Алмазбәк Атамбаев

Алмазбәк Атамбаев, Алмазбәк Сәрсен (Шаршен) улы Атамбаев, кырг. Алмазбек Шаршен уулу Атамбаев (1956 елның 17 сентябре, Кыргызстан ССР, Фрунзе өлкәсе) — Кыргызстан сәясәтчесе һәм дәүләт эшлеклесе, 2011-2017 елларда Кыргызстан президенты. Кыргызстан премьер-министры (2007, сентябрь-ноябрь; 2010-2011). ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1983 елдан).

Алмазбәк Атамбаев
4нче Кыргызстан президенты
Вазыйфада
2011 елның 1 декабре – 2017 елның 24 ноябре
Кыргызстан премьер-министры
Вазыйфада
2010 елның 17 декабре – 2011 елның 1 декабре
Аңа кадәр Роза Отунбаева
Дәвамчысы Омурбәк Бабанов
Кыргызстан премьер-министры
Вазыйфада
2007 елның 29 марты – 2007 елның 28 ноябре
Аңа кадәр Азим Исабәков
Дәвамчысы Искәндәрбәк Айдаралиев
Шәхси мәгълүмат
Туган 17 сентябрь 1956(1956-09-17) (67 яшь)
ССРБ Кыргызстан ССР
Сәяси фирка КСДФ (2006-2011)
фиркасез (2011 елдан)
Җефет Рәисә Атамбаева
Белем Мәскәү идарә институты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
А.Атамбаев Владимир Путин белән. 2015 елның 16 марты

1956 елның 17 сентябрендә Кыргызстан ССР Фрунзе өлкәсе Ворошилов районы (хәзерге Чуй өлкәсе Галләметдин районы) Арашан авылында туган. 1980 елда «инженер-икътисадчы, сәнәгать белән идарә итүне оештыручы» белгечлеге буенча Мәскәүдә Серго Орджоникидзе (en) исемендәге идарә институтын (хәзерге Дәүләт идарә институты (en)) тәмамлаган.

Хезмәт юлы үзгәртү

Сәяси карьерасы үзгәртү

 
А. Атамбаев хатыны белән Япония императоры (с) һәм аның хатыны (у) янында
 
Рәисә Атамбаева (с), Алмазбәк Атамбаев, Илһам Әлиев, Меһрибан Әлиева. 2012

Президент сайлаулар үзгәртү

Өч мәртәбә президент сайлауларында үз кандидатурасын куя.
2000 елда узган сайлауларда өченче урынны ала.
2011 елның 30 октябрендә узган Кыргызстан президентын сайлауларда беренче турда ук президент итеп сайлана[1]

Гаиләсе үзгәртү

I хатыны Буажар (Тенизбаева). Балалары: уллары Сәетбәк, Сәйтәк, игезәк кызлары Диана (Солтанова), Динара (Чолпонкулова).

II хатыны Рәисә Минәхмәт кызы, табиб, медицина фәннәре докторы (2016), милләте белән татар[2]. Балалары: улы Кадыйрбәк, кызы Алия (Шаһиева).

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү