Ринат Садыйков (1986)
Бу ТР министры турында мәкалә, Мәскәү спортчысы турында биредә укыгыз
Ринат Садыйков | |
---|---|
Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры. | |
Вазыйфага керешкән 2023 елның гыйнвары | |
Аңа кадәр | Тимур Сөләйманов |
Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары | |
Вазыйфада 2021 елның 11 сентябре – 2022 елның декабре | |
Аңа кадәр | Тимур Сөләйманов |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 18 март 1986 (38 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Казан |
Сәяси фирка | Бердәм Россия |
Белем | Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты |
Ринат Наил улы Садыйков (рус. Ринат Садыков яки рус. Садыков Ринат Наилевич, 1986 елның 18 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) — Татарстанның сәяси эшлеклесе. 2023 елның гыйнварыннан — Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры. [1] Россия Федерациясе Президентының талантлы яшьләргә ярдәм итү премиясе лауреаты (2006).
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1986 елның 18 мартында Казан шәһәрендә туган. 2008 елда «физика һәм информатика» белгечлеге буенча Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын, 2014 елда Россия Федерациясе халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрлар хәзерләү буенча дәүләт программасы буенча Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаган. 2015 елда Япониядә «Мәгълүмати технологияләрне кулланышка кертү һәм шәһәр инфраструктурасы» программасы (акыллы шәһәр технологияләре — Smart City) буенча, 2016 елда Һиндстанда БРИКС илләренең гуманитар миссиясе кысаларында стажировка үткән. Инглиз телен камил белә.
Хезмәт юлы
үзгәртү2008―2009 елларда ― «Казан студентлар хезмәт отрядлары үзәге» яшьләр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе.
2009 елның феврале―мае ― Казанның А. Гайдар исемендәге яшьләр үзәгендә яшьләр эшләре буенча белгеч.
2009―2018 елларда ― «Республика студентлар хезмәт отряды үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры.
2018―2021 елларда ― Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары. Ведомствоның барлык финанс-хуҗалык эшчәнлеге, капиталь ремонт программалары, яңа яшьләр объектларын төзү, яшь гаиләләр, балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру мәсьәләләре, шулай ук студентларның хезмәт отрядлары эшчәнлеге юнәлешләрен алып бара. [2]
2021 елның октябреннән 2023 елның гыйнварына кадәр ― Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары. [3]
2023 елның гыйнварыннан ― Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры. [4]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 2005 ― ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Рәхмәт хаты – «Татарстан Республикасы студентлар хезмәт отрядлары үсешенә зур өлеш керткән өчен»
- 2006 ― ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хаты
- 2006 ― Россия Федерациясе Президентының талантлы яшьләргә ярдәм итү премиясе (№ 325 6.04.2006 Указы)
- 2008 ― Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәте
- 2009 ― Казан мэры Рәхмәт хаты ― «Казанда яшьләр сәясәтен үстерүгә зур өлеш керткән өчен»
- 2011 ― «Россия Федерациясендә студентлар отрядлары үсешенә зур өлеш керткән өчен» мактау билгесе
- 2012 ― ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы Рәхмәт хаты
- 2012 ― Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Рәхмәт хаты
- 2013 ― ТР мәдәният министрлыгы Дипломы ― «IX Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә актив катнашкан өчен»
- 2013 ― Казан мэрының Рәхмәт хаты ― «2013 елда Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерләнүдә һәм аны үткәрүдә актив катнашкан өчен»
- 2013 ― ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Рәхмәт хаты ― «2013 елда Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерләнүдә һәм аны үткәрүдә актив катнашкан өчен»
- 2014 ― РФ Президенты В. В. Путинның Рәхмәт хаты ― «2013 елда Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерләнүдә һәм аны үткәрүдә актив катнашкан өчен»
- 2015 ― ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы Рәхмәт хаты ― «Су спорт төрләре буенча XVI Дөнья чемпионатын әзерләүдә һәм аны үткәрүдә актив катнашкан өчен»
- 2017 ― ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Мактаулы алтын билгесе ― «Татарстанда яшьләр сәясәтен үстерүгә зур өлеш керткән өчен» [5]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Миңнеханов Ринат Садыйковны яшьләр эшләре министры итеп билгеләү турында указга кул куйды. Татар-информ, 9.01.2023
- ↑ М. Кирилов, В. Ваганова, Р. Шафиева. «Человек не посторонний»: министром «молодежного имущества» Татарстана стал Ринат Садыков. Бизнес-Онлайн, 11.01.2023(рус.)
- ↑ Источник: Тимур Сулейманов покинет пост министра по делам молодежи РТ. Бизнес-онлайн, 31.12.2022(рус.)
- ↑ Татарстан яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов яңа вазифага билгеләнде. Татар-информ, 9.01.2023
- ↑ Садыков Ринат Наильевич. Татцентр.ру(рус.)
Сылтамалар
үзгәртү- Садыйков Ринат Наил улы. 2023 елның 12 гыйнвар көнендә архивланган. Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы
Элгәре: Дамир Фәттахов 2018―2021 Тимур Сөләйманов 2021―2022 |
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры 2023—2024 |
Аннары: ? |