Тимур Сөләйманов (1987)

Татарстанда "Алдынгылар хәрәкәте" җитәкчесе. Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры (2021-2023 елларда)

Тимур Сөләйманов, Тимур Җәүдәт улы Сөләйманов (1987 елның 4 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) — Татарстанның сәяси эшлеклесе. 2021 елның 11 сентябреннән 2022 елның декабренә кадәр — Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры.[1] 2022 елның декабреннән ― Татарстан Президенты ярдәмчесе ― Гомумроссия «Алдынгылар хәрәкәте» балалар-яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлекчәсе рәисе.[2]

Тимур Сөләйманов
Татарстан Президенты ярдәмчесе ―
Алдынгылар хәрәкәтенең
төбәк бүлекчәсе рәисе
Вазыйфага керешкән
2022 елның декабре
Аңа кадәр вазифа булдырылган
Татарстан Республикасы
яшьләр эшләре министры
.
Вазыйфада
2021 елның 11 сентябре – 2022 елның декабре
Аңа кадәр Дамир Фәттахов
Дәвамчысы Ринат Садыйков
Шәхси мәгълүмат
Туган 4 гыйнвар 1987(1987-01-04) (37 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Сәяси фирка Бердәм Россия
Әти Җәүдәт Сөләйманов
Белем Казан дәүләт университеты
Гранада дәүләт университеты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1987 елның 4 гыйнварында Казанда туган. Әтисе – Җәүдәт Сөләйманов,галим, техник фәннәр докторы (2000), КФУ профессоры (2001), шагыйрь.

Казан дәүләт университетының икътисад факультетын (2009), Гранада университетының(рус.)икътисад факультетын (2007, Испания), КФУ Идарә һәм территориаль үсеш институтының аспирантурасын (2012 ел) тәмамлаган. Инглиз, испан, алман телләрен белә.

Хезмәт юлы үзгәртү

2008—2009 елларда — «Сәләт» яшьләр үзәге ДУ яшьләр белән эшләү буенча белгече.

2010—2014 елларда — «ТР Студентлар лигасы» ТЯИО Президенты.

2014—2018 елларда — «Сәләт» РЯИФ башкарма директоры.

2018—2021 елларда — Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары.[3]

2021-2022 елларда — Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры.[4]

2022 елның декабреннән ― Татарстан Президенты ярдәмчесе ― Гомумроссия «Алдынгылар хәрәкәте» балалар-яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлекчәсе рәисе.[5]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2011, 2017 — Татарстан Республикасы премьер-министрының Рәхмәт хаты
  • 2013 — Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Рәхмәт хаты
  • 2016 — «Татарстан Республикасы дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашырудагы казанышлары өчен» көмеш мактау билгесе
  • 2017 — Казан шәһәре мэрының Рәхмәт хаты

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Элгәре:
Дамир Фәттахов
2018―2021
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры
20212022
Аннары:
Ринат Садыйков