Кыргызстан мөселманнарының Диния нәзарәте
Кыргызстан мөселманнарының Диния нәзарәте (кырг. Кыргызстан Мусулмандарынын Дин Башкармалыгы) ― Кыргызстанның идарә итүче үзәкләштерелгән ислам дини оешмасы. Штаб-фатиры ил башкаласы Бишкәк шәһәрендә урнашкан. Диния нәзарәте Кыргызстан өлкәләрендәге мөселманнар белән казыятлар аша җитәкчелек итә: Бишкәк, Ош шәһәрләрендә, шулай ук илнең Ош, Эссек-Күл, Чуй, Баткән, Талас, Нарын, Җәлал-Абад өлкәләрендә казыятлар бар. Кыргызстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Азирети Муфтий (Югары мөфти) титулын йөртә. 2012 елга мөфтият карамагында 2200 мәчет булган. Диния нәзарәте каршында Хәзрәти Гомәр исемендәге Кыргызстан Ислам университеты (1991―1993 елларда Хәзрәти Гомәр исемендәге Ислам мәдрәсәсе) эшли [2].
Кыргызстан мөселманнарының Диния нәзарәте | |
кырг. Кыргызстан Мусулмандарынын Дин Башкармалыгы | |
Кыргызстан мөселманнарының Диния нәзарәте логотибы | |
Баш-фатир: |
720021 |
---|---|
Оешма төре: |
үзәкләштерелгән дини оешма |
Җитәкчеләр | |
Азирети муфтий |
Замир карый Ракиев [1] |
Нигезләү | |
Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте таркалу | |
muftiyat.kg |
Тарих
үзгәртүСССР таркалганнан соң, Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте каршында эшләп килгән казыятлар аерылып чыга һәм Урта Азиянең элекке союздаш республикалары үзләренең бәйсез Диния нәзарәтләрен булдыра. 1991 елның октябрендә Кыргызстан бәйсезлек алгач, Үзәк Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы Кыргызстан ССР өчен җавап бирүче казыят Кыргызстан мөселманнарының Диния нәзарәте итеп үзгәртелә. Кыргызстан мөселманнарының 1нче съезды 1991 елда уза һәм Кимсанбай хаҗи Абдурахманов Азирети Муфтий (Югары мөфти) вазыйфасына сайлана.
Мөфтиләр
үзгәртү- 1991―1996 елларда ― Кимсанбай хаҗи Абдурахманов (1940―2022)[3][4]
- 1996―2000 елларда ― Молдо Абдусаттар Мажитов
- 2000―2002 елларда ― Кимсанбай хаҗи Абдурахманов (1940―2022)
- 2002―2010 елларда ― Мураталы хаҗи Жуманов (1973―2010)[5]
- 2010―2012 елларда ― Чубак хаҗи Жалилов (1975―2020)[6]
- 2012―2014 елларда ― Рахматулла хаҗи Эгембердиев
- 2014―2021 елларда ― Максатбек хаҗи Токтомушев
- 2021—2024 елларда ― Замир карый Ракиев (1978 елгы)[7]
Кыргызстанның ислам руханилары илдәге сәяси чыгышларга һәрвакыт реакция белдерә. Кыргызстанда 2010 елгы инкыйлаб сәбәпле мөфти Мураталы хаҗи Жуманов, шулай ук аны алыштырган Абдышукур Нарматов вазифаларыннан китәргә мәҗбүр ителә[8]. Абдышукур Нарматовны алыштырган С. Кулиев көч юлы белән рәислектән алып атыла: 2010 елның 6 июнендә Кыргызстан мөселманнарының Диния нәзарәте бинасына 15 кеше бәреп керә, алар мөфтидән отставкага китүен таләп итә[8]. Аннан соң С. Кулиевны алып киткәннәр һәм ул мөфти вазифаларын башкаручы вазифасыннан китүе турында гариза язганчы җибәрмәгәннәр[8]. Беренче тапкыр альтернатив нигездә Чубак хаҗи Жалилов мөфти итеп сайлана[8].
Структура
үзгәртү- Казыятлар
- Бишкәк – Самидин карый Атабаев (1973 елгы) [9]
- Ош шәһәре – Мурзакул Осмонов [10]
- Ош өлкәсе – Сайдамир хаҗи Жейналиев [11]
- Эссек-Күл өлкәсе – Алмазбек хаҗи Сагындыков (1974 елгы) [12]
- Чуй өлкәсе – Русланбек хаҗи Жумагулов (1969 елгы) [13]
- Баткән өлкәсе – Нуридин хаҗи Мамасабиров [14]
- Талас өлкәсе – Сулумбек хаҗи Узеналиев [15]
- Нарын өлкәсе – Эрик хаҗи Молдокулов (1985 елгы) [16]
- Җәлал-Абад өлкәсе – Нематулла хаҗи Жээнбеков (1968 елгы) [17]
Мәчетләр саны
үзгәртүМәчетләр саны[18] | |||||
---|---|---|---|---|---|
2009 | 2010 | 2011 | 2012 | ||
1973 | 2143 | 2181 | 2200 |
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Замир кары Ракиев
- ↑ Кыргызстан Ислам Университети 2022 елның 23 гыйнвар көнендә архивланган.
- ↑ Равил Гайнетдин Кыргызстанның беренче мөфтие вафат булуга бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Татар-информ, 23.11.2022
- ↑ Официальный некролог в связи с кончиной первого муфтия КР Кимсанбая ажы Абдурахманова.kabar.kg, 23.11.2022(рус.)
- ↑ Ушел из жизни экс-муфтий мусульман Кыргызстана Мураталы ажы Жуманов. ИА Кабар, 8.07.2010(рус.)
- ↑ Шарабидин Капаров. ПРЕДВЫБОРНАЯ БОРЬБА В КЫРГЫЗСТАНЕ ИЛИ ПОЧЕМУ УБИЛИ ЧУБАКА АЖЫ ЖАЛИЛОВА. 123ru.net, 21.07.2010(рус.)
- ↑ Новым муфтием Кыргызстана стал Замир Ракиев. — K-News, 26.06.2021(рус.)
- ↑ 8,0 8,1 8,2 8,3 Дюшенбиев С. У. Ислам в современном Кыргызстане: состояние и проблемы // Религиоведение. — 2011. — № 3. — С. 122
- ↑ Бишкек шаарынын мусулмандар казыяты
- ↑ Ош шаарынын мусулмандар казыяты
- ↑ Ош облусунун мусулмандар казыяты
- ↑ Ысык-Көл облусунун мусулмандар казыяты
- ↑ Чүй облусунун мусулмандар казыяты
- ↑ Баткен облусунун мусулмандар казыяты
- ↑ Талас облусунун мусулмандар казыяты
- ↑ Нарын облусунун мусулмандар казыяты
- ↑ Жалал-Абад облусунун мусулмандар казыяты
- ↑ Асель Шабданова (2012-06-18). Мечети в Кыргызстане. Вечерний Бишкек. әлеге чыганактан 2012-10-26 архивланды. 2012-10-12 тикшерелгән.