Роза Исәк кызы Отунбаева (1950 елның 23 августы, Фрунзе, Кыргыз ССР, ССРБ) — Совет һәм Кыргызстан сәясәтчесе һәм дипломаты. Кыргызстан Республикасы президенты (2010—2011), Кыргызстанның оппозицион социаль-демократик партиясе парламент фракциясе лидеры.

Роза Отунбаева
Туган телдә исем кырг. Роза Исаковна Отунбаева
Туган 23 август 1950(1950-08-23)[1][2] (73 яшь)
Бишкәк, Кыргыз Совет Социалистик Җөмһүрияте, СССР
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре сәясәтче, дипломат
Эш бирүче Кыргыз милли университеты[d]
Сәяси фирка Социал-демократическая партия Кыргызстана[d]

 Роза Отунбаева Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Роза Отунбаева 1950 елның 23 августында Талас өлкәсенең Бакай-Ата районы Боо-Терек авылында туа. Милләте буенча кыргыз[3][4]. Әтисе Исаак Отунбаев күп еллар Югары суд әгъзасы була. Ош шәһәрендәге мәктәпне алтын медаль белән тәмамлый[5].

1972 елда МДУ философия факультетын тәмамлый һәм МДУ аспирантурасына укырга керә. Алманиядә стажировка үткән.

1975 елда Мәскәүдә «Маркс-Ленин диалектикасының Франкфурт мәктәбе философлары тарафыннан фальсификация тәнкыйте» дигән диссертация яклаганнан соң фәлсәфә фәннәре кандидаты була.

1975—1981 елларда Фрунзе шәһәрендә Кыргыз дәүләт университетында эшли. 1981 елда СБКФга партия эшенә күчә. Партиянең Ленин райкомының икенче секретаре, 1983 елдан — Кыргызстанның Фрунза шәһәр комитеты секретаре.

1989—1991 елларда — ССРБ Тышкы эшләр министрлыгы коллегиясе әгъзасы, ССРБның Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе, ЮНЕСКО эшләре буенча ССРБ комиссиясе җаваплы сәркатибе, ә 1990—1991 елларда — ЮНЕСКО эшләре буенча ССРБ комиссиясе рәисе.

ССРБ таркалганнан соң Кыргызстанга кайта һәм бәйсез Кыргызстанда югары урыннарда эшли.

1992 елда Кыргызстанның тышкы эшләр министры итеп билгеләнә. Шул ук елның июлендә Кыргызстан Республикасының АКШ һәм Канададагы илчесе булып эшли башлый. 1994 елның маенда Кыргызстан Республикасының тышкы эшләр министры була.

1997 елдан — Бөекбритания һәм Төньяк Ирландия Берләшкән Патшалыгында Кыргызстан илчесе. 2002 елның маеннан —Гөрҗистанда/Абхазиядә конфликтларны җайга салу буенча БМО Генераль секретаренең махсус вәкиле урынбасары.

Кыргызстанда 2005 елның мартында булган Тюльпан революциясеннән соң яңадан илнең тышкы эшләр министры итеп билгеләнә.

2007 елның декабреннән — Кыргызстан парламенты депутаты һәм Кыргызстанның оппозицион социаль-демократик партиясе парламент фракциясе әгъзасы. 2010 елның 21 маенда күчеш чорына Кыргызстан президенты вәкаләтләре бирелгәч, партиядән китә.

2010 елның 7 апреленнән Вакытлыча хөкүмәтне җитәкли. Референдум аны күчмә чорга президент итеп раслый. 2011 елның 1 декабрендә, яңа президент сайлаганнан соң, ул үз вәкаләтләрен ирекле рәвештә тапшыра.

Кыргыз, рус, инглиз һәм алман телләрен белә[6].

 
Роза Отунбаева Барак Обама белән

Бүләкләр үзгәртү

  • Франциянең Мактаулы Легионы Ордены (Франция, 2012) — «демократияне һәм кеше хокукларын яклау мәсьәләләрендә күренекле казанышлар өчен»;
  • Поляр Йолдыз ордены (Монголия, 2012);
  • Минерва Италия премиясе (Италия, 2015) — «Кыргызстанда югары институциональ роле һәм халыкара планда тынычлык һәм демократия файдасына даими эш алып барганы өчен»;
  • «Newsweek Daily Beast» версиясе буенча дөньяның 150 абруйлы хатын-кызы (2012);
  • Хатын-кызлар глобаль саммиты Гранд премиясе (2012) — «лидерлык өчен (Афины, Греция)»;
  • Apolitical версиясе буенча дөньяның 100 абруйлы кешесе;
  • Батырлык өчен Халыкара хатын-кызлар премиясе (АКШ Дәүләт департаменты, 2011);
  • Search for Common Ground 2018;
  • Күвәйт премиясе 2019.

Гаилә үзгәртү

Карачач исемле кызы һәм Атай исемле улы бар.

Абыйсы — Болот Исак улы Отунбаев — дипломат, 2019 елның 15 гыйнварыннан Кыргызстанның АКШтагы илчесе[7].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Брокгауз энциклопедиясе
  2. Munzinger Personen
  3. Роза Исаковна Отунбаева.
  4. ОТУНБАЕВА Роза (Розалина) Исаковна | ЦентрАзия.
  5. У нас в гостях Отунбаева Роза Исаковна(үле сылтама)
  6. ОТУНБАЕВА Роза (Розалина) Исаковна
  7. Брата Отунбаевой отправили послом в Германию

Сылтамалар үзгәртү