Дамир Исламов (1996)

танкист, өлкән лейтенант

Дамир Исламов, Дамир Назир улы Исламов (1996 елның 13 октябре, РФ, Татарстан, Лениногорск2022 елның 7 марты, Украина / ЛХР, Северодонецк районы, Золотое) – россияле һөнәри хәрби, танк командиры, өлкән лейтенант, Россия Федерациясе Каһарманы (2022, үлгәннән соң). Украинада махсус операция барышында һәлак булган (7.03.2022).

Дамир Исламов
Туу датасы 13 октябрь 1996(1996-10-13)
Туу урыны РФ, Татарстан, Лениногорск
Үлем датасы 7 март 2022(2022-03-07) (25 яшь)
Үлем урыны Украина / ЛХР, Северодонецк районы, Золотое
Иялек Россия байрагы РФ
Гаскәр төре танк гаскәрләре
Дәрәҗә өлкән лейтенант
Җитәкчелек иткән танк экипажы
Бүләкләр һәм премияләр Россия Федерациясе Каһарманының Алтын Йолдыз медале - 2022

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1996 елның 13 октябрендә Татарстанның Лениногорск шәһәрендә туган. Православие динен алган. Өйләнмәгән һәм балалары юк. Әнисе Саҗидә Вәлиәхмәтова (2022 елның август аенда вафат[1]), ике өлкән кыз туганы бар. Лениногорск шәһәренең 6нчы урта мәктәбен (2014), Россиядә команда профилендәге офицер-танкистлар әзерләүче бердәнбер хәрби училище булган Казан югары танк командирлары училищесын (2018) тәмамлаган.

Хәрби уку йортын тәмамлаганнан соң, 2018 елдан Көньяк хәрби округның Ростов өлкәсендә урнашкан 84839нчы хәрби бүлегендә хезмәт итә башлаган [2].

2022 елның 24 февраленнән Россия гаскәрләренең Украинадагы махсус операциясендә катнаша.

Үлеме үзгәртү

Рәсми версия буенча, аның командованиесе астындагы танк экипажы (Т-72Б1(рус.) танкы, 163 гвардия танк полкы, 150 мотоукчылар дивизиясе, командир өлкән лейтенант Дамир Исламов, механик ефрейтор Дамир Гыйлемханов, наводчик рядовой Иван Цевун) 2022 елның 7 мартында бронетөркем составында хәрәкәт итеп, ЛХР территориясендәге Северодонецк районы Золотое шәһәре тирәсендә Украина ягының ныгытылган районын штурмлаган. Танк экипажы Украина ягының озак вакытка дип әзерләнгән ут ноктасын һәм якынча 10 тере көчен юкка чыгара. Шул вакытта танкка «Молотов коктейле» атып тигезәләр һәм аңа ут каба.

Ут астыннан янган машинаны алып чыгып, танк экипажы машинага капкан утны сүндерә һәм хәрби бурычны үтәргә әйләнеп кайта. Алга таба танк экипажы Украина ягының биш танкы белән тигезсез көрәшкә керә һәм, дүртесен юк итеп, аларга җитди зыян китерә. Алга таба һөҗүм итү нәтиҗәсендә офицерның хәрби машинасына ут атып тигезәләр һәм экипаж урында һәлак була[3].

Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 25 мартындагы Указы белән, «хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән каһарманлыгы, батырлыгы һәм кыюлыгы өчен», өлкән лейтенант Исламов Дамир Назир улына Россия Федерациясе Каһарманы исеме бирелә [4].

2022 елның 22 мартында туган ягы Лениногорскида җирләнгән [5]. Хушлашу православие дине йоласы буенча Лениногорск Мәдәният сараенда уза, отпеваниены Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий уздыра. Мәрхүм Лениногорск шәһәренең Камышлы бистәсендәге православие зиратында җирләнгән [6]. Хушлашуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшин катнаша.

Бүләкләре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

  • 2022 елның апрелендә аның хөрмәтенә Казан танк училищесы янында икенче хәрби шәһәрчек йорты фасадында мурал ясалган (автор рәссам Азат Вәлиев[7].
  • 2022 елның августында Казан танк училищесы территориясендә Россия Герое Дамир Исламов бюсты куела. 10 сентябрьдә, Танкистлар көнендә, беренче курслар присяга биргәндә ачыла. Бюстны ачу тантанасында Дамир Исламовның апасы Диләрә Назир кызы катнашкан[8][9].
  • 2022 елның 13 октябрендә Лениногорск шәһәренең 6нчы гомуми белем бирү мәктәбендә бюсты ачылган. Бюст Казан танк училищесы заказы буенча әзерләнгән[10].
  • 2023 елның 11 августында Лениногорск шәһәренең 6нчы гомуми белем бирү мәктәбенә Россия Герое Дамир Исламов исемен бирү турында карар кабул ителгән. [11]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Елена Саляхова. Скончалась мать Героя России Дамира Исламова. Татар-информ, 29.08.2022
  2. В Лениногорске простились со старшим лейтенантом Дамиром Исламовым.(үле сылтама) Лениногорский муниципальный район и город Лениногорск(рус.)
  3. ПОДВИГ ТАНКОВОГО ЭКИПАЖА ИСЛАМОВА ДАМИРА НАЗИРОВИЧА... Союз Танкистов России ВКонтакте
  4. Погибшему на Украине лениногорцу Дамиру Исламову присвоено звание Героя России. Бизнес-Онлайн, 29.03.2022(рус.)
  5. Сегодня во Дворце культуры Лениногорска состоялась церемония прощания с Дамиром Исламовым. Лениногорские вести, 29.03.2022 г.(рус.)
  6. В Лениногорске простились со старшим лейтенантом Дамиром Исламовым.(үле сылтама) Лениногорский муниципальный район и город Лениногорск(рус.)
  7. Елена Саляхова. Автор мурала о Дамире Исламове о его подвиге на Украине: «Такие за спинами не прячутся». Татар-информ, 11.04.2022
  8. Елена Саляхова. В Казанском танковом училище появился бюст с Героем России Дамиром Исламовым. Татар-информ, 29.08.2022
  9. Казан танк училищесында Россия Герое Дамир Исламов истәлегенә бюст ачтылар. Татар-информ, 10.09.2022
  10. Лениногорск мәктәбендә Россия Герое Дамир Исламовка бюст ачылды. Татар-информ, 13.10.2022
  11. Лениногорск депутатлары 6нчы мәктәпкә Дамир Исламов исемен бирүне бер тавыштан кабул иттеләр. Заман сулышы, 11.08.2023

Сылтамалар үзгәртү