Мәләвез — елга, Агыйдел елгасының сул кушылдыгы.

Көйергәзе районы Яңа Муса авылыннан төньяк-көнбатышка таба 4 км еракта башлана.

Шул ук район буйлап төньяктан көньяк-көнчыгышка карый ага, Яңа Муса авылы янында юнәлешен төньяк-көнчыгышка үзгәртә һәм Көйергәзе, Мәләвез районннары буйлап ага.

Агыйдел елгасына (тамагыннан 856 км еракта) коя. Озынлыгы 37 км, бассейн мәйданы 354 м2 Катнаш, башлыча кар су белән туена. Мәләвез шәһәре янында уртача еллык су чыгымы 1,9 куб с. Рельефы калкулы тигезлек. Ландшафты соры урман тупрагындагы һәм типик кара туфрактагы киң яфраклы урманнардан, болынлы далалардан һәм сабан җирләрдән тора. Бассейнының 7 процентын урман каплаган, 43 проценты сөрелгән.

Кушылдыклары: уң — Үксер, Нарат һ. б.; сул — Карабуга һ. б..