Зоология (бор. грек.  хайваннар фәне) - хайваннар патшалыгы вәкилләрен өйрәнә торган фән, биологиянең төп бүлекләренең берсе. Галимнәре зоологлар дип атала. Хәзер хайваннарның ике миллион төре билгеле[1]. Аларны берничә йөз сыйныфка һәм егерме типка бүләләр[2]. Һәм һәрвакыт яңа төрләр ачыла.

Зоология
Сурәт
Өйрәнелгән тармак хайваннар
Commons-logo.svg Зоология Викиҗыентыкта
Хайваннар патшалыгы вәкилләре

Зоология бүлекләреҮзгәртү

Зоология үзе дә берничә өлешкә бүленә:

Зоология тарихыҮзгәртү

Зоология - борынгы фән.

 
Аристотель (384-322 б.э.к.)

Антик дөнья вакытларында да зоология буенча күзәтүләр үткәрелде. Күп галимнәр, сугыш йөрешләрендә катнашып, алар килгән җирнең фаунасы турында белешмә язганнар.

Беренче хайваннар классификациясен Аристотель тәкъдим иткән. Ул аларны ике зур төркемгә бүлгән: канлыларга һәм кансызларга. Беренче эволюцион теорияне Аристотель ясаган. "Хайваннарның тарихы", "Хайваннарның өлешләре турында", "Хайваннарның күчүе турыда" һ.б. хезмәтләре биологиянең үсешүенә нык тәэсир иткән. 500ләп хайваннарның төрләре турында белешмә биргән, тавык йомырткасында организм үсүен күзәткән, акулаларның күбәюен өйрәнгән. Аристотель "Хайваннар баскычын" - хайваннарның кыенлыгы буенча төзелгән классификацияне - уйлап тапкан. Бу баскыч Аристотельдән соңрак галимнәр белән дә кулланылган; аңа яңа катлар кушканнар (мәсәлән, фәрештәләр һәм архфәрештәләр өчен)[1][2]

1749 елда Жорж Луи Леклер де Бюффон бөтен тормышының хезмәтен - "Табигый тарих"ын яза башлаган. Бу хезмәттә ул хайваннарның охшашлыгын дәллиләгән.

Линнейның систематикасы уйлап табуы зоологиягә нык тәэсир иткән.

Шулай ук караҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

  1. 1,0 1,1 Я познаю мир: Биология: Дет. энцикл./Б. Ф. Сергеев; Худож. О. П. Багина, С. В. Наугольных, О. А. Герасина и др. - М.: ООО "Издательство АСТ": ООО "Издательство Астрель": ЗАО НПП "Ермак", 2004. - 398 [2] с.: ил.
  2. 2,0 2,1 Большая энциклопедия животных. - М.: ОЛМА-ПРЕСС Образование, 2005. - 640 с., ил