Фәрит Бәшир

Фәрит Кәрим улы Бәшировтатар әдәбият галиме, тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2006 елдан), Татарстанның мәгарифне үстерү институты профессоры (2007 елдан).

Фәрит Бәшир
Туу датасы: 30 ноябрь 1958(1958-11-30)
Туу урыны: Шекә, Арча районы, Татарстан
Үлем датасы: 2009(2009)
Үлем урыны: Казан, Татарстан
Эшчәнлек төре: галим, тәнкыйтьче

Ул 1958 елның 30 ноябрендә Татарстанның Арча районы Шекә авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Башта сигезьеллык мәктәпне, ә 1976 елда Шушмабаш урта мәктәбен тәмамлый. 1976-1981 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала.

1981-1984 елларда Фәрит Бәшир СССР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты каршында аспирантурада укый. 1984-2003 елларда ул шул институтта кече фәнни хезмәткәр вазифасын башкара.

1989 елда «Яңа татар романы формалашу (XIX гасыр ахыры — XX йөз башы)» дигән темага кандидатлык, 2002 елда «XX йөз башы татар прозасының үсеш этаплары» дигән темага докторлык диссертацияләрен яклый.

2003-2006 елларда Фәрит Бәшир Татарстан китап нәшриятында бүлек мөдире булып эшли. Аннан соң ул — «Матбугат йорты» нәшриятында мөхәррир.

Фәрит Кәрим улы Бәширов 2009 елның октябрендә Казанда вафат була. Ул туган Шекә авылы зиратында җирләнгән.

ЧыганакларҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү