Алия Кәримова

рус телендә иҗат иткән шагыйрә, тәрҗемәче

Алия Каюм кызы Кәримова (псевдонимы — Алёна Кәримова[1]) — рус телендә иҗат иткән шагыйрә, тәрҗемәче, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2006 елдан). Державин премиясе (2016), Саҗидә Сөләйманова премиясе (2023) лауреаты.

Алия Кәримова
Тугач бирелгән исеме: Алия Каюм кызы Кәримова
Псевдонимнар: Алёна Кәримова
Туу датасы: 14 июнь 1976(1976-06-14) (47 яшь)
Туу урыны: Кызыл-Кыя, Ош өлкәсе, Кыргызстан
Эшчәнлек төре: шагыйрә, тәрҗемәче
Юнәлеш: шигърият
Премияләр: Державин премиясе (2016),
Саҗидә Сөләйманова премиясе (2023)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1976 елның 14 июнендә Кыргызстанның Ош өлкәсе Кызыл-Кыя шәһәрендә туа. 1993 елда Казан дәүләт университеты каршындагы 1 нче номерлы лицейда укый, 1999 елда Казан дәүләт университетының физика факультетын тәмамлый. Университетта укыган дәвердә Марк Зарецкий җитәкләгән Максим Горький музее каршында оештырылган әдәби берләшмәгә йөри, өч ел дәвамында берләшмәне җитәкли.

Алия Кәримованың беренче мәкаләсе 1995 елда «Идел» журналында дөнья күрә. Шуннан соң аның язмалары «Знамя», «Новый мир», «Наш современник», «Юность», «Октябрь», «Дружба народов», «День и Ночь», «Луч» журналларында басыла. 2006 елда Татарстан китап нәшриятында ул «Другое платье» исемле шигырьләр китабын бастыра.

Шулай ук татар шигъритен тәрҗемә итә. Ул Саҗидә Сөләйманова, Илдар Юзеев, Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гаташ, Мөхәммәт Мирза, Харрас Әюп шигырьләрен тәрҗемә итә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Әдипләребез — 1 нче том. Төзүчеләре — Рәис Даутов, Равил Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009.