Дамир Гыйлемханов (1999)

танкист. ефрейтор

Дамир Гыйлемханов, Дамир Рәшит улы Гыйлемханов (1999 елның 21 сентябре, РФ, Татарстан, Казан2022 елның 7 марты, Украина / ЛХР, Северодонецк районы, Золотое) – россияле һөнәри хәрби, танк механигы, ефрейтор, Россия Федерациясе Каһарманы (2022, үлгәннән соң). Украинада махсус операция барышында һәлак булган (7.03.2022). Дамир Гыйлемханов Татарстаннан махсус операциядә катнашкан һәм үлемнәре 15 апрельгә рәсми рәвештә расланган 31нче хәрби булып исәпләнә [1].

Дамир Гыйлемханов
Туу датасы 21 сентябрь 1999(1999-09-21)
Туу урыны РФ, Татарстан, Казан
Үлем датасы 7 март 2022(2022-03-07) (22 яшь)
Үлем урыны Украина / ЛХР, Северодонецк районы, Золотое
Иялек Россия байрагы РФ
Гаскәр төре танк гаскәрләре
Дәрәҗә ефрейтор
Җитәкчелек иткән танк экипажы механигы
Бүләкләр һәм премияләр Россия Федерациясе Каһарманының Алтын Йолдыз медале - 2022
[[commons:Category: Damir Gilemhanov Викиҗыентыкта|Дамир Гыйлемханов]] Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1999 елның 21 сентябрендә Казанда туган [2][3]. Әти-әнисе – Ленария һәм Рәшит Гыйлемхановлар (әтисе Татарстан Республикасы буенча ЭЭМда хезмәт иткән) [4]. Апасы – Рузилә [3]. Дамир өйләнмәгән булган, баласы юк [5]. 2015 елда Казанның Идел буе районында 42нче урта мәктәпнең тугыз сыйныфын, 2019 елда «эчке сантехник җайланмаларны монтажлау һәм эксплуатацияләү, һава кондиционерлау һәм вентиляция» белгечлеге буенча Казан политехника көллиятен тәмамлаган [6][7]. [8][5].

2019 елда Россия армиясенә алынган, сроклы хәрби хезмәт вакытын тәмамлаганнан соң, контракт буенча хезмәткә күчә [6]. Башта Ерак Көнчыгышта, аннары Ростов өлкәсендә хезмәт итә [4]. Ефрейтор хәрби дәрәҗәсе бирелгән. Украина территориясендә хәрби хәрәкәтләр башланыр алдыннан гына өенә отпускка кайтып килә [4], соңгы тапкыр туганнарына март башында шалтыраткан [3].

2022 елның 24 февраленнән Россия гаскәрләренең Украинадагы махсус операциясендә катнаша [9].

Үлеме үзгәртү

Рәсми версия буенча, ул механик булып хезмәт иткән Т-72Б1 танкы экипажы (163нче гвардия танк полкы, 150нче мотоукчылар дивизиясе, командир өлкән лейтенант Дамир Исламов, наводчик рядовой Иван Цевун) 2022 елның 7 мартында бронетөркем составында хәрәкәт итеп, ЛХР территориясенә керүче Северодонецк районы Золотое шәһәре тирәсендә Украина ягының ныгытылган районын (укрепрайон) штурмлаган. Танк экипажы Украина ягының озак вакытка дип әзерләнгән ут ноктасын һәм якынча 10 «тере көч»ен юкка чыгара. Шул вакытта танкка «Молотов коктейле» атып тигезәләр һәм аңа ут каба. Ут астыннан янган машинаны алып чыгып, танк экипажы машинага капкан утны сүндерә һәм хәрби бурычны үтәргә әйләнеп кайта. Алга таба танк экипажы Украина ягының биш танкы белән тигезсез көрәшкә керә һәм аларның дүртесен юк итеп, аларга җитди зыян китерә. Алга таба һөҗүм итү нәтиҗәсендә хәрби машинага ут атып тигезәләр һәм экипаж урында һәлак була[10] [3][4][5]. Дамир Гыйлемханов 22 яшьтә булган [11].

