Җәмил Зәйнуллин

Җәмил Габделхак улы Зәйнуллин - гарәп теле белгече, филология фәннәре докторы, профессор. Татарстан Республикасының Атказанган фән эшлеклесе (2004).

Җәмил Зәйнуллин
Туган телдә исем Габделҗәмил Габделхак улы Зәйнуллин
Туган 11 июль 1946(1946-07-11)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Чирмешән районы, Иске Кади авылы
Үлгән 15 май 2020(2020-05-15) (73 яшь)
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Үзбәкстан милли университеты[d]
Һөнәре филология фәннәре дyктыpы, пpафисьıр
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университеты
Ата-ана
  • Габделхак (әти)
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]

Биографиясе

үзгәртү

1946 елның 11 июлендә ТАССР Беренче Май районының Иске Кади авылында туган. Мөселман руханилары гаиләсеннән чыга, бабасы хөрмәтенә исем бирелә.

1974 елда В. И. Ленин исемендәге Ташкент дәүләт университетының Көнчыгыш факультетын тәмамлый. Әле студент чагында ук, 1972-1973 елларда Суданга тәрҗемәче итеп җибәрелә. 1974-1981 елларда Гыйракта була; 1975 елның маенда А. Н. Косыгинның Саддам Хусейн белән рәсми очрашуында синхрон тәрҗемәче булып хезмәт итә[1].

Казан дәүләт университетында 1977 елдан бирле эшли. Филология фәннәре кандидаты (1988, диссертация темасы: «Калила и Димна в татарской литературе»), филология фәннәре докторы (1999, «Татарская богословская литература XVIII — начала XX веков и её стиле-языковые особенности» темасына фәнни доклад рәвешендә диссертация). 1994 елда Казан университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетының көнчыгыш телләре кафедрасы мөдире итеп сайлана, 2000 елда көнчыгышны өйрәнү институтына нигез салучы һәм беренче директоры була (2011 елның сентябренә кадәр). Бер үк вакытта Көнчыгыш телләр кафедрасы мөдире һәм Конфуций институты директоры вазыйфасында эшли. 2011 елның сентябреннән-КФУ ИВМОның гарәп филологиясе кафедрасы мөдире (2013 елга кадәр) һәм Россия ягыннан Конфуций институты директоры.

 
Габделҗәмил Зәйнуллин кабере

2020 елның 15 маенда вафат[2][3]. Казанның мөселман зиратында җирләнгән.

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү