Максим Решетников

Максим Геннадьевич Решетников (1979 елның 11 июле, Пермь, РСФСР, ССРБ) — Россия дәүләт эшлеклесе. 2020 елның 21 гыйнварыннан Россия Федерациясе икътисади үсеш министры.

Максим Решетников
Туган телдә исем рус. Максим Геннадьевич Решетников
Туган 11 июль 1979(1979-07-11)[1] (44 яшь)
Пермь, РСФСР, СССР[1]
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Пирем дәүләт университетының филология университеты[d], гимназия № 17[d] һәм Пермь дәүләт университеты
Һөнәре сәясәтче
Эш бирүче Аппарат Правительства Российской Федерации[d], Мәскәү хөкүмәте, Прогноз[d] һәм Русия Федерациясе икътисади үсеш министрлыгы
Сәяси фирка Бердәм Русия
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре нәмзәте[d] (2003)

 Максим Решетников Викиҗыентыкта

2017 елның 18 сентябреннән 2020 елның 21 гыйнварына кадәр Пермь крае губернаторы. «Бердәм Россия» сәяси партиясенең югары советы әгъзасы.

Тормыш юлы үзгәртү

Максим Решетников 1979 елның 11 июлендә Пермьдә туган.

17 нче номерлы мәктәп-гимназияне тәмамлый, анда ул үзен «булачак премьер» итеп күрсәткән[2]. Мәктәптән соң Пермь дәүләт университетына икътисади кибернетика кафедрасына укырга керә[3]. 2000 елда университетны «икътисадчы-математик» белгечлеге буенча, ә ике елдан соң, 2002 елда «лингвист-тәрҗемәче» белгечлеге буенча тәмамлый. 2003 елда Л. С. Портной җитәкчелегендә «Финанс агымнары нигезендә төбәк икътисады белән идарә итү: принциплар һәм модельләр (Пермь өлкәсе мисалында)» темасы буенча икътисад фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый[4][5][6][7].

Хезмәт эшчәнлеге үзгәртү

1998—2002 елларда — «Прогноз» ЯАҖдә баш белгеч, проектлар җитәкчесе булып эшли[8].

2000—2005 елларда — бюджет керемнәрен һәм чыгымнарын планлаштыру бүлеге башлыгы, региональ финанслар һәм инвестицияләр бүлеге башлыгы, Пермь өлкәсе администрациясенең баш икътисад идарәсе башлыгы урынбасары[9].

2005—2007 елларда — Пермь өлкәсенең планлаштыру департаменты рәисенең беренче урынбасары, Пермь крае губернаторы администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары.

2007—2009 елларда — Россия төбәк үсеше министрлыгының бюджетара мөнәсәбәтләр департаменты директоры урынбасары, РФ субъектлары дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген мониторинглау һәм бәяләү департаменты директоры.

2009 елның 14 апреленнән 12 октябренә кадәр — Пермь крае губернаторы администрациясе җитәкчесе. Шул ук елны Россия Президенты Дмитрий Медведевның кадрлар резервының беренче йөзлегенә кертелә[10].

2009—2010 елларда — Сергей Собянин җитәкчелек иткән РФ Хөкүмәте аппаратының дәүләт идарәсе, төбәк үсеше һәм җирле үзидарә департаменты директоры.

2010—2011 елларда — Собянин Мәскәү мэры итеп билгеләгәч, башкала хөкүмәтенә эшкә күчә. Мәскәү мэры аппараты һәм хөкүмәте җитәкчесенең беренче урынбасары була.

2012—2017 — Мәскәү Хөкүмәте министры, Мәскәү шәһәренең икътисадый сәясәт һәм үсеш департаменты җитәкчесе.

Пермь крае губернаторы үзгәртү

2017 елның 6 февралендә Россия Президенты Владимир Путин указы белән Пермь крае губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы (сайлауларга кадәр) итеп билгеләнә[11].

2017 елның 14 июнендә «Бердәм Россия» партиясеннән губернатор сайлауларында рәсми кандидат була. 10 сентябрьдә сайлауларда 82,06% тавыш җыеп, җиңү яулый[12]. 2017 елның 18 сентябрендә Пермь крае губернаторы вазыйфасына керешкән[13].

2017 елның декабрендә «Бердәм Россия» партиясенә керә[14]. 2018 елның 8 декабрендә «Бердәм Россия» сәяси партиясенең XVIII съезды делегатлары тарафыннан кабул ителгән карар нигезендә партиянең Югары советы составына кертелә[15].

2018 елның 18 июленнән 2019 елның 28 гыйнварына кадәр — Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы[16][17].

Мишустин Хөкүмәтендә үзгәртү

 
Владимир Путин белән эшлекле очрашу, 2021 елның 4 феврале

2020 елның 21 гыйнварында Россия Президенты указы белән Россия Федерациясе икътисади үсеш министры вазыйфасына билгеләнә; шул ук ук ук указ белән аның Пермь крае губернаторы вазыйфасыннан үз теләге белән отставкасы кабул ителә[18].

2020 елның мартыннан — «Россия венчур компаниясе» АҖ директорлар советы рәисе.

2020 елның 12 апрелендә «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» (КУЭ корпорациясе) акционерлык җәмгыятенең директорлар советы рәисе итеп билгеләнә[19].

2020 елның 12 маеннан — Россия Федерациясе Президентының Япония белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча махсус вәкиле[20].

2021 елның 29 мартыннан Президент указы белән Россиядән Европа реконструкция һәм үсеш банкы идарәчесе итеп билгеләнә.

Санкцияләр үзгәртү

2022 елның февраль ахырында, үз-үзен игълан иткән ДХР һәм ЛХР Россия тарафыннан танылганнан соң, «территориаль бөтенлекне, суверенитетны һәм Украинаның бәйсезлеген бозучы» зат буларак, Европа берлегенең санкция исемлегенә эләгә[21].

Бүләкләр үзгәртү

Гаилә үзгәртү

Хатыны Анна — Пермь дәүләт университетын тәмамлаган[23]. Өч бала — ике кыз һәм ул тәрбияли.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 https://eur-lex.europa.eu/legal-content/FR/TXT/PDF/?uri=OJ:L:2022:042I:FULL&from=FR
  2. Как учился и где нашел свою любовь: что рассказали знакомые о новом губернаторе Пермского края. Издание Progorod59.ru. әлеге чыганактан 2019-02-18 архивланды. 2022-05-28 тикшерелгән.
  3. На звёздах систему не построишь. Максим Решетников считает, что нужны профессионалы-ремесленники. Газета «Вечерняя Москва». 10 ноября 2014. әлеге чыганактан 2017-02-08 архивланды. 2017-02-07 тикшерелгән.
  4. Научный руководитель нового губернатора Прикамья: «Я знаю его как патологического трудоголика».
  5. Многодетный отец, трудоголик, миллионер: что мы знаем о новом главе Прикамья
  6. Биография губернатора Пермского края Максима Решетникова.
  7. Максим Геннадьевич Решетников Управление экономикой региона на основе финансовых потоков: принципы и модели :На примере Пермской области(рус.). Архивировано из первоисточника 27 гыйнвар 2019.
  8. Максим Решетников. www.business-class.su. әлеге чыганактан 2019-09-05 архивланды. 2020-04-12 тикшерелгән.
  9. Решетников Максим Геннадьевич | Министерство экономического развития Российской Федерации. www.economy.gov.ru. әлеге чыганактан 2020-03-17 архивланды. 2020-04-12 тикшерелгән.
  10. Чем известен Максим Решетников // Коммерсантъ. Архивировано из первоисточника 12 апрель 2020.
  11. Дмитрий Медведев расспросил губернатора Пермского края о прямых эфирах в Instagram.
  12. Избирательная комиссия утвердила итоги голосования по выборам губернатора Пермского края. permkrai.izbirkom.ru. әлеге чыганактан 2019-01-27 архивланды. 2019-01-26 тикшерелгән.
  13. Инаугурация Максима Решетникова. www.permnews.ru. 2019-01-26 тикшерелгән.
  14. Губернатор Пермского края Максим Решетников вступил в Партию. permkrai.er.ru (2017-12-22). әлеге чыганактан 2019-01-27 архивланды. 2019-01-26 тикшерелгән.
  15. Ротация в составе Высшего Совета «Единой России» составила 16%. er.ru (2018-12-08). 2018-12-10 тикшерелгән.
  16. Распоряжение Президента Российской Федерации от 18.07.2018 г. № 192-рп «О президиуме Государственного совета Российской Федерации».
  17. Распоряжение Президента Российской Федерации от 28.01.2019 г. № 23-рп «О президиуме Государственного совета Российской Федерации».
  18. Подписаны указы о назначении министров Правительства Российской Федерации. Президент России. 2020-01-24 тикшерелгән.
  19. О назначении председателя совета директоров акционерного общества. government.ru. 2020-04-12 тикшерелгән.
  20. Указ Президента Российской Федерации от 12.05.2020 № 320 «О специальном представителе Президента Российской Федерации по вопросам торгово-экономического сотрудничества с Японией».
  21. Рада рекомендовала СНБО Украины ввести санкции против всех российских депутатов, которые голосовали за признание «ДНР» и «ЛНР», 23 февраля 2022 2022 елның 23 февраль көнендә архивланган.
  22. Указ Президента Российской Федерации от 20.09.2016 г. № 481. Президент России. 2019-01-26 тикшерелгән.
  23. Елена ТРЕТЬЯКОВА. И. о. губернатора Пермского края Максим Решетников вышел в свет с супругой (рус.), KP.RU — сайт «Комсомольской правды» (2017-03-09). 18 июль 2017 тикшерелде.

Сылтамалар үзгәртү