Хвостиков Игорь Владимирович (11 июль 1966, Черкесск, Ставрополь крае) — Россия хәрби эшлеклесе. Россия Федерациясенең генерал-лейтенанты. Россия Федерациясе федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча башлыгы (2020 елның 26 апреленнән).

Җенес ир-ат
Ватандашлык  СССР
 Россия
Туу датасы 11 июль 1966(1966-07-11) (57 яшь)
Туу урыны Черкесск, СССР
Хәрби дәрәҗә генерал-лейтенант
Җитәкләгән хәрби соединение (ИСКЕРГӘН) Русия Федерациясе федераль иминлек хезмәте
Гаскәр төре Русия Федерациясе федераль иминлек хезмәте

Биографиясе Үзгәртү

Игорь Владимирович Хвостиков 1966 елның 11 июлендә Черкесск шәһәрендә туган[1][2]. 1992 елда СССР Дәүләт иминлек комитетының Югары мәктәбен тәмамлый[3].

Карьера этаплары Үзгәртү

1987 елдан куркынычсызлык хезмәте органнарында хезмәт итә[4].

1992 елдан 2012 елга кадәр Россия Федерациясе федераль иминлек хезмәтенең Ставрополь крае буенча хезмәткәр була, крайның ФСБ башлыгы урынбасарына кадәр барып җитә[5].

2012 елның ноябреннән 2016 елга кадәр Пенза өлкәсе буенча ФСБ идарәсен җитәкләде[6].

2016 елның мартыннан 2020 елның 26 апреленә кадәр Чечен Республикасы буенча ФСБ идарәсе башлыгы вазифасын били[7].

2020 елның 27 апреленнән Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе булып тора.

Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров Игорь Хвостиковны Татарстан ФСБ башлыгы постына күчерү турында:

  …Мин Игорь Хвостиковка күпьеллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Чечня Республикасында эшләгән дәвердә ул үзенә зур хөрмәт казанды, үзен чын профессионал буларак танытты[8].  

Бүләкләр һәм исемнәр Үзгәртү

Россия Федерациясенең генерал-лейтенанты[9]. Дәүләт һәм ведомство бүләкләре белән бүләкләнгән[10].

Моны да карагыз Үзгәртү

Искәрмәләр Үзгәртү

Чыганаклар Үзгәртү

Сылтамалар Үзгәртү