Михаил Голенкин

Голенкин Михаил Ильич  (18641941) — Россия һәм ССРБ ботанигы, РСФСР-ның атказанган фән эшлеклесе (1929), систематика һәм үсемлекләр морфологиясе кафедрасы буенча Мәскәү университетының атказанган профессоры, Мәскәү университетының ботаника бакчасы директоры.

Сурәт
Җенес ир-ат[1]
Ватандашлык  Россия империясе
 СССР
Туу датасы 9 (21) февраль 1864[2]
Туу урыны Санкт-Петербург, Россия империясе[3][2]
Үлем датасы 15 июнь 1941(1941-06-15)[3][2] (77 яшь)
Үлем урыны Мәскәү, СССР[3][2]
Җирләнгән урыны Новодевичье зираты[d]
Туган тел рус теле
Һөнәр төре ботаник, университет профессоры
Эшчәнлек өлкәсе ботаника[4], морфология растений[d][4] һәм систематическая ботаника[d][4]
Эш урыны Мәскәү дәүләт университеты[5]
Әлма-матер Мәскәү университетының физика-математика факультеты[d][5][6] һәм Санкт-Петербург дәүләт университеты[5]
Академик дәрәҗә табигать фәннәре докторы[d]
Аспирант яки докторантлары Алёхин, Василий Васильевич[d]
Укытучылары Горожанкин, Иван Николаевич[d]
Бүләкләр
РСФСР атказанган фән эшлеклесе

Биографиясе

үзгәртү

Михаил Ильич Голенкин 1864 елда Санкт-Петербургта дворян гаиләсендә туган. Туган көне датасы чыганакларда я 1864 елның 4 (16) феврале, яисә 1864 елның 9 (21) феврале күрсәтелә[7]. Әтисе Диңгез министрлыгы чиновнигы була.

Урта белемне шәхси Петербург гимназиясендә ала. 1882 елда Император Санкт-Петербург университетына укырга керә, әммә 1884 елдан Мәскәү университетының физика-математика факультетында укый, аны 1887 елның октябрь аенда кандидатлыкка дәрәҗәсендә тәмамлый. Башта химия буенча махсуслаша, әммә азак ботаника белән мавыга; И. Н. Горожанкин укучысы. Аны университетта профессор исеменә әзерләү өчен калдыралар[8].

1891 елдан — приват-доцент; 1892 елда Петербург ботаника бакчасында эзләнү үткәрә; 1893-1894 елларда чит илдә командировкада — Мүнхендә Гебелдә, Боннда Э.Страсбургда, Женевада Р. Шодта, Парижда Ф. ван Тигемда, шулай ук Неаполитан зоология станциясендә була. 1896 елда «Материалы для характеристики соцветий крапивоцветных» темасына диссертация яклап, ботаника магистры дәрәҗәсен ала һәм ботаника буенча лекцияләр укый башлый. Горожанкинның ассистенты сыйфатында студентлар белән үсемлекләр анатомиясе буенча практик дәреслекләр алып бара. 1904 елда «Морфологические и экспериментальные исследования над печёночниками темасына диссертация яклап, доктор дәрәҗәсен ала.

1902 елдан 1930 елга кадәр Мәскәү университетының Ботаника бакчасы директоры була. Мәскәү аквариум һәм бүлмә үсемлекләре яратучылар җәмгыяте әгъзасы[9].

1904-1905 елларда Фәннәр академиясе акчасына М. И. Голенкин Ява утравына сәяхәт кыла, анда Бейтензор ботаника бакчасында эшли. Сәяхәттән ботаника бакчасы өчен яңа фәнни материаллар, уку экспонатлары, сирәк очрый торган тропик үсемлекләрнең орлыкларын алып кайта.

1905-1930 елларда — профессор; үсемлекләр систематикасы һәм морфологиясе кафедрасын җитәкли, 1918 елдан — югары үсемлекләр систематикасы һәм морфологиясе кафедрасын җитәкли. Мәскәү университетының экстраординар ботаника профессоры (1905), ординар профессор (1910). Мәскәү университетының атказанган профессоры (1916).

1922-1927 елларда Мәскәү университеты каршында ботаника гыйльми-тикшеренү институтының директоры була. 1930 елда пенсияга чыга.

М. И. Голенкинның хезмәтләре морфология, систематика һәм ботаник географиягә багышланган. Үзенең морфологик эшләрендә Голенкин Суүсемнәр, кычыткан чәчкәләрнең һәм чәчәклекләренең онтогенезы өйрәнә. Эксперименталь морфология өлкәсендә зур эш үткәрә, бавыр төре мүгенең вегетатив органнарының тышкы шарт тәэсирендә үзгәрүе сәләтен ачыклый.

1927 елда «Победители в борьбе за существование» хезмәтендә Җир тарихының акбур дәвере уртасында ябык орлыклы үсемлекләрнең җиргә күчеп утыру сәбәбе турында яңа теорияне үстерә һәм эволюция барышында ябык орлыклы үсемлекләрнең вегетатив органнарының тышкы алмашынучан шартларга яраклашуын исбатлый.

Аның «Курс высших растений» (1937) курсы киң билгеле. Шулай ук «Россия фармакопея»н төзүдә катнаша.

МОИП (Тәбигатне өйрәнүчеләрнең Мәскәү җәмгыяте (1888 елдан) эшмәкәрлегендә актив катнаша. МОИП-ның мактаулы әгъзасы (1921), МОИП-ның вице-президенты (1930-1932); җәмгыйәткә үзенең бай китапханәсен тапшырды[8].

Мәскәүдә Новодевичье зиратында җирләнә[10].

М. И.Голенкин истәлегенә үсемлекләрнәң берничә төре һәм төрчәсе аталган.

Библиография

үзгәртү
  • Материалы для флоры юго-восточной части Калужской губернии // Материалы к познанию фауны и флоры Российск. имп. Отд. бот. — 1890. — Вып.1. — С.171-231.
  • Материалы для характеристики соцветий крапивоцветных // Учен. зап. Моск. ун-та. Отд. естественно-исторический. — 1896. — № 12. — 80 с.
  • (Перевод). Страсбургер Э., Нолль Ф., Шенк Г., Шимпер А. Ф. Учебник ботаники для высших учебных заведений. — М., 1898. — 410 с.
  • Голенкин И. И., Ростовцев С. И. (Перевод). Е. Варминг. Систематика растений. 2-е изд. — М., 1898. — 840 с.
  • Морфологичесжие и экспериментальные исследования над печеночниками // Учён. зап. Моск. ун-та. Отд. естественно-историч. — 1904. — Т.21. — С.1-120.
  • Пособие для изучения растительной фармакогнозии. — М., 1905. — 92 с.
  • Конспект лекций по низшим растениям. — М.,1908. — 29 с.
  • Путеводитель по Ботаническому саду Московского университета. — М., 1908. — 66 с.
  • Программа экскурсионного ботанико-географического исследования Московской губернии // В кн.: Мат-лы по разработке плана организации бот.-геогр. иссл. Моск. губ. — М, 1914. — С. 5-22.
  • (Перевод, дополнения) Гребнер М. География растений. — М., 1914. — 423 с., илл.
  • О культурах лекарственных растений в России. — М., 1915. — 21 с.
  • Профессор Иван Николаевич Горожанкин // В кн.: Тр. Бот. лабор. Моск. ун-та. — 1916. — С. 7-12.
  • О дикорастущих русских растениях как источнике пищевых веществ на зиму. — М., 1921. — 31 с.
  • Растительный мир как производственная сила природы. — Л.-М., 1924. — 119 с.
  • Победители в борьбе за существование. Исследование причин и условий завоевания земли покрытосеменными растениями в середине мелового периода // Тр. Бот. ин-та I МГУ. — М., 1927. — 101 с.
  • Ботанический сад Московского университета: Путеводитель. — М., 1928. — 17 с.
  • Методы систематики покрытосеменных // Изв. Ассоц. научно-исслед. ин-тов при Физ.-мат. фак-те I МГУ. — 1929. — Т. 2, № 2. — с. 232—255.
  • Алёхин В. В., Голенкин М. И., Комарницкий Н. А., Крашенников Ф. Н., Курсанов Л. И., Курсанов А. Л., Мейер К. И. Курс ботаники. Для высших учебных заведений. 1-е изд. — М., 1935. — 707 с.
  • Голенкин М. И., Курсанов Л. И., Алёхин В. В, Мейер К. И. Курс ботаники. Для высших педагогических учебных заведений и университетов. — М., 1940. — Т. 2. — 376 с.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. (unspecified title)doi:10.5281/ZENODO.10080503
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 http://letopis.msu.ru/peoples/910
  3. 3,0 3,1 3,2 Голенкин Михаил Ильич // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  4. 4,0 4,1 4,2 Чешская национальная авторитетная база данных
  5. 5,0 5,1 5,2 Бубырева В. А., Гельтман Д. В. В.Л. Комаров и Санкт-Петербургский университет, Vladimir L. Komarov and St. Petersburg University // Историко-биологические исследования — 2020. — ISSN 2076-8176; 2500-1221doi:10.24411/2076-8176-2020-14004
  6. Рихтер Я. А., Глебов М. П., Рихтер Т. Я. Дорога в будущее: К истории кружка «Маленьких ботаников», The Road to the Future: the History of “The Little Botanists” Society // Историко-биологические исследования — 2018. — ISSN 2076-8176; 2500-1221doi:10.24411/2076-8176-2018-11975
  7. «Большая советская энциклопедия»
  8. 8,0 8,1 Императорский Московский университет, 2010
  9. Аквариум и комнатные растения. — М., 1910. — Вып. 6. — С. 746.
  10. Объекты культурного наследия. әлеге чыганактан 2016-03-04 архивланды. 2011-03-26 тикшерелгән.

Әдәбият

үзгәртү
  • Андреев А. Ю. {{{башлык}}} // А. Ю. Андреев, Д. А. Цыганков Императорский Московский университет: 1755—1917 : энциклопедический словарь. — Российская политическая энциклопедия (РОССПЭН). — С. 171—172. — ISBN 978-5-8243-1429-8.
  • Волков В. А., Куликова М. В. . — ISBN 5—8037—0164—5.
  • [Голенкин Михаил Ильич Михаил Голенкин] — ЗСЭ (Тикшерелгән 28 март 2011)
  • Голенкин, Михаил Ильич // Новый энциклопедический словарь: 48 томда. — СПб., Пг.: 1911—1916. Т. 13. — С. 910—911.
  • Русские ботаники. Биографо-библиографический словарь, сост. С. Ю. Липшиц, Т. 2. — М., 1947.

Сылтамалар

үзгәртү
  • Голенкин, Михаил Ильич // Большая русская биографическая энциклопедия (электронное издание) — Версия 3.0. — М.: Бизнессофт, ИДДК, 2007.
  • Голенкин Михаил Ильич (неопр.). Летопись Московского университета. Дата обращения: 10 ноября 2017.