Вирьял
Вирьял (чуаш. вир — югары, көнбатыш һәм чуаш. ял — авыл, берләшмә сүзләреннән) — чуашларның бер өлеше. «Вирьял»лар белән беррәттән шулай ук «анатри» (чуаш. анат — түбәнге өлеш, көнчыгыш), ягъни түбәндәге чуаш төркеме билгеле.
Килеп чыгышҮзгәртү
Кайбер галимнәрнең фикере буенча вирьял чуашлары таулы мариларның чуашлашуы нәтиҗәсендә барлыкка киләләр[1][2][3]. Математик модельләү ярдәмендә уздырылган антропологик эзләнүләр таулы мариларның һәм төньяк чуашларның уртак антропологик типка караганлыкларын исбатлый[4].
ДиалектҮзгәртү
Вирьял чуашларының диалектына олаштыру хас (әдәби укçа (акча) урынына окçа, әдәби урпа (арпа) урынына орпа).
- ↑ Трофимова Т.А. Чуашларның килеп чыгу мәсьәләсе буенча антропологик материаллар//СЭ. 1950. №3. С. 55, 65.
- ↑ Козлова К.И. Чуаш һәм мариларның этник бәйләнешләре. МГУ хәбәрчесе: тарихи-филологик серия. Мәскәү. 1985.
- ↑ Хәмидуллин Б.Л. Казан ханлыгы халыклары: этносоциологик эзләнү. Казан, 2002.
- ↑ Абрамов В.К. Таулы мариларның антропологик тибы мәсьәләсе турында. 2005.