 
Хушлашу мәрасиме

Россия Федерациясе Президентының 151нче Указы белән, «хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән каһарманлыгы, батырлыгы һәм кыюлыгы өчен», ефрейтор Гыйлемханов Дамир Рәшит улына (үлгәннән соң) Россия Федерациясе Каһарманы исеме бирелә [12][13]. Д. Гыйлемханов, Россия гаскәрләренең махсус операциясе башлангач, Россия Каһарманы исеменә лаек булган (командиры Дамир Исламовтан соң) икенче кеше була [14].

Д. Гыйлемхановның үлеме рәсми рәвештә 15 апрельдә генә расланган [15]. Ул көнне аның белән хушлашу, Гыйлемханов анда укымаса да, Казан югары танк училищесы клубында уза [16]. Хушлашу мәрасимендә Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов катнаша [12]. Д. Гыйлемханов Казанның Курган зиратында хәрби хөрмәт күрсәтеп җирләнгән [17].

Бүләкләре үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Казанский репортер: Татарстанец Дамир Гилемханов погиб на Украине. Ему присвоено звание Героя России. «Казанский репортер», 15.04.2022(рус.)
  2. Выпускник казанского колледжа погиб на Украине, ему посмертно присвоено звание Героя России. Газета «Вечерняя Казань» (15 апреля 2022). 15 апреля 2022 тикшерелгән.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Родители погибшего на Украине танкиста из Казани: «Мы будем им гордиться всю свою жизнь». Татар-информ (15 апреля 2022). 15 апреля 2022 тикшерелгән.
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 Лев Илонов (15 апреля 2022). «Он был очень отзывчивым и честным человеком»: В Казани простились с погибшим в ходе спецоперации в Украине Героем России Дамиром Гилемхановым. Комсомольская правда. 16 апреля 2022 тикшерелгән.
  5. 5,0 5,1 5,2 «В нем не было ни грамма озлобленности»: на Украине погиб 22-летний военный из Казани. 116.ru (15 апреля 2022). 16 апреля 2022 тикшерелгән.
  6. 6,0 6,1 Президент РТ приехал проститься с Героем России Дамиром Гилемхановым. Татар-информ?! (15 апреля 2022). 15 апреля 2022 тикшерелгән.
  7. «Дамир не заслужил такой смерти»: учителя погибшего на Украине 22-летнего военного рассказали о нем. 116.ru (15 апреля 2022). 16 апреля 2022 тикшерелгән.
  8. Герой РФ посмертно. Казанский политехнический колледж (13 апреля 2022). 15 апреля 2022 тикшерелгән.(үле сылтама)
  9. В Татарстане простились с героем Дамиром Гилемхановым, павшим на Украине. ГТРК «Татарстан» (15 апреля 2022). 16 апреля 2022 тикшерелгән.
  10. ПОДВИГ ТАНКОВОГО ЭКИПАЖА ИСЛАМОВА ДАМИРА НАЗИРОВИЧА... Союз Танкистов России ВКонтакте(рус.)
  11. Валентина Васильева (16 апреля 2022). В Казани простились с Героем России Дамиром Гилемхановым. ГТРК «Татарстан». 16 апреля 2022 тикшерелгән.
  12. 12,0 12,1 Рустам Минниханов принял участие в церемонии прощания с Героем Российской Федерации Дамиром Гилемхановым. Татарстан Республикасы Президенты (15 апреля 2022). 15 апреля 2022 тикшерелгән.(үле сылтама)
  13. Минниханов принял участие в церемонии прощания с Героем России Дамиром Гилемхановым. Газета «Республика Татарстан» (14 апреля 2022). 18 апреля 2022 тикшерелгән.
  14. Аминов: «Дамир Исламов и Дамир Гилемханов стали для нас примером настоящего подвига». Татар-информ (18 апреля 2022). 18 апреля 2022 тикшерелгән.
  15. Татарстанец Дамир Гилемханов погиб на Украине. Ему присвоено звание Героя России. Интернет издание «Казанский репортер» (15 апреля 2022). 16 апреля 2022 тикшерелгән.
  16. Семье военного из Татарстана, погибшего на Украине, передали звезду Героя РФ. ТАСС (15 апреля). 16 апреля 2022 тикшерелгән.
  17. Алина Файзрахманова (15 апреля 2022). В Татарстане похоронили погибшего на Украине Героя России Дамира Гилемханова. Татар-информ. 16 апреля 2022 тикшерелгән.