Ринат Садыйков (1957)

Бу Мәскәү спортчысы турында мәкалә, Татарстан министры турында биредә укыгыз

Ринат Садыйков
Туган телдә исем Ринат Риф улы Садыйков
Туган 14 гыйнвар 1957(1957-01-14)
Уфа
Үлгән 14 июль 2008(2008-07-14) (51 яшь)
Мәскәү
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре спортчы (самбо), полковник
Җефет Надежда Александровна
Балалар кызы Алина (1984)
Ата-ана
  • Риф Рәхмәтулла улы, бухгалтер (БАССР ЭЭМ ) (әти)
  • Лена Гомәр кызы, бакча мөдире (әни)
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]
Сайт http://www.bsambo.ru/articles/sadykov.shtml

Ринат Садыйков (Ринат Риф улы Садыйков) — хәрби эшлекле (полковник), спортчы (самбо), Мәскәү хәрби самбо федерациясе президенты, Россиянең атказанган тренеры, техник фәннәр докторы (1999), профессор (1999).

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1957 елның 14 гыйнварында Уфада туган. Алтын медальгә Казан югары хәрби инженерлар укуханәсен (1979), М.И. Калинин исемендәге Хәрби артиллерия академиясен (Ленинград) (1984), М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының хисаплау математикасы һәм кибернетика факультетын (1987) тәмамлаган. Техник фәннәр кандидатлыгына (1992), докторлыгына (1999) диссертацияләр яклаган. РФ президенты каршындагы Россия дәүләт хезмәте академиясендә (2004), Россия дәүләт физик тәрбия академиясендә (2000, 2001), РФ Генштабы хәрби академиясендә (2004) курсларда укыган.

Хезмәт юлы үзгәртү

  • 1974 елдан Совет Армиясендә. 1979-1982 хәрби бүлгеләрдә физик әзерлек һәм спорт буенча җитәкче.
  • 1984 кече фәнни хезмәткәр, өлкән фәнни хезмәткәр, лаборатория мөдире.
  • 1994-2000 единоборье буенча РФ кораллы көчләре җыелмасының баш тренеры.
  • 1998 елдан Көч структуралары үзәгендә бүлек мөдире, директор.
  • Мәскәү хәрби самбо федерациясе президенты, РФ хәрби самбо федерациясе вице-президенты.

Уңышлары үзгәртү

  • 1991 елда Россиядә беренче тапкыр тэквондо буенча халыкара ярышлар уздыра.
  • 70 Россия спорт мастеры, 7 халыкара дәрәҗәдәге спорт мастеры, 1 атказанган спорт мастеры әзерли[1].
  • Фән өлкәсендә1 фәннәр докторы, 6 фәннәр кандидаты әзерли.

Хезмәтләре үзгәртү

150 дән артык фәнни эше, уку ярдәмлекләре басылган, уйлап табу, файдалы модельләргә патентлары бар.

Шәкертләре үзгәртү

Елена Писаренко, Елизавета Харьковская – дөнья чемпионнары (2003), Роман Дрожжин – дөнья чемпионы (2003), Николай Дакин – дөнья чемпионы (2002), Владимир Бабушкин – хәрби самбо буенча Россия беренчелегенең приз иясе (2003), Евгений Куликов – хәрби самбо буенча Россия беренчелегенең көмеш приз иясе (2003), Алексей Карпов - дөнья чемпионатының бронза призы иясе (хәрби самбо), Халидә Вафина, Наталья Типлякова – Европа беренчелегендә (хәрби самбо) катнашучылар, Руслан Әхмәтов – тэквондо, кул сугышы, хәрби самбо буенча Россия чемпионы (күп тапкырлар), тэквондо буенча Европа беренчелеге приз иясе.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Дөнья чемпионы (хәрби самбо)
  • ССРБ спорт мастеры (хәрби самбо)
  • Россиянең атказанган тренеры (хәрби самбо)
  • 5-дан кара кушак иясе (хәрби самбо)

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү