Рәисә Атамбаева

Кыргызстанның беренче ханымы (2011—2017)

Рәисә Атамбаева [1] ( Татар АССР) - Кыргызстанның элекке президенты Алмазбәк Атамбаевның хатыны. 2011 - 2017 елларда Кыргызстанның беренче ханымы (ледие).

Рәисә Атамбаева
Туган 23 июнь 1958(1958-06-23) (65 яшь)
Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Кыргызстан
 СССР
Һөнәре сәясәтче
Җефет Алмазбәк Атамбаев

 Рәисә Атамбаева Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

Рәисә Минәхмәт кызы Атамбаева 1958 елның 23 июнендә [2] ТАССРда туган . Милләте буенча татар [3] .

Советлар Союзы вакытында аның әти-әнисе Ошка күченә. Монда ул Ломоносов исемендәге урта мәктәпне тәмамлый, бу мәктәптә башлангыч сыйныфлардан ук инглиз һәм кыргыз телләрен укыталар.[3] .

Рәисә Атамбаева - медицина фәннәре кандидаты [3] .

2016 елда, Мәскәүдә «Медико-социальные аспекты формирования и охраны репродуктивного здоровья девушек-подростков КР» темасына диссертация яклап, фән докторы гыйльми дәрәҗәсен ала. Хезмәте Казан дәүләт медицина университетының профилактик медицина бүлегендә башкарыла. Фәнни консультанты: медицина фәннәре докторы, профессор Эльмира Мингазова [4] .

2018 елда аңа профессор исеме бирелә. Н.А.Семашко исемендәге җәмәгать сәламәтлеге милли фәнни-тикшеренү институтында диссертация яклый.

Кыргызстанның Югары аттестация комиссиясе тарафыннан аттестацияләнә. [5] .

Атамбаеваның 25 елдан артык фәнни һәм педагогик тәҗрибәсе бар. Ул И.Ахунбаева исемендәге КГМАның гигиена дисциплиналары бүлеге мөдире була. Рәисә Атамбаева шулай ук 87 фәнни эш, шул исәптән 75 мәкалә, бер монография, Кыргызстан мәгариф һәм фән министрлыгы грифлы дәреслеге, биш укыту-методик рекомендация һәм 17 фәнни мәкалә бастырып чыгарды[5] .

Шәхси тормыш үзгәртү

Рәисә Атамбаева 1988 елда булачак Кыргызстан президенты Алмазбәк Атамбаевка кияүгә чыга. Ул Атамбаевның икенче хатыны. Аларның ике баласы туа: улы Кадыйр (1993 елда туган; урта мәктәпне 2011 елда алтын медаль белән тәмамлаган, аннары Төркиядә укыган) һәм кызы Алия (Шаһиева, 1997 елда туган) [6] [3] [7] .

Рәисә Атамбаева, беренче ханым буларак, халык алдында бик сирәк күренә. Аны беренче тапкыр президент инаугурациясендә күрәләр. Кыргызстан халкы Атамбаеваны икенче тапкыр Төркия Президентының Кыргызстанга сәфәре вакытында күрде. Шул чакта гына да фотожурналистлар Кыргызстанның беренче ханымын фотога төшерә алды. Әлегә кадәр ул газеталарга яки телевидениегә интервью бирмәде — хәтта Президент Алмазбәк Атамбаевның инаугурациясендәге чыгышында да, кунакларны сәламләп, аларга рәхмәт белдереп, бу аның соңгы халык алдында чыгыш ясавы булачагын белдерде. [6] :

Рәисә Атамбаева хәйрия эше белән шөгыльләнә [8] . Югары медицина белеме булуына карамастан, ул беркайда да эшләми, өйдә хуҗабикә булып тора [6] .

Фотогалерея үзгәртү

«Рәисә Атамбаева»
 
Кремльдә ире Алмазбәк Атамбаев һәм Россия Президенты Владимир Путин белән . 2017
Кремльдә ире Алмазбәк Атамбаев һәм Россия Президенты Владимир Путин белән . 2017  
 
А. Атамбаев хатыны Рәисә белән Япония императоры (с) һәм аның хатыны (у) янында
А. Атамбаев хатыны Рәисә белән Япония императоры (с) һәм аның хатыны (у) янында  
 
Рәисә Атамбаева (с), Алмазбәк Атамбаев, Илһам Әлиев, Меһрибан Әлиева. 2012

Искәрмәләр үзгәртү