 1264 (1847) елда мәчетне кабат төзеттерде. Ул 1272 (1855) елда вафат булып, җеназасын мелла Исмәгыйль бине Муса укыды атасы янында җирләнде. Балалары калмады.» (Мәрҗани 1989, 383).

Авылның урамнары киң һәм матур. Авылда хуҗалыклар саны 50. Өч урамы бар, аларны Югары оч, Түбән оч, Аргы як дип атыйлар.

Авылның Ташкичү ягына китә торган юл читендә моңсу гына зират шаулый. Зират рәшәткәләрен төзәтеп, буяп торалар, ауган агачлардан тазарталар.

Авылның ялгыз, ярдәмчесез әбиләре, бабайлары, апалары да игътибардан читтә калмый. Авыл кешеләре бер-берсенә ярдәм итеп, кайгы-шатлыкларны бергә уртаклашып яшиләр.

Шәхесләр үзгәртү

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11.1 °C -5.9 °C 3.8 °C 12.5 °C 17.8 °C 19.9 °C 17.1 °C 11.5 °C 3.8 °C -5.3 °C -10.4 °C 3.5 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.5 °C.[2]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Гарипова Ф.Г. Авыллар һәм калалар тарихыннан. – Казан, 1997.