Григорий Тикунов

Сәвитләр Берлеге Каһарманы

Григори Тикунов (рус. Григорий Яковлевич Тикунов, 5 гыйнвар 1916(1916-01-05), Любымивка[d], Украина23 июнь 1972(1972-06-23) (56 яшь), Палтау, Палтау өлкәсе, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР) — Советлар Берлеге каһарманы (1945)

Григорий Тикунов
Туган 5 гыйнвар 1916(1916-01-05)
Любымивка[d], Украина
Үлгән 23 июнь 1972(1972-06-23) (56 яшь)
Палтау, Палтау өлкәсе, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Күмү урыны Палтау
Әлма-матер Казан югары хәрби башлыклар уку йорты
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Хәрби дәрәҗә капитан

Биографиясе үзгәртү

Полтава өлкәсенең Машево районы Любимовка авылында эшче гаиләсендә туган. Украин. 1939 елдан ВКП(б) әгъзасы. 1937 елда Полтава РХК тарафыннан Кызыл Армиягә алына. 1941 елда Харьков хәрби-сәяси училищесын тәмамлый.

1942 елның гыйнварында Бөек Ватан сугышына китә. 1942 елның 15 июлендә яралана. Брянск, Воронеж, Көньяк-Көнбатыш, I Белоруссия фронтларында сугыша.

1945 елның гыйнварында 36 нчы Кызыл Байраклы Суворов орденлы танк бригадасы, дошманның ныгытмаларын өзеп, Польшаның Радом шәһәре янына чыга. Турыдан-туры һөҗүм уңыш бирми. Шуннан соң фронттан һәм тылдан көтмәгәндә һөҗүм ясау турында карар кабул ителә. Бригаданың баш поход заставасы начальнигы итеп билгеләнгән Т-34 – С-53 танклары ротасы командиры капитан Г.Я. Тикуновка 1945 елның 15 гыйнварында Радом шәһәрен әйләнеп узарга, дошман тылына үтеп керергә һәм тимер юл станциясен алырга дигән боерык бирелә. Төрле әйберләр, куак-үсемлекләр артына яшеренә-яшеренә, танкчылар шәһәрне әйләнеп узалар һәм сиздермичә генә тимер юл станциясенә килеп җитәләр. Бригада командирына ротаның урнашкан җире турында хәбәр иткәч, Г.Я. Тикунов һөҗүмгә күчәргә сигнал бирә. Тылында совет танклары пәйда булудан дошман каушап төшә. Гитлерчылар шәһәрдән бәреп чыгарыла.

1945 елның 16 гыйнварында безнең гаскәрләр борынгы Радом шәһәре урамнары буйлап атлый инде. Безнең солдатлар Радомнан чыгып аның тирә-юнендә сугышлар алып барганда, гитлерчыларның ашыгыч рәвештә резервларын шәһәр юнәлешендә китерүләре турында разведка хәбәре алына. Капитан Г.Я. Тикуновның танк ротасына мөһим бурыч йөкләнә: дошманны флангтан әйләнеп узарга һәм көтелмәгән һөҗүм ясарга.

1945 елның 17 гыйнварында зур кыенлыклар кичереп, юлсыз урыннардан безнең сугышчылар тиешле районга килеп җитә һәм дошманга ташлана. Безнең танкчыларның көчле һәм тәвәккәл хәрәкәт итүе нәтиҗәсендә дошман танкларының зур төркеме тар-мар ителә. Капитан Тикунов ротасы боеприпаслы һәм азык-төлекле 150 автомашинаны, 179 немец солдатын һәм офицерын юкка чыгара. Дошманның артиллерия уты тиеп танкы сафтан чыккач, капитан Тикунов, яралы булуына карамастан, башка бер машинага күчеп утыра һәм сугышуын дәвам итә. Лодзь һәм Познань шәһәрләре арасында безнең гаскәрләргә дошманның Одер кушылдыгы – Варта елгасы буендагы ныгытмаларын алырга кирәк була. Разведка гитлерчыларның Варта елгасы аша салынган күперне миналавы һәм шартлатырга җыенуы турында хәбәр китерә. Күперне алу һәм миналардан тазарту кебек җаваплы бурычны Г.Я. Тикунов танкчыларына йөклиләр. Каһарман сугышчылар хәрби бурычны үти: кичүне безнең алдынгы гаскәрләр килеп җиткәнче дошманнан саклыйлар. 1945 елның гыйнвар ахырында I Белоруссия фронты гаскәрләре Познань янындагы дошман төркемнәрен тармар итеп, көнбатыш юнәлештә Одерга – Берлин юлындагы соңгы зур су киртәсенә таба бара. Г.Я. Тикунов танкчылары беренчеләрдән булып елга аша чыга һәм аның сул ярында урнашып, Одерны кичүче безнең гаскәрләрне дошман утыннан ышыклап тора. 5 февральдәге каты сугышта капитан Г.Я. Тикунов авыр яралана.

1945 елның 25 гыйнварында танк батальоны командиры майор Лях Тикуновны бүләкләүгә тутырылган документта түбәндәгечә яза: «Кыю, көчле ихтыярлы офицер, аңлы, зирәк, сугыш барышында килеп туган четерекле хәлләрдә дөрес карарлар кабул итә. Батальонның бөтен шәхси составында курку белмәс, гайрәтле командир һәм тугрылыклы иптәш дигән даны бар. Сугышта каһарманлыгы һәм шәхси үрнәге белән үз сержантларын һәм офицерларын Ватан мәнфәгатьләрендә батырлыклар кылырга рухландыра. Иң югары бүләккә – Советлар Союзы Герое исеменә лаек». «Алтын Йолдыз» (№ 5149) медале тапшырыла. Сугышны Берлинда тәмамлый. 1947 елдан капитан Г.Я. Тикунов запаска чыга. Полтава төзелеш инженерлары институтында эшли. 1967 елда пенсиягә чыга. 1972 елның 23 июнендә вафат.

Бүләкләре үзгәртү

Чыганак үзгәртү

https://minsport.tatarstan.ru/file/File/!!!!_MDMS/Kniga_geroev_RT2.pdf(үле сылтама)