Айдар Сәлимгәрәев

«Татмедиа» матбугат һәм гаммәви багланышлар буенча республика агентлыгы җитәкчесе

Айдар Сәетгәрәй улы Сәлимгәрәев (рус. Айдар Салимгараев яки рус. Салимгараев Айдар Саитгараевич, 1971 елның 3 августы, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Мөслим) — «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе (2019 елның 24 сентябреннән). Татарстан президентының мәгълүмат-аналитика идарәсе җитәкчесе (20182019 елларда)[1]. Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре (2013).

Айдар Сәлимгәрәев
Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе
Вазыйфага керешкән
2019 елның 24 сентябре
Туган 3 август 1971(1971-08-03) (52 яшь)
Мөслим (Мөслим районы), Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Белем В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты һәм Казан дәүләт финанс һәм икътисад институты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1971 елның 3 августында Татарстан АССР Мөслим районы үзәге Мөслим авылында туган. «Журналист» белгечлеге буенча В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының журналистика факультетын (1994), «MBA программасы буенча эшлекле идарә итү менеджеры» белгечлеге буенча Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (КФИИ, 2009 елдан КФУ составында) (2005) тәмамлаган.

Хезмәт юлы үзгәртү

1988 елда «Мөслимагропромэнерго» (Мөслим) эшчесе.

19941997 елларда — «Татар-информ» МА «Татарстан» республика мәгълүматы баш редакциясендә хәбәрче, бүлек мөхәррире, баш мөхәррир.

19971998 елларда — «Түбән Кама шәһәре телерадиокомпаниясе» ҖЧШ өлкән мөхәррире.

19981999 еллардаТүбән Кама авиация предприятиесенең (Бигеш) иҗтимагый һәм тышкы элемтәләр буенча киңәшчесе.

19992000 еллардаТүбән Кама халык депутатларының берләштерелгән шурасы аппараты белгече.

20002003 елларда — «Түбән Кама телерадиокомпаниясе» КУ директоры.

20032006 елларда — «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ДУ директоры.

20062008 елларда — «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы генераль директорының урынбасары.

20082009 елларда — «Татмедиа» ҖЧҖ генераль директорының беренче урынбасары.

20092012 елларда — «Татмедиа» ҖЧҖ генераль директоры.

20122014 еллардаТатарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте ҮДО аппараты җитәкчесе.

20142015 елларда — «ПРОСТО МОЛОКО» ИК ҖЧҖ генераль директоры урынбасары.

20152018 еллардаТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе урынбасары — иҗтимагый проектлар бүлеге мөдире.

20182019 елларда — ТР Президентының мәгълүмат-аналитика идарәсе башлыгы.

2019 елның 24 сентябреннән (VI чакырылыш ТР Дәүләт шурасы депутаты, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе итеп сайланган Айрат Зарипов урынына[2]) — Татмедиа Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе[3][4]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2022 ― Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте [5]

Гаилә хәле үзгәртү

Өйләнгән, кызы һәм ике улы бар.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү