Нур (газета)

(«Нур» газетасы битеннән юнәлтелде)

«Нур»1905-1917 елларда Петроград шәһәрендә чыккан гәҗит. 1905 елгы революциядән соң беренче легаль татар газетасы буларак чыга башлый һәм 1917 елда болшевиклар тарафыннан ябыла.

Нур
Tөр

иҗтимагый-сәяси газета


Нәшер итүче

Гатаулла Баязитов

Баш мөхәрир

Гатаулла Баязитов, соңрак М.-С. Г. Баязитов

Штат корреспондентлары

Шәриф Камал, Кәбир Бәкер

Нигезләнгән

1905

Тел

татар

Публикацияләр туктату

1917 (?)

Төп офис

Петроград

Татар телендә газета һәм журнал чыгару эше патша хөкүмәте тарафыннан озак еллар тоткарлана иде. 1862 елда Каюм Насыйри «Таң йолдызы» исемле газета чыгарырга рөхсәт сорый, ләкин аның үтенече кире кагыла. Габдрахман Ильяси, Заһир Бигиев, Ш. Әхмәрев, Закир Рәмиев һ.б.ның үтенечләре дә һәр очракта кире кагыла. «Нур» газетасы исә 1905 елның 2 сентябреннән Петербургта нәшер ителә башлый.

Тарих үзгәртү

«Нур» гәҗите – хәзерге Россия җирлегендә нәшер ителә башлаган беренче татар телле һәм беренче мөселман гәҗите була. Петербург ахуны Гатаулла Баязитов, Хөсәен Фәезханов һ.б. кебек үк, 15 елдан артык төньяк башкалада татарча гәҗит чыгарырга рөхсәт алу артыннан йөри. 1905 елның 4 апрелендә генә рөхсәт алына. Шул ук елның 2 сентябрендә Ильяс Бораганский басмаханәсендә (Зур Проспект урамы, 45 йорт) гәҗитнең беренче саны дөнья күрә. Мөхәррире башта Гатаулла хәзрәт үзе, соңыннан аның улы Мөхәммәтсафа Баязитов була.[1]

Темалары үзгәртү

Гәҗит либерал басмалар рәтеннән санала, беренче елларында сәяси яктан җәдидчеләр һәм монархистлар арасында «алтын» уртаклык саклана.

Гәҗитнең беренче санында ук Россия Дәүләт Думасына сайлаулар темасы күтәрелә. Гәҗит битләрендә 1905 елның 17 октябрь манифесты игълан иткән сәяси хокуклардан тулысынча файдаланырга чакыру яңгырый.

Ырынбур Диния нәзарәтен таркатып, җирле вак мөфтиятләр ясау планнарына каршы булган мөселман халкының протест хатларын күпләп бастыра.

Беренче инкыйлаб (1905-1907) елларында Россия мөселманнарының сәяси хәятта катнашуларын даими яктыртып бара. Инкыйлаб җиңелгәч, фән яңалыкларына, Дума һәм хөкүмәт хәбәрләренә күбрәк урын бирә башлый. Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче мөселманнарның хәятын яктырта. Әлеге гәҗитне татар халкының укымышлы катламы алдырып укый.

Гатаулла хәзрәт вафатыннан соң, 1911 елдан соң гәҗитнең мәсләге кискен үзгәрә. Яңа мөхәррир Мөхәммәтсафа Баязитов Россия мөселманнарын хөкүмәткә нык якынайту, кануннарга тулаем буйсындыру яклы була. Ул оештырган «Сират-әл-мөстәкыйм» җәмгыяте полиция хәерхаһлыгында булган рус карагруһ оешмаларына якын булуы сәбәпле, татар җәмгыятендә яклау тапмый. 1913-1914 елларда Петербургта «Ил» һәм «Милләт» гәҗитләре чыга башлау «Нур» гәҗите белән кызыксынуны киметә. Мөхәррирнең дә, Ырынбур диния нәзарәте мөфтие кәнәфиенә утыру теләге белән йөреп, гәҗит белән җитәкчелек итүгә игътибары кими. Шул сәбәпле, 1914 елда гәҗит чыгудан туктый.[2]

Тәхрир хәяты (мөхәрририят) үзгәртү

«Нур» гәҗитенең даими авторлары исәбенә Дәүләт Думасының мөселман бүлекчәсе әйдәүчеләре Садри Максуди,Гайсә Еникеев, Котлыг-Мөхәммәт Тәфкилев керә.

Гатаулла хәзрәтнең фикердәше Риза Фәхретдиннең, татар язучылары Гаяз Исхакый, Фатих Кәрими мәкаләләре кызыксыну белән кабул ителә.

Чыганаклар үзгәртү

1. Историческая генеалогия татарского народа (төзүче А.Б. Беляев). К.: Татарстан китап нәшрияты, 2012, 218 бит.-ISBN 978-5-298-02215-6

2. Татар календаре, 2010. «Мәгариф нәшрияты», Казан.

3. Татар милли нәшрияты

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Төньяк башкала ислам сайты, archived from the original on 2014-01-07, retrieved 2014-10-16 
  2. А.Хәбетдинов мәкаләсе, archived from the original on 2014-01-07, retrieved 2014-10-16