Әгъзам Гобәйдуллин

Әгъзам Гобәйдуллин, Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин (15 июль 1953(1953-07-15) (70 яшь), Иске Кәкерле, Чүпрәле районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР — , ) — дәүләт эшлеклесе, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының урынбасары, 1 нче урынбасары (1992-1995), Мамадыш районы башлыгы (1995-1998), ТР президенты аппараты җитәкчесе (1998-2005), ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе (2012-2017), ТР муниципаль берәмлекләр шурасы рәисе. РФ Федерация шурасы әгъзасы (2005-2012), ТР ДШ депутаты (2000-2004).

Әгъзам Гобәйдуллин
Туган телдә исем Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин
Туган 15 июль 1953(1953-07-15) (70 яшь)
Иске Кәкерле, Чүпрәле районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Чехов урамы, Казан[1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе
Һөнәре сәясәтче, дәүләт эшлеклесе
Гыйльми дәрәҗә: авыл хуҗалыгы фәннәре докторы[d]

 Әгъзам Гобәйдуллин Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Э.С. Гобәйдуллин 1953 елның 15 июлендә Татарстан АССРның Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылында туа. Казан ветеринария институтында укый, 1975 елда Югары Ослан районының «Знамя Ленина» совхозының баш зоотехнигы булып эшли.

Шуннан соң Яшел Үзән районы хуҗалыкларында һәм предприятиеләрендә төрле җитәкче вазыйфаларда эшләгән (1976-1981 елларда — «Комсомолец» колхозының баш зоотехнигы; 1981-1986 елларда — «Искра» колхозы рәисе; 1986-1990 елларда — район Агросәнәгать берләшмәсе рәисе, район Советы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары; 1991-1992 елларда — район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары). 1992-1995 елларда министр урынбасары, аннан соң ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары вазыйфасын били[2].

Вазифадан киткәннән соң Мамадыш районы администрациясен һәм район Советын җитәкли, ә 1998 елда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе була.

2005 елның апреленнән-Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы әгъзасы-Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органыннан вәкил.

2012 елның 14 сентябрендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе составына билгеләнде. 2012 елның 25 сентябреннән-аның рәисе.

Гаиләсе үзгәртү

Өйләнгән, улы (Илфан), ике кызы (Лилия һәм Ленара), ике оныгы (Рамина һәм Риана), шулай ук дүрт оныгы (Илнар, Искәндәр, Чынгызхан һәм Артур) бар.

Бүләкләре үзгәртү

Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. СССРның спорт мастеры, Көрәш буенча РСФСРның спорт мастеры, Көрәш буенча Россия һәм Татарстан чемпионы.

Дуслык ордены, «Санкт-Петербургның 300 еллыгы истәлегенә», «Бөтенроссия халык санын алуны уздырудагы казанышлары өчен» медальләре, «2002 елгы Бөтенроссия халык санын алуда актив катнашканы өчен» статистика буенча РФ Дәүләт комитетының күкрәк билгесе, ике тапкыр (2000 һәм 2004 еллар) Россия Федерациясе Президенты В.Путинның Россия Федерациясе Президенты сайлаулары буенча сайлау кампаниясендә актив катнашканы өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

2005 елда «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» юбилей медале белән бүләкләнгән.

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү