Шәриф Камал исемендәге әдәби премия

премия (Казан, Татарстан, Россия)

Шәриф Камал исемендәге әдәби премия (рус. Литературная премия имени Шарифа Камала) ― 2020 елдан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее һәм Татар китабы йорты гамәлгә куйган премия. [1] Әлеге бүләккә тәкъдим ителүченең Язучылар берлеге әгъзасы булмавы һәм конкурска тәкъдим ителгән әсәрләрнең моңарчы беркайда да басылмаган булуы шарт.

Шәриф Камал
исемендәге
әдәби премия
Ил Россия байрагы РФ
Татарстан Татарстан
Төр премия
Статусы {{{статусы}}}
статистика
Булдыру датасы {{{булдыру датасы}}}
Юкка чыгару датасы гамәлдә
Шәриф Камал

Тарих үзгәртү

Шәриф Камал исемендәге әдәби премия 2020 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 2020 елның 26 ноябрендә чыгарган 897нче санлы приказ белән расланган Нигезләмә буенча гамәлгә куелган.[2] Әлеге Нигезләмә буенча, 2020 елда Премиянең гамәлгә куючысы итеп Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, оештыручылары итеп Татарстан Республикасы Милли музее һәм Татар китабы йорты билгеләнгән.

2022 елда премияне алу өчен бәйге Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла. Татарстан Республикасы Милли музеегамәлгә куючы һәм әлеге музейның филиалы Татар китабы йорты ― оештыручы. Бәйге турында Нигезләмә Татарстан Республикасы Милли музее буенча 2022 елның 25 октябрендә кабул ителгән приказ белән расланган. [3]

Максаты үзгәртү

 
Премияне тапшыру урыны – Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатиры (Островский ур., 15)

Үз чорының яшь язучылары өчен әдәбият аксакалы булган һәм күпләргә әдәби хезмәткә фатиха биргән язучы, драматург һәм тәрҗемәче Шәриф Камалның (1884—1942) исемен мәңгеләштерү, иҗат мәйданына килүче яшьләрне барлау һәм күтәрү, мәктәп укучылары, студентлар, эшче яшьләр арасыннан проза һәм тәрҗемә өлкәсендә үзләрен сынап караргы теләүче яңа авторлар эзләп табу. [4]

2022 елда Шәриф Камал исемендәге әдәби премиягә татар телендәге кече һәм урта жанрдагы проза әсәре (күләме 20000 тамгага кадәр хикәя, новелла; күләме 40000 тамгага кадәр зур булмаган повесть, нон-фикшн жанрындагы әсәр) яки Шәриф Камалның «Ата» хикәясенең [5] инглиз, алман яки төрек телләренә тәрҗемәсе юнәлешендә үзләрен сыный торган яшь авторлар (мәктәп укучылары, студентлар, яшь авторлар) дәгъва итә ала.

Статус үзгәртү

Премиягә 14 — 30 яшьлек Язучылар берлеге әгъзасы булмаган яшь язучылар һәм тәрҗемәчеләр дәгъва итә.

Проза (Чәчмә әсәр) юнәлешендә күләме 20000 тамгадан артмаган хикәя яки новеллалар, яисә күләме 40000 тамгадан артмаган повесть яисә «нон-фикшн» стилендәге проза әсәрләре кабул ителә.

Тәрҗемә юнәлешендә Шәриф Камалның хикәясен (2022 елда ― «Ата» хикәясе)[1] инглиз, алман яисә төрек теленә тәрҗемәләре кабул ителә.

2022 елда ике номинация (проза, тәрҗемә) һәм ике яшь (14-20, 21-30 яшьлекләр) категориясендә барысы дүрт премия тапшырыла. Һәр премиянең күләме — 50 000 сум.[6]

Җиңүчеләрне Конкурс комиссиясе билгели. 2022 елга комиссия составы – Разил Вәлиев (рәис), Галимҗан Гыйльманов (урынбасар), Ландыш Әбүдәрова, Нәбирә Гыйматдинова, Дания Заһидуллина, Илсөяр Иксанова, Марат Кәбиров, Алия Кәримова, Светлана Тахтарова (ф.ф.д.), Эльмира Хәбибуллина (ф.ф.к.), Ленар Шәех, Луиза Янсуар (әлеге премияне гамәлгә кую идеясе белән чыгучы[7]).

Җиңүчеләргә Почетлы лауреат дипломы һәм премия тапшырыла. Лауреатларны бүләкләү Ш. Камалның туган көнендә ― 27 февральдә Татар китабы йортында (Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатиры, Казан, Островский урамы, 15) уздырыла. [8]

Лауреатлар үзгәртү

Ел Бүләкләнүче Номинация Һөнәре. Вазыйфасы. Бүләкләнү сәбәбе
2022 Светлана Мөхәммәдиева проза (21-30 яшьлекләр) [9]
Гөлназ Əхмәдиева проза (14-20 яшьлекләр) [9]
Марат Гыйльметдинов тәрҗемә (14-20 яшьлекләр) [9]
Ралия Зәйнуллина тәрҗемә (21-30 яшьлекләр) [9]
Ильяс Хаҗиев махсус премия [9]
2021 Айзилә Абдрахманова проза (чәчмә әсәр) [7]
Лилия Муллагалиева тәрҗемә [7]
2020 Алина Хәбибуллина проза [10]
Азат Якупов тәрҗемә [10]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Шәриф Камал исемендәге Әдәби премиягә гаризалар 10 гыйнварга кадәр кабул ителә. Татар-информ, 4.01.2023
  2. Положение о Литературной премии имени Шарифа Камала в 2020 году. Министерство культуры Республики Татарстан
  3. Положение о премии имени Шарифа Камала, archived from the original Check |url= value (help) on 2013-07-15, retrieved 2023-01-04 
  4. Открылся прием заявок на литературную премию Шарифа Камала. Татар-информ, 15.12.2022
  5. Премия Шарифа Камала. Яндекс.Диск
  6. Гөлүзә Ибраһимова. Быел Шәриф Камал исемендәге әдәби премияне алучылар саны күбрәк булачак. Татар-информ, 24.01.2023
  7. 7,0 7,1 7,2 Рузилә Мөхәммәтова. Шәриф Камал премиясенә Айзилә Абдрахимова һәм Лилия Муллагалиева лаек булды. Татар-информ, 24.02.2022
  8. Татар китабы йорты (Шәриф Камал музее) рәсми сайты
  9. 9,0 9,1 9,2 9,3 9,4 Рузилә Мөхәммәтова. Шәриф Камал әдәби премиясе лауреатлары игълан ителде. Татар-информ, 28.02.2023
  10. 10,0 10,1 В Доме татарской книги объявили победителей премии имени Шарифа Камала. 2023 елның 4 гыйнвар көнендә архивланган. Министерство культуры Республики Татарстан

Сылтамалар үзгәртү