Идмас Үтәгәнов

кинорежиссер (Казан)

Идмас Үтәгәнов, Идмас (Эдмас[1]) Хәмит улы Үтәгәнев (1931 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан2012 ел, РФ, ТР, Казан) ― кинорежиссер, 1960―1991 елларда Казан телевидение студиясе һәм 1979―1991 елларда Казан кинохроника студиясе режиссеры, Татарстан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1990). Россиянең шәрәфле кинематографисты[2].

Идмас Үтәгәнов
Туган телдә исем Идмас Хәмит улы Үтәгәнов
Туган 16 февраль 1931(1931-02-16)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан,
Үлгән 11 июль 2012(2012-07-11) (81 яшь)
РФ, ТР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР→
Россия байрагы РФ
Һөнәре кинорежиссер
Балалар улы Сәйяр (1964―2021), кызы Лейсан (1973), онык Софья (1997)
Бүләк һәм премияләре Татарстан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1932 елда Казанда туган. Әтисе ягыннан бабасы Казан сәүдәгәре, «Брадәрән Үтәгәновларның сәүдә йорты» (рус. Торговый дом братьев Утягановых) хуҗасы булган. Әтисе Хәмит театрда суфлер була, аннары режиссер буларак артистлар (мәсәлән, Фатыйма Ильская) белән шөгыльләнгән. Әнисе ягыннан бабасы сәнгатькә тартылган, шәһәр театрында үз ложасы булган. Әнисе Бибинур (Ситдыйкова) циркта, театрда, филармониядә администратор булып эшләгән. Улына Идмас (Искусство для масс) исеме биргән.

Октябрь инкыйлабыннан соң, Үтәгәновлар гаиләсе таркала. Сәүдәгәр бабасы Сәмәркандка китеп бара. Әбисе аның белән китәргә өлгерә алмый кала, «халык дошманы» хатыны буларак, төрмәгә ябыла. Идмасның әтисе репрессиягә эләгә: 1941 елда Әстерхан колониясенә озатыла, шунда һәлак була.

Әтисез калгач, Идмас якын туганнары Камал Сәләхетдинов (Камал III) гаиләсендә тәрбияләнә. Башлангыч мәктәпне, 1943 елда столярлык һөнәренә өйрәтүче һөнәр училищесын тәмамлый. 16 яше тулмау сәбәпле, укыганда эшләп йөргән 22нче (авиация) заводына эшкә алмыйлар. Театр училищесына укырга керә, ләкин татарча чиста сөйләшмәгәч, аннан китәргә мәҗбүр була. Гармун фабрикасына столяр булып урнаша. Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, Идел-Дон каналы төзелешенә китә. 1958 елда Казанга әйләнеп кайта. Татарстан күчмә театрына эшкә урнаша: башта кечкенә рольләрдә уйный, режиссерның (Кәшифә Тумашева) ярдәмчесе була.

Сәнгать тармагында ныклы белем алу теләге блән Мәскәүгә китә. ГИТИСның театр белгечлеге факультетын тәмамлый. Диплом эшен Мохтар Мутинга багышлый. Ленинградта режиссерлар курсын тәмамлап, 1960 елдан Казан телевидение студиясендә эшли башлый.

Казан телевидение студиясе үзгәртү

Казан телевидение студиясендә беренче чорда режиссерлар җитмәү сәбәпле, аңа төрле редакцияләрдә: пропаганда, авыл хуҗалыгы, сәнәгать, «Яңалыклар», балалар һәм яшьләр редакцияләрендә режиссер булып эшләргә туры килә. Телевидение тапшыруларын әзерләү белән бергә, И. Үтәгәнов документаль фильмнар да төшерә. Беренче фильмы ― 1966 елда Мулланур Вахитовка багышлап төшергән «Халык комиссары турында хикәят» (рус. Рассказ о народном комиссаре, кинооператор Валерий Николаев). 1967 елда Хөсәен Ямашевка багышланган икенче фильмы чыга. ТАССРның 50 еллыгына багышлап «Совет Татарстаны» (рус. Советский Татарстан) фильмы төшерелә. Анда Болгар чорыннан башлап татар халкының тарихы күрсәтелә. Татар театрының 70 еллыгына карата 1976 елда «Татар театры тарихы» фильмы чыга. Казан телевидение студиясе белән бервакытта Казан кинохроника студиясендә дә эшли. Үзгәртеп кору чоры башлангач, исемнәре тыелган шәхесләрне күтәрә: 1987 елда «Галимҗан Ибраһимов», 1996 елда Мирсәет Солтангалиев турында «Мин кем соң ?» (рус. Кто же я?) фильмнары эшләнә.

Нәкый Исәнбәт әсәрләренә нигезләнеп, 12 сериядән торган, 6 сәгатьлек «Мырау батыр» исемле татар мюзиклын төшерә (музыка авторы Рәшит Абдуллин).

1991 елда пенсиягә чыга. Халык тарихының Болгар чорына кадәрге өлешен чагылдырган «Азат мәргән» фильмын иҗат итә. Бөек Җиңүнең 50 еллыгына Татарстанның 13 Советлар Берлеге Каһарманы турында 2 серияле фильм эшләнә. Сара Садыйковага багышланган 3 сәгатьлек «Моңсара» фильмы төшерелә. Әлеге хезмәт өчен кинооператор Юрий Гвоздь белән икесе Тукай премиясенә тәкъдим ителә. 40 фильмнан торган «Замандаш» телесериалына 3 ел гомерен багышлый: «Рәссам Илдар Ханов», «Композитор Софья Гобәйдуллина», «Академик Мансур Хәсәнов», «Шагыйрь Ренат Харис», «Салих Сәйдәшев» һ. б.[3].

И. Үтәгәнов тарафыннан 5 телесериал, 60 телефильм, 20 кинофильм, 60 тан артык «На Волге широкой», «Татарстан» журналлары номерлары дөньяга чыгарылган. Куйбышевта (Самар) узган зона кинофестивалендә Мулланур Вахитовка багышланган фильмы 1нче дәрәҗәле Дипломга лаек була.

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студентларына кино теориясе һәм тарихы буенча дәресләр бирә[4].

2012 елда вафат була.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 1990 ― Татарстан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе
  • Россиянең шәрәфле кинематографисты

Гаиләсе үзгәртү

Улы Сәйяр, математика укытучысы (1964–2021)[5][6].
Кызы Ләйсән (Лейсан, 1973), оныгы Софья (1997)[чыганагы?].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997, 240нчы бит.
  2. Утяганов Эдмас Хамитович. «Милләттәшләр» порталы
  3. Киноюбиляры. Централизованная библиотечная система, г. Набережные Челны(рус.)
  4. Идмас Утяганов отмечает 50-летие творческой деятельности. Татар-информ, 11.04.2008
  5. Павел Шмаков. Павел Шмаков: «Сайяр Идмасович просто влюблял детей в сумасшедше трудную математику». business-gazeta.ru, 26.01.2021(рус.)
  6. Ушёл из жизни Сайяр Эмдасович Утяганов, выпускник кафедры теории относительности и гравитации Казанского университета. 2021 елның 27 ноябрь көнендә архивланган. Сайт КФУ, 21.01.2021(рус.)

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү