Марс Әхмәтшин (рус. Ахметшин Марс Аглиуллович; 21 февраль 1948 ел) — язучы, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (2008) һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1997). Россия Федерациясенең Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы (1993).

Марс Әхмәтшин
Туган 21 февраль 1948(1948-02-21) (76 яшь)
Туксанбай
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре язучы

Биографиясе үзгәртү

Марс Әһлиулла улы Әхмәтшин 1948 елның 21 февралендә БАССРның Миякә районы Сафар авылында туган.

Армиядә хезмәт итеп, старшина дәрәҗәсендә туган авылына кайта[1].

1976 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган.

1970 елдан алып «Башкортстан пионеры» газетасында бүлек мөдире, җаваплы сәркатиб булып эшли.

1980 елдан бирле — «Башкортстан кызы» журналының баш мөхәррир урынбасары.

1986 елдан — БАССРның телевидение һәм радио тапшырулар буенча дәүләт комитетында баш мөхәррир.

1991 елдан — Халыкара Әдәбият фонды әгъзасы буларак, Россия Федерациясе Әдәбият фондының Башкортстан бүлекчәсе директоры.

Әхмәтшин ижадында этнопедагогика һәм төрле буын кешеләренең үзара мөнәсәбәте проблемалары зур урын тота. Балалар өчен язылган «Без очрашырбыз, Ринго!» (1990), яшьләр тормышына багышланган «Юлыма чык, Гөлчирә!» (1993), «Янгын» (1999) повестьлар һәм хикәяләр җыентыкларында хәзерге заман проблемалары яктыртыла. Мәскәүдә рус телендә «Падение» дигән китабы чыга.[2],[3],

Әсәрләре үзгәртү

  • Дүртенче өстәл: повестьлар, хикәяләр, парчалар. Уфа, 2008
  • Әтиләр белән бер сафта. Уфа, 2010
  • Падение: повести, рассказы, новеллы, сказки. М., 2005.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1(рус.)
  • Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с.(рус.)
  • Гайнуллин М. Ф., Хөсәенов Г.Б. Совет Башкортостаны язучылары. Биобиблиографик белешмә. Тулыландырылган, төзәтелгән икенче басма. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1988. — 400 бит.
  • Гайнуллин М. Ф., Хусаинов Г. Б. Писатели Советской Башкирии. Биобиблиографический справочник / Оформление А. Королевского. — Уфа: Башкирское книжное издательство, 1977. — 416 стр.(рус.)