Кыргызстанда ислам

Кыргызстанда ислам (кырг. Кыргыз Республикасында ислам ) — Кыргызстан территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Кыргызстан халкының (6 млн 524 мең кеше) 80,00 % ы (4 млн 679 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (бөтен дөнья мөселманнарының 0,30 % ы) (2020)[1].

Кыргызстанда ислам
Дәүләт  Кыргызстан
 Кыргызстанда ислам Викиҗыентыкта
Кыргызстандагы мәчет

Кыргызстанда мөселманнарның күбесе хәнәфи мәзһәбендәге сөнниләр. Әхмәдия азчылыгы бар. Кыргызстанның көньяк төбәкләрендәге халык дингә ныграк тартылган. Ислам динен кыргызлардан башка, җирле үзбәкләр (ил халкының 13,9 % ы), дунганнар (1,1 %), уйгырлар (0,8 %), таҗиклар (1 %), казакълар (0,9 %), татарлар тота. Кыргызстан бәйсезлек алгач, диннең йогынтысы көчәя төшкән. Ил халкының гомуми санында мөселманнарның өлеше илдән мөселман булмаганнарның (руслар, украиннар, алманнар) китүе сәбәпле дә үсә.

Тарих үзгәртү

 
Каракулда дунган мәчете

Хәзерге Кыргызстан территориясендә Ислам X гасыр ахырында ныклап урнашкан. Башта дингә халыкның идарәче өске катлавы һәм аристократия вәкилләре килгән. Ислам дине төрки халыклар арасында таралыш алган шаманлык, тотемизм күренешләрен акрынлап кысрыклап чыгара башлый.

12191224 елларда Мавараэннәһер монголлар тарафыннан яулап алынган чорда, исламның йогынтысы кими.

XVIIXVIII гасырларда яшәгән Жунгар ханлыгы чорында җунгарлар Тянь-Шань кыргызларын ислам ныклап урнашкан Фирганә үзәненә кысрыклап чыгаргач, кыргызлар арасында исламның көче арта, әмма җуңгарлардан куркыныч кимү белән, кыргызларның шактый өлеше борынгыдан сакланып калган ыруглык җәмгыятенең инанулары һәм йолаларына (мәсәлән, тотемизмга) кире кайткан.

XVII гасырда мөселман Коканд ханлыгы кыргызларның төньяк җирләренә басып кергәч, төньяк кыргызларның зур өлеше исламны кабул итми кала.

XIX гасырда кыргызлар сөнни исламга күчеп беткән. Дингә үгетләүдә күчмә муллаларның (күбесенчә, татар мәдрәсәләрен тәмамлаучылар) өлеше зур булган.

Совет чоры үзгәртү

Совет чорында республикада Ислам позицияләре нык зәгыйфьләнә һәм 1991 елда 40 тан аз гына артык мәчет булган.

Кыргызстанда XX гасырның икенче яртысындагы этнодемография процесслары республика халкы тормышында исламның роле һәм әһәмияте артуга китергән. 1960 елда республика халкының яртысыннан кимрәге ислам динен тотса, Кыргызстанда Азия халыклары арасында чагыштырмача югары табигый үсеш булу һәм кыргыз булмаган халыкларның илдән эмиграциясе белән бәйле рәвештә, хәзерге вакытта мөселманнарның илнең халык санындагы өлеше 90 %-ка якынлаша.

Яңа заман үзгәртү

1990-еллар уртасында Кыргызстанда 1 000 гә якын мәчет, шул исәптән гыйбадәт йортлары, 2011 елда — 2 000 тирәсе мәчет эшли. Кыргызстанның Дин эшләре буенча дәүләт комиссиясендә рәсми рәвештә 1 700 дән артык мәчет, 9 ислам югары уку йорты теркәлгән, аларда белем бирүне, нигездә, чит ил мөселман дәүләтләре (Төркия, Согуд Гарәбстаны һ. б.) финанслый. Илдә 60 лап мәдрәсә, шул хәтле үк ислам мәдәни үзәкләре эшли[2].

Кыргызстан бәйсезлек алгач, илдән һөнәри белгечләр күпләп китә башлану сәбәпле, ил президенты (1990—2005) Әскар Акаев: «Кыргызстанда Ислам инкыйлабы булмаячак», дип белдерергә мәҗбүр була.

Илнең 2011—2017 еллардагы президенты Алмазбәк Атамбаев кыргыз хатын-кызларына киенүдә гарәп хатын-кызларыннан үрнәк алмаска чакыра [3].

Ураза гаете белән Корбан гаете Кыргызстанда (Раштуа, Нәүрүз белән берлектә) бәйрәм көннәре итеп кабул ителгән.

Әхмәдия җәмгыяте 1990-еллар башында Пакистан миссионерлары тарафыннан төзелгән. Әхмәдия вәкилләре 2009 елда Коръәнне кыргыз теленә күчерә, ул 3 мең данә тираж белән нәшер ителгән. Кыргызстанның рәсми дини руханилары, анда бозылмалар бар дип, әлеге тәрҗемәне танымаган. 2002 елда Әхмәдия җәмгыяте беренче тапкыр рәсми теркәлү үткән, 2011 елда яңадан теркәлергә рөхсәт бирелмәгән. Әхмәдиячеләрнең саны 1 меңнән артык[4][5].

Закон нигезендә, Кыргызстанда эшчәнлек алып барырга теләгән теләсә кайсы (ш. и. дини) оешма Кыргызстан хөкүмәте каршындагы Дин эшләре буенча дәүләт комиссиясендә теркәлү узарга тиеш.

Илдәге табигый үсеш нәтиҗәсендә, дин тотучылар саны хәзер илнең бөтен җирендә арткан. Бу бигрәк тә күптән түгел генә мөселманнар аз булган төбәкләргә (Бишкәк, Чуй өлкәсе) кагыла.

Кыргызстан мөселманнарының Диния нәзарәте (кырг. Кыргызстан Мусулмандарынын Дин башкармалыгы) Азирети Муфтийы (Югары мөфти) (2014―2021 елларда) — Максатбәк хаҗи Токтомушев[6], 2021 елдан ― Замир карый Ракиев [7].

Мәчет үзгәртү

 
Бишкәк үзәк мәчете

Бишкәк шәһәренең Сәрахси исемендәге үзәк мәчете — башкаланың яңа үзәк (җәмигъ) мәчете. Үзәк Азиядә иң зур мәчетләрнең берсе[8]. Бина Төркиянең финанс ярдәме белән торгызылган. 2018 елның 2 сентябрендә ачылган. Мәчетне ачу тантанасында Кыргызстан Президенты Сооронбай Жээнбәков һәм Төркия Президенты Рәҗәп Таййип Әрдоган катнаша[9][10].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү