Гатаулла Баязитов

Гатаулла Баязитов, Гатаулла (Атаулла) Баязит улы Баязитов (Шәхсеваров) (1846 ел, РИ, Рязань губернасы, Касыйм өязе, Төмәнсу1911 елның 4 мае, РИ, Петербург) ― җәмәгать эшлеклесе, Санкт-Петербург имамы, беренче легаль татар гәзите «Нур»ның оештыручысы һәм 1905-1911 еллардагы баш мөхәррире.

Гатаулла Баязитов
Туган телдә исем Гатаулла Баязит улы Баязитов
Туган 1846(1846)
Төмәнсу, Касыйм өязе, Рязань губернасы, РИ
Үлгән 4 май 1911(1911-05-04)
Петербург, Россия
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
Әлма-матер Кышкар мәдрәсәсе
Һөнәре ахун, мөхәррир
Җефет Бибигазизә Сәйфелмөлекова (1852-1907)
Балалар улы Мөхәммәтсафа (1877-1937)
кызы Заһидә (1880-1958)
кызы Фатыйма (1884-1965)
Ата-ана
  • Баязит Шәхсеваров (әти)
Бүләк һәм премияләре Изге Анна ордены,
Изге Станислав ордены,
Бохара әмирлеге ордены

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

Гатаулла (Атаулла) Баязитов 1846 елда Рязань губернасы Касыйм өязе (хәзерге Рязань өлкәсе Касыйм районы) Төмәнсу (рус. Темгенев) авылында мулла Баязит Шәхсеваров гаиләсендә туа. Гыйлемне башта үз атасыннан ала. Касыйм өязендә Байморат, Казан өязендә Кышкар мәдрәсәләрендә укый. Унбиш яшендә 1864 елда Чутай мәдрәсәсенә җибәрелә. Шиһабетдин Габделҗәлилов – Алтынбаевта диалектика, шәригать хокукы, гарәп шигърияте, борынгы тарих һәм астрономия нигезләрен өйрәнә. рус телен өйрәнергә аерым укытучыга йөри. Өч елдан үзе укыган мәдрәсәдә фәлсәфә һәм мантыйк укыта. Пенза губернасы Чамбар өязендә хезмәт итә башлый.[1]

Төньяк башкалада

үзгәртү

1871 елда Санкт-Петербургдагы Касыйм татарлары берлеге чакыруы буенча, шәһәрдә ачылган яңа мәчеткә имам булып күчә. Мойка урамы, 22 йортта урнаша һәм шунда 40 ел яши. Ырынбур диния нәзәрәтендә имтихан тотып, имам, хатыйп, мөдәррис дәрәҗәләре ала. 1880 елдан – ахун.

Коллегия киңәшчесе дәрәҗәсендә Россия тышкы элемтәләр министрлыгының Азия департаментында драгоман, офицерлар курсында төрки телләр мөгаллиме, хәрби укуханәләрдә дини тәгълимат укытучысы.

Башкала мәчете

үзгәртү
 
Санкт-Петербург мәчете. XX г. башы

Гатаулла Баязитов Санкт-Петербург шәһәренең җәмигъ мәчетен төзетүдә башлап йөрүче, төп оештыручы була. 1881 елда Санкт-Петербург мөселман җәмгыяте исеменнән Россия хакимиятенә мөрәҗәгать итә. 1906 елда гына рәсми рәвештә мәчет төзү өчен акча җыю хәрәкәтен башлап җибәрергә рөхсәт алына. 1910 елның февралендә күп санлы дәрәҗәле кунаклар катнашында нигез ташын салу тантанасын оештыра.[2]

1880 елда ук Гатаулла Баязитов Россия хакимиятеннән «Хәфтә» (Атна) гәҗите нәшер итәргә рөхсәт сорый башлый. 1905 елда гына беренче легаль татар гәҗите «Нур»ны нәшер итәргә рөхсәт ала, аның оештыручысы, баш мөхәррире һәм нәшер итүчесе була. Зур проспект урамы, 45 йортта урнашкан Ильяс Бораганский басмаханәсендә бастыра.

  • 2003 елның 15 июнендә Минтимер Шәймиев Ильяс Бораганский басмаханәсе йортының диварында Гатаулла Баязитовка ядегәрлек (мемориальный) тактаташы ача.

Брокгауз һәм Эфрон энциклопедиясе Г. Баязитов турында: “Гатаулла Баязитов — заманча тәрәккыят кануннарын Коръән кануннары белән яраштырырга омтылган сирәк мөселманнарның берсе.”

Әсәрләре

үзгәртү

Гатаулла Баязитов берничә Европа һәм Азия телләрен белгән. Татарча, русча, гарәпчә, фарсыча язган. Аның ислам нигезләрен аңлатып язган китаплары Россия һәм Европа китап укучылары өчен яңалык була.

  • «Эрнест Ренан телмәренә каршы төшү» (СПб,1887) (төрек, француз телләренә тәрҗемә ителгән) китабында «ислам нигезләре белән фән — гыйлем яраша алмый» дигән фикер әйткән француз галиме Э. Ренан белән бәхәс алып бара.
  • «Исламның фәнгә һәм башка диннәргә мөнәсәбәте» (СПб,1887) китабында «башка диннәр белән үзара килешеп яшәү — исламның нигез ташы» дип раслый.
  • «Ислам һәм тәрәккыят» (СПб, 1897) китабында Коръән кануннарының заманча тәрәккыят кануннары белән ярашуы тәгълиматын алга сөрә.
  • Г. Баязитов — татар әдәбияты буенча дөньяви белешмәлек яза, татар теле буенча дәреслек авторы.[3]

Гаиләсе

үзгәртү

Хатыны – Бибигазизә Сәйфелмөлекова (1852-1907), Рязань губернасы Яубаш авылы мулласы кызы.

УлыМөхәммәтсафа Баязитов (1877-1937), Санкт-Петербургда Гуревич гимназиясен, Казанда югары дини укуханәсен, Санкт-Петербург университетының көнчыгыш факультетының гарәп теле бүлеген тәмамлый. 1901 елда имам-хатыйп һәм мөдәррис дәрәҗәсен ала. 1914 елдан Петроград хәрби округы ахуны. Хәрби укуханәләрдә дин белемен укыта. Тышкы эшләр министрлыгында тәрҗемәче. Әтисе үлгәч, башкала мәчетен төзү комитетын җитәкли. 1911-1915 елларда Нур гәҗите мөхәррире һәм нәшире. «Сират-әл-мөстәкыйм» оешмасын төзүче. 1915-1917 елларда Ырынбур Диния нәзарәте мөфтие. Изге Станислав ордены белән бүләкләнә. Инкыйлабтан соң даими эзәрлекләнә һәм 1937 елда атыла.

Кызы – Заһидә Җәгъфәрова (1880-1958)

Кызы – Фатыйма Акчурина (1884-1965)

Кызыклы факт

үзгәртү

4 апрель – татарча газета ачарга рөхсәт ителгән көн – 2000 еллардан Татарстан матбугатының туган көне буларак билгеләп үтелә.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. А.Хәбетдинов мәкаләсе, archived from the original on 2014-01-07, retrieved 2014-10-16 
  2. Дин тарихы музее сайтында, archived from the original on 2014-01-07, retrieved 2014-10-16 
  3. А Хәбетдинов. 120 елдан соң да галимнең хезмәтләре заманча яңгырый.Китапта: Историческая геналогия татарского народа. К.: Татарстан китап нәшрияты, 2012, 217 .-ISBN 978-5-298-02215-6
  4. Санкт Петербургта мәктәпкә — Муса Җәлил, скверга Гатаулла Баязитов исеме бирелде. Татар-информ, 17.10.2023

Чыганаклар

үзгәртү
  • Я. Янбаева. Потомки Баязитова. СПб: Петербургское востоковедение,1994.
  • Историческая генеалогия татарского народа (төзүчесе А.Б. Беляев). К.: Татарстан китап нәшрияты, 2012, 217 бит — ISBN 978-5-298-02215-6(рус.)
  • Мухаметшин Р. Гатаулла Баязитов (1847-1911) // Татарские интеллектуалы: исторические портреты / сост. Р.М. Мухаметшин. — Казан, 2005.
  • Башкирская энциклопедия. Т.1. Уфа, 2005.(рус.)

Сылтамалар

үзгәртү