Виталий Викторов
Виталий Викторов (11 июль 1960 ел) — анестезиолог — реаниматолог. Медицина фәннәре докторы (2002), профессор (2003). Россия Федерациясенең (2008) һәм Башкортстан Республикасының (2002) атказанган табибы.
Виталий Викторов | |
---|---|
Туган | 11 июль 1960 (64 яшь) Миякә районы, БАССР, РСФСР, СССР яки Суыккүл-Михайловка, Новокарамалинский сельсовет[d], Миякә районы, БАССР, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт медицина университеты |
Һөнәре | анестезиолог, рияниматулыг |
Эш бирүче | Башкорт дәүләт медицина университеты |
Гыйльми дәрәҗә: | медицина фәннәре докторы[d] |
Гыйльми исем: | профессор |
Биографиясе
үзгәртүВикторов Виталий Васильевич 1960 елның 11 июлендә Башкорт АССРның Миякә районы Суыккул-Михайловка авылында туа.
1987 елда Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлаганнан соң, Җөмһүрият балалар психоневрология үзәгендә табиб-анестезиолог-реаниматолог, анестезиология-реаниматология бүлеге мөдире булып эшли, 1999 елның 12 гыйнварыннан алып биредә Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә педиатрия баш табиб урынбасары булып эшли.
2001 елдан белән гамәли сәламәтлек саклау өлкәсендәге эшне педагогик һәм фәнни-методик эшчәнлек белән беррәттән дипломнан соң белем бирү институтының педиатрия һәм балалар хирургиясе кафедрасында ассистент (2001-2003 еллар) һәм профессор (2003-2011 еллар) сыйфатында алып бара[1].
2002 елның июленнән Уфа шәһәренең 17-нче шәһәр балалар клиник хастаханәсенең баш табибы итеп тәгаенләнә. Бер үк вакытта 1990 елдан БДУ-ның дипломнан соң белем бирү институтында эшли. 2011 елда педиатрия һәм балалар хирургиясе кафедрасы мөдире, бер үк вакытта 2012 елдан алып институт директоры вазифасын башкара.
Викторовның бөтен хезмәт эшчәнлеге Уфа шәһәре дәвалау учреждениеләрендә эшләү белән бәйле. 2003 елның 1 августыннан әлеге вакытка кадәр Уфа шәһәре шәһәр округы хакимиятенең Сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы булып эшли[2].
Фәнни эшчәнлеге
үзгәртүФәнни эшчәнлеге абдоминаль хирургиядә операция ясаганда һәм операциядән соңгы чорда әгъзаларның һәм организм системаларының функциональ җитешмәүчәнлеген, сепсис азып китүгә морфофункциональ һәм генетик бирешүчәнлекне өйрәнүгә багышланган. Викторов тарафыннан септик процессны һәм шокны интенсив дәвалау ысуллары камилләштерелгән һәм дәвалау практикасына кертелгән.
200-дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 5 монография, Россия Федерациянең 5 уйлап табуы, 12 уку кулланмасы бастыра[1].
Гыйльми җитәкче сыйфатында 5 медицина фәннәре кандидатын әзерләгән. Әлеге вакытта аның җитәкчелегендә 1 кандидатлык һәм 1 докторлык диссертацияләре үтәлә[1].
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
үзгәртүФәнни-гамәли эшчәнлек өлкәсендәге казанышлары өчен дәүләт бүләкләренә лаек була:
- «Башкортстан Республикасының атказанган табибы» (2002)
- елда — «Россия Федерациясенең атказанган табибы» ( 2008)
- Чечен Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының «Сәламәтлек саклау отличнигы» билгесе
- Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы
- Россия Тәбигый фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты
- Абхазия дәүләт университетының почетлы профессоры
Төп хезмәтләре
үзгәртүЭкстренная колопроктология. Уфа, 2001 (автор.).
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 Викторов Виталий Васильевич, archived from the original on 2022-03-02, retrieved 2022-05-13
- ↑ К 50-летию со дня рождения начальника управления здравоохранения администрации городского округа г. Уфа Республики Башкортостан В. В. Викторова
Чыганаклар
үзгәртү- Викторов Виталий Васильевич // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.