Девятаев урамы (Казан)

Девятаев урамы (рус. улица Девятаева) — Казанның Вахитов районында урнашкан урам. Казан елга портының вокзалыннан Татарстан урамына, автовокзалга кадәр сузыла. Порт, Мехчылар, М. Гафури, К. Якуб урамнары белән кисешә. Елга вокзалы белән «Водник» стадионы арасында урамны тимер юл кисеп үтә. Советлар Берлеге каһарманы М.П. Девятаев (чын фамилиясе Девятайкин)[3] (1917-2002) исемен йөртә.

Девятаев урамы
Карта
Кем/нәрсә
хөрмәтенә аталган
  • вакзал (1920s - 24 декабрь 1962)
  • Казан елга порты (24 декабрь 1962 - 8 апрель 2005)
  • Михаил Девятаев (8 апрель 2005 - )
  • Озынлык 603 метр[1]
    Төбәк Татарстан
    Шәһәр Казан
    Халык саны, кеше 122[2]
    Кисеп үтә
    Камил Якуп урамы, Мәҗит Гафури урамы, Мехчылар урамы һәм Пурыт урамы
    Девятаев урамы. Порт ягыннан күренеше.
    kazved.ru

    Тарих үзгәртү

    Элек урам Порт урамының (1920-еллардан 1965 елга кадәр Вокзал урамы, 1920-елларга кадәр исемсез урам)[4] бер өлеше булган. 2005 елда Казан шәһәре администрациясе башлыгының 741нче карары (08.04.2005) белән, Порт урамының Елга портыннан автовокзалга кадәр булган өлеше Казанда елга техникумын тәмамлаган, сугыштан соң Казан елга портында тиз йөрешле елга пассажир суднолары («Ракета-001», «Метеор-002») капитаны булып эшләгән Советлар Берлеге каһарманы М.П. Девятаев (1917-2002) истәлегенә Девятаев урамы дип үзгәртелгән[5].

    Игътибарга лаек объектлар үзгәртү

    Галерея үзгәртү

    Сылтамалар үзгәртү

    Искәрмәләр үзгәртү