Гани Сафиуллин

Сәвитләр Берлеге Каһарманы

Гани Биккенә (Биккенәй) улы Сафиуллин (1.7.1905 — 14.10.1973) — Советлар Берлеге Каһарманы (1943), генерал-лейтенант (1944). Зур дәрәҗәләргә ирешкән татар хәрбиләренең берсе.

Гани Сафиуллин
Туган телдә исем Сафиуллин Гани Биккенә улы
Туган 1 июль 1905(1905-07-01)
Иске Кишет (хәзерге Арча районы), Казан губернасы, Русия империясе
Үлгән 14 октябрь 1973(1973-10-14) (68 яшь)
Казан, Татарстан
Күмү урыны Арча зираты
Яшәгән урын Адамүк урамы[1]
Милләт татар
Әлма-матер М. В. Фрунзе исемендәге хәрби академия[d]
Һөнәре генерал-лейтенант
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Балалар улы Искәндәр,
кызлары Нинель, Эмилия
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге Каһарманы (1943)

Ленин ордены II дәрәҗә Суворов ордены II дәрәҗә Кутузов ордены Кызыл Йолдыз ордены
Хәрби дәрәҗә Совет гвардиясе һәм генерал-лейтенант

 Гани Сафиуллин Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1905 елның 1 июлендә Казан губернасы (хәзерге Арча районы) Иске Кишет авылында унөч балалы керәстиян гаиләсендә туган. Ганигә унөч яшь булганда — әниләре, унбиш яшьтә әтиләре үлә. 1921 елгы ачлык вакытында Гани абыйсы Вәли белән Казакъстанга чыгып китә. Анда байларга ялланып, көтү көтә. 1927 елда Кызыл Гаскәргә алына. Шуннан соңгы тормышы хәрби хезмәт белән бәйле. 1941 елда Фрунзе исемендәге хәрби академияне тәмамлаган.

Бөек Ватан сугышы үзгәртү

Сугышның беренче көннәреннән үк Сафиуллин үзен яхшы командир итеп күрсәткән. Ул һәрвакыт солдатларның гомерен саклап калу өчен тырыша. 1941 елда — 930нчы укчы полк командиры. Смоленск, Калинин хәрби операцияләрендә катнаша. 1942 елдан38нче укчы дивизия(рус.) командиры. Сталинград, Харьков хәрби операцияләрендә катнаша. Сталинград сугышында фашистларның иң көчле һөҗүменә Гани Сафиуллин җитәкчелегендәге 38нче укчы дивизия каршы тора. 1943 елның апреленнән 25нче укчы корпусына җитәкчелек итеп, Днепрны кичүдә катнаша. Корпус, 1943 елның 25 сентябренә каршы төндә Днепрны кичеп, дошманны тар-мар итүгә ирешә. Днепр елгасын кичкәндәге батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә, Ленин ордены белән бүләкләнә. Шулай ук Яссы-Кишинев, Будапешт операцияләрендә катнаша. 1945 елдан — 57нче гвардия укчы корпусы командиры. 1945 елның августында корпус Япониягә каршы сугышта — Хинган-Мукден операциясендә катнаша. Маршал Георгий Жуковның истәлекләрендә Гани Сафиуллинның батырлыгын аерым билгеләп үтелә.

Сугыштан соң үзгәртү

Сугыштан соң Ворошилов исемендәге Югары хәрби академияне тәмамлый. 1947 елда 38нче гвардия корпусы җитәкчесе итеп билгеләнә. 1949 елда, партиягә каршы сүзләр әйтүдә гаепләп, вазифасыннан азат ителә. Шул ук елда 10нчы укчы гвардия дивизиясенә, 1950 елда 16нчы укчы корпусына, 1956 елда 112нче укчы корпусына командир урынбасары итеп билгеләнә. 1957 елның июлендә, формаль сәбәп табып, отставкага җибәрәләр. Аңа хәрби киемен кияргә дә ярамаган. Соңгы елларында Казанның Адамюк урамы, 4нче йортта яши. 1973 елның 14 октябрендә Казванда вафат була. Гани Сафиуллин Казанның Арча зиратында җирләнгән.

Хәтер үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Өч мәртәбә өйләнгән. 1929 елда хәрби хезмәттән Иске Кишеткә кайтып, Зөлхәбирә исемле кызга өйләнгән. Улы Искәндәр.
Мәскәүдә Нинель (1934), Казанда Эмилия (1947) исемле кызлары туган.

Галерея үзгәртү

Гани Сафиуллин
 
Иске Кишет музее
 
Иске Кишет музее каршындагы бюсты

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Энҗе Габдуллина. Гани Сафиуллин — хаксызга онытылган генерал. «Атна вакыйгалары», 2020 ел, № 20 (327), 22-28 май, 4нче бит.

Сылтамалар үзгәртү