Ленар Сафин, Ленар Ринат улы Сафин (1969 елның 11 феврале, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Арча) — Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Федерация Советы сенаторы (2020 елдан), ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры (2010 ел2020 ел), юридик фәннәр кандидаты, Татарстанның атказанган төзүчесе (2016). КДАТУ шәрәфле профессоры (2015)[1]. Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры (2022 елның 20 августыннан). Татарстанның югары уку йортлары ректорлары Советы рәисе (2022 елдан).[2]

Ленар Сафин
Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры
Вазыйфага керешкән
2022 елның 20 августы
Аңа кадәр Илшат Гафуров
Россия Федерациясе
Федераль Җыелышының
Федерация Советында
Татарстан вәкиле
Вазыйфада
2020 ел – 2022 ел
Дәвамчысы Александр Терентьев
Туган 11 февраль 1969(1969-02-11) (55 яшь)
Арча
Белем Казан (Идел буе) федераль университеты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1969 елның 11 февралендә ТАССР Арча шәһәр тибындагы бистәсендә (2008 елдан шәһәр) туган. «Хокук белеме» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетының юридик факультетын (1993), «менеджмент» белгечлеге буенча Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (КФИИ, 2009 елдан КФУ составында) (2000) тәмамлаган. Инглиз телен белә.

Хезмәт юлы үзгәртү

19931995 еллардаКФИИ тарих һәм хокук кафедрасы ассистенты.

19951998 еллардаКДУ җинаять хокукы кафедрасы өлкән укытучысы.

19982008 елларда — КДУ җинаять хокукы һәм криминология кафедрасы доценты.

20082009 елларда — «Главтатдортранс» ДУ директорының икътисад һәм финанс буенча урынбасары.

20092010 елларда — «Главтатдортранс» ДУ директоры.

2010 елның 22 апреленнәнТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры[3].

Л. Р. Сафинга каршы change.org порталында, «махсус белеме һәм юл-транспорт хуҗалыгында эшләү тәҗрибәсе булмау сәбәпле эшне оештыра алмый», дип, ТР Президентыннан Ленар Сафинны министр вазифасыннан бушатуны таләп итеп петиция куелган булган [4].

2020 елның 18 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Федерация Советы сенаторы итеп билгеләнә[5].

2022 елның 20 августыннан ― Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры.[6]

2022 елның 23 ноябреннән ― Татарстанның югары уку йортлары ректорлары Советы рәисе.[7]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаилә хәле үзгәртү

Өйләнгән, ике баласы бар.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү