Төп менюны ачу

Бутан Патшалыгы (འབྲུག་ཡུལ་ | brug yul | zhuk yü | тыңларга ) – Азиядә Гималайлардагы дәүләт, Һиндстан һәм Кытай арасында урнашкан. Башкаласы – Тхимпху шәһәре. Үзисеме – Друк Юл яки Друк Ценден- «яшенле аждаһа иле».

Бутан
Flag of Bhutan.svg
Байрак
Emblem of Bhutan.svg
Илтамга
Башкала Тхимпху
Халык саны 753 947 (2013) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 17 декабрь 1907, 1949 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+06:00
Рәсми тел Дзоң-ке
География
Мәйдан 38,394.0 дүрткел киламитер
Координатлар 27.45°N 90.5°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Канун чыгару органы Бутан парламинте
Дәүләт башлыгы Джигме Кхесар Намгьял Вангчук
Хөкүмәт башлыгы Церинг, Лотай
Икътисад
ТЭП $2512 миллион (2017) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге ңгултрум
Инфеләсә 3.7% (2016)
Эшсезлек дәрәҗәсе 3% (2014)[1]
Туу күрсәткече 2.027 (2014)[2]
КПҮИ 0.612 (2017)[3]
Яшәү озынлыгы 70.197 ел (2016)[4]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
  • 112 (ашыгыч тыйб ярдәме)[5]
  • 110 (янгын сакчылары)[6]
  • 113 (пүлисә)[6]
  • Электр аергычы төре тип D,[7] Schuko,[7] BS 1363,[7] BS 546,[7] Europlug[7]
    Автомобил хәрәкәте ягы сул[8]
    Челтәр көчәнеше 230 вольт
    Телефон коды +975
    ISO 3166-1 коды BT
    ХОК коды BHU
    Интернет домены .bt

    Бутан – шулай ук, Һиндстанның Көнбатыш Бенгалия штатындагы, үзәге Калимпонг булган чиктәш территориянең тарихи атамасы. Бу территорияне Бутаннан конфликтлар нәтиҗәсендә XIX гасырда инглизләр тартып ала.

    Бер версия буенча «Бутан» атамасы Бху-Уттан (Bhu Uttan) дигән сүздән алынган, ул санскрит теленнән тәрҗемәдә «таулык» яки «таулы ил» дигәнне аңлата. Башка версия буенча, ил атамасы «Тибет кырые (ахыры)» яки «Тибет көньягы» дигәнне аңлатучы Бхот-Ант (Bhots-ant) сүзеннән килеп чыккан.

    Көнбатышта Бутан Патшалыгы Сикким дигән һинд штаты белән (1975 елга кадәр ул мөстәкыйль патшалык була), көнчыгышта Аруначал-Прадеш штаты, көньякта күп еллык ватандашлар сугышы баручы Ассам штаты, көньяк-көнбатышта Көнбатыш Бенгалия белән чиктәш.

    МәйданыҮзгәртү

    Бутан территориясе 47 000 кв. км алып тора.

    Төп шәһәрләр, административ бүленешҮзгәртү

    Башкаласы - Тхимпху (27 мең кеше). Административ мөнәсәбәттә ил 8 провинция (дзонгтан) тора.

    Дәүләт төзелешеҮзгәртү

    Бутан - чикләнгән монархия. Дәүләтнең башы - патша Джигме Кхесар Намгьял Уангчук .

    ТабигатеҮзгәртү

    РельефҮзгәртү

    Ил Көнчыгыш Гималайларның көньяк өлешен алып тора, иң югары нокта - Джомолхари (7314 м) тавы.

    Геологик төзелеше һәм файдалы казылмаларыҮзгәртү

    Илнең җире эчендә кальций карбиды, гипс запаслары бар.

    КлиматҮзгәртү

    Бутанның климаты муссонлы, күбесенчә дымлы, тропик, югары билбауда - салкын.

    Эчке суларҮзгәртү

    Брахмапутра елгасы бассейны.

    Туфраклар һәм үсемлекләрҮзгәртү

    Яфраклы мәңге яшел һәм яфрак коя торганнар хөкем сөрә. 4000 м дан югарырак югары тау болыннары бар; мәңге карларның массивлары һәм бозлыклар бар.

    Хайваннар дөньясыҮзгәртү

    Имезүчеләрдән филләр, мөгезборыннар, юлбарслар, леопардлар, пантералар, кыргый үгезләр, маймыллар, мускус боланнары, Гималайлар аюлары, төлкеләр бар.

    Халкы һәм телеҮзгәртү

    Халкы 1909 млн кеше. Этник төркемнәр: бхотлар - 50%, непаллылар - 35%. Телләр: дзонгха тибет диалекты (дәүләт теле), гурунг.

    ДинҮзгәртү

    Махаяна буддизмының лама төре (дәүләт дине) - 75%, индуизм - 25%.

    Кыскача тарихи тасвирламаҮзгәртү

    Һиндстанда төпләнеп калып, инглиз колонизаторлары Бутан өстеннән контроль куйганнар. Ил Һиндстаннан бәйсезлекне 1949 елда алган. 1954 елда Бутанда үз парламент барлыкка килгән.

    Кыскача икътисади тасвирламаҮзгәртү

    Бутан - аграр ил. Тау җир эшкәртү (бөртеклеләр, манго, ананаслар, цитруслар); тау көтүчелеге, тауларда урман кисүе. Авыл хуҗалыгы чималы эшкәртү һәм тау файдалы казылмалар предприятиеләр. Үзлектән ясап һөнәр тукымалар, келәмнәр, салкын корал ясау; нәфис металлар, агачлар эшкәртү. Экспорт: агач, фрукт консервалары, күмер, мускус, лак, балавыз, графит, фил сөяге. Чит ил туризмы, почта маркалары сату.

    Акча берәмлеге - нгултрум (шулай ук Һиндстан рупиясе дә йөри).

    Кыскача мәдәният тасвирламасыҮзгәртү

    Сәнгать һәм архитектураҮзгәртү

    Илдә буддизм монастырьлары бар.

    Тхимпху.

    Иң эре монастырьлар һәм патша сарае. Пунакха (элеккеге җәй башкаласы). Иске патша сарае.

    ЧыганакларҮзгәртү

    Энциклопедический справочник "Все страны мира", Издательство "ВЕЧЕ", 2003.

    ИскәрмәләрҮзгәртү

    1. http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
    2. http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; Институт статистики ЮНЕСКО.
    3. http://hdr.undp.org/en/data; Отчёт о развитии человечества.
    4. http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; Институт статистики ЮНЕСКО.
    5. "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 3 июль 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер элемтәсе береге.
    6. 6,0 6,1 "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 8 июль 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер элемтәсе береге.
    7. 7,0 7,1 7,2 7,3 7,4 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
    8. http://chartsbin.com/view/edr.