Юрий Уткин

Юрий Васильевич Уткин (1939 елның 6 апреле, Ишембай, Башкорт АССР, ССРБ) — Совет һәм Россия сәясәтчесе, галим. Беренче (1993—1995) һәм икенче (1995—1999) чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты[1]. Берничә иҗтимагый академиянең әгъзасы (академигы): Куркынычсызлык, оборона һәм хокук тәртибе проблемалары академиясе[2]; Экология, кеше һәм табигать куркынычсызлыгы халыкара академиясе, Халыкара мәгълүматлаштыру академиясе[3]. Башкортстан Республикасы журналистлар берлеге әгъзасы. Россия Федерациясе әдәбиятчылар берлегенең Мәскәү оешмасына керә[4].

Юрий Уткин
Туган 6 апрель 1939(1939-04-06) (82 яшь)
Ишембай, Ишимбайский район[d], Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg Россия
Flag of the Soviet Union.svg СССР
Әлма-матер Ишембай нефть көллияте һәм Уфа дәүләт нефть-техника университеты
Һөнәре сәясәтче, эколог, РФ Дәүләт думасы депутаты
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе һәм Российская партия пенсионеров за справедливость[d]
Гыйльми дәрәҗә: сәясәт фәннәре докторы[d]

Тормыш юлы.Үзгәртү

1957 елда Ишембай нефть көллиятен тәмамлый. 1971 елда Уфа нефть институтын тәмамлый.

1972 елдан партия эшендә: бүлек мөдире, СБКФның шәһәр комитеты секретаре. 1986 елда халык депутатларының Ишембай шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе. 1991 елның августына кадәр СБКФ әгъзасы .

Ишембай шәһәр Башкарма комитеты рәисе, халык депутатларының шәһәр Советы рәисе итеп сайлана. 1992 елның февраленнән, 1993 елда Башкортостан Республикасының 6 нчы (I чакырылыш) һәм 7 нче (II чакырылыш) Стәрлетамак округыннан Дәүләт Думасына сайланганчы, Ишембай шәһәре администрациясе башлыгы булып эшли.

Беренче чакырылыш Дәүләт Думасында «Яңа төбәк сәясәте» депутатлар төркеменә керә, экология комитеты әгъзасы була.

Икенче чакырылыш Дәүләт Думасында экология комитетының төбәк экологик сәясәт комитеты рәисе булып эшли, депутат берләшмәләрендә тормаган.

8 нче Стәрлетамак бер мандатлы сайлау округы буенча Россия Федерациясе Дәүләт Думасына «Россия пенсионерлар партиясе һәм социаль гаделлек партиясе» сайлау блогыннан тәкъдим ителә[5].

СпортҮзгәртү

Футбол буенча БАССР чемпионы (1957).

Ишембай шәһәре башлыгы вазыйфасына баскач, 1980 еллар ахырында шәһәрнең спорт хәрәкәтенә административ һәм финанс ярдәме оештыра.

БүләкләрҮзгәртү

  • «Хөрмәт Билгесе» ордены;
  • Башкортстан Республикасының атказанган нефтьчесе;
  • Россия Федерациясенең атказанган автомобиль транспорты хезмәткәре.

БиблиографияҮзгәртү

  • Линия судьбы/ О. Б. Шарафутдинов, Ю. В. Уткин. — М. : Гелиос АРВ, 2002 (РГУП Чебоксар. тип. N1). — 190 с. : ил., портр.; 20 см; ISBN 5-85438-067-6 (в обл.)

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Сайт Научно исследовательского института социальных систем. әлеге чыганактан 2005-12-28 архивланды. 2008-02-22 тикшерелде.
  2. Деятельность Академии проблем безопасности, обороны и правопорядка была прекращена решением Верховного суда РФ, поскольку деятельность этой академии, по словам Генеральной прокуратуры, «создавала условия для коррупционных проявлений и дискредитировала государственную власть», «были установлены факты совершения преступлений с использованием этих удостоверений, а также лоