Пешлә
һәм
Пешлә | |
Нигезләнү датасы | 1631 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Татарско-Пишлинское сельское поселение[d][1] |
Административ-территориаль берәмлек | Татарско-Пишлинское сельское поселение[d][1] |
Халык саны |
3223 (2002)[2], 3271 (2010)[2], 3326 (2021)[3] |
Почта индексы | 431480 |
Татар Пешләсе (рус. Татарская Пишля) — Мордовиянең Рузай районына керүче татар авылы.
Пешлә Рузай шәһәреннән алданрак пәйда булган. Документларда 1631 елны морза Уразай Тәңкәчиев карамагында ике авыл: Татар Пешләсе һәм Рузай турында язылган. Рузай авылы хәзерге Рузайның көньяк өлешендә (тимер юл вокзалы артында) урнашкан. Пайгарма, Пешли һәм Нурлы елга буйлары морзаның милке булганнар.
1869 елга авылда 345 йорт исәпләнгән.
Пешлә авылы Рузай шәһәре белән кушылып диярлек тора.
Пешлә мәктәбендә 164 бала укый. Милләтләре буенча 112 татар, 25 рус, 13 мукшы баласы. Ата-аналар күбесендә Рузай ширкәтләре һәм оешмаларында, Илшат Демкин хуҗалыгында эшлиләр, фермерлар да бар.[4]
Инкыйлабка кадәр Пешләдә 6 мәчет булган. Совет заманында аларны яптылар. Өч мәртәбә халык төзелеш башлады, ләкин өч тапкырын да бураларны уполномоченный алып киткән. Хәзерге мәчет төзелеше 1989 елны башланган. Сәетов Ә.Х., Демкин И.Д һәм Шабаев Р.Д. матди ярдәме белән төзелгән. Соңрак икенче мәчет тә төзелгән.
Авыл атамасы ике мордва сүзеннән тора: "пеше" (урман) һәм "ляй" (елга, чишмә). Якында гына Мордва Пешләсе авылы бар.
Халык
үзгәртү2002[5] | 2010[5] |
---|---|
3223 | 3271 |
Милли состав (2002): татарлар – 72,9%, руслар — 17,0%, мордва – 9,0%.[6]
Танылган шәхесләр
үзгәртү- Шәриф Камал — татар әдәбияты классигы.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 ОКТМО
- ↑ 2,0 2,1 Численность и размещение населения Республики Мордовия. Итоги Всероссийской переписи населения 2010 года
- ↑ Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
- ↑ Пешлә урта мәктәбе сайты 2016 елның 4 март көнендә архивланган. (рус.)
- ↑ 5,0 5,1 Численность и размещение населения Республики Мордовия (PDF), archived from the original (PDF) on 2014-07-25, retrieved 2013-06-22
- ↑ База микроданных Всероссийской переписи населения 2002 года., archived from the original on 2019-07-12, retrieved 2013-06-22
Чыганаклар
үзгәртү
Бу — Мордовия географиясе турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |