Суранбай Җиянбәков
(Сооронбай Жээнбәков битеннән юнәлтелде)
Суранбай Җиянбәков, Суранбай Шәрип улы Җиянбәков (кырг. Сооронбай Шарип уулу Жээнбеков, 1958 елның 16 ноябре, Кыргызстан ССР, Ош өлкәсе, Совет районы, Кара-Колҗа) — Кыргызстан сәясәтчесе, хуҗалык һәм дәүләт эшлеклесе, 2017 елның 24 нобреннән 2020 елның 15 октябренә кадәр Кыргызстан президенты.
Суранбай Җиянбәков | |
---|---|
5 нче Кыргызстан президенты | |
Вазыйфада 2017 елның 24 ноябре – 2020 елның 15 октябре | |
Аңа кадәр | Алмазбәк Атамбаев |
Дәвамчысы | Садыр Жапаров |
Кыргызстан премьер-министры | |
Вазыйфада 2016 елның 13 апреле – 2017 елның 21 августы | |
Аңа кадәр | Темир Сариев |
Дәвамчысы | Мөхәммәткалый Абдулгазиев |
Ош өлкәсе губернаторы | |
Вазыйфада 2010 ел – 2012 ел | |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 16 ноябрь 1958 (66 яшь) ССРБ, Кыргызстан ССР, Ош өлкәсе |
Сәяси фирка | КСДФ |
Җефет | Айгуль Жээнбекова[d] |
Белем | Кыргыз дәүләт аграр университеты |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү- 1958 елның 16 ноябрендә Кыргыз ССР Ош өлкәсе Совет районы Кара-Колҗа авылында туган.
- 1976–1977 елларда Ош өлкәсе Үзгән районы Ленин ис. мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы.
- 1983 елда «зоомөһәндис» белгечлеге буенча К. Скрябин ис. Кыргыз авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган.
- 1983–1988 елларда Ош өлкәсе Совет районы «Совет» совхозы баш зоотехнигы.
- 1988–1989 елларда Ош өлкәсе КПССның Совет район комитеты инструкторы.
- 1989–1991 елларда Ош өлкәсе Ульянов ис. совхозның фирка комитеты сәркатибе.
- 1991–1993 елларда Ош өлкәсе Ульянов ис. совхоз директоры.
- 1993–1996 елларда Ош өлкәсе Кара-Колҗа районы «Кашка-Җул» күмәк хуҗалыгы рәисе.
- 1995 елдан Кыргызстан Җугаркы Киңәшенең Халык вәкилләре җыены депутаты.
- 2003 елда «бухгалтер» белгечлеге буенча Кыргыз аграр университетының икътисад факультетын тәмамлаган.
- 2007 елда Кыргыз Республикасының авыл һәм су хуҗалыклары һәм эшкәртү сәнәгате министры.
- 2008–2010 елларда шәхси эшмәкәр.
- 2010–2012 елларда Ош өлкәсе губернаторы.
- 2012–2015 елларда Кыргызстан хөкүмәтенең Ош өлкәсендәге вәкиле.
- 2016–2017 елларда Кыргыз Республикасы премьер-министры. Кыргызстан президентын сайлауларда катнашу өчен 21 августта отставкага китә[1].
- 2017 елның 15 октябрендә узган Кыргыз Республикасы президентын сайлауларда көндәше Омурбек Бабановны («Ата-җорт» фиркасе), 54,76 % : 33 % тавыш җыеп, җиңә. 2017 елның 24 ноябреннән Кыргыз Республикасы президенты вазифасына керешә.
2020 елның октябрендә Кыргызстан парламентына сайлауларның нәтиҗәләре белән риза булмаган халыкның баш күтәрүе нәтиҗәсендә хакимияттән китә[2]. 2020 елның 15 октябреннән Кыргызстан президенты вазифасын ил премьер-министры Садыр Жапаров башкара.
Гаиләсе
үзгәртүХатыны, өч баласы бар.
Сылтамалар
үзгәртү- Сооронбай Жээнбеков лидирует на президентских выборах в Киргизии. ТАСС, 16.10.2017.
- Сооронбай Жээнбәков Кыргызстан президенты вазифасына кереште. Азатлык Радиосы, 24.11.2017.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Кыргыз Республикасынын өкмөтү сайты
- ↑ Президент Кыргызстана ушел в отставку. Укринформ, 15.10.2020(рус.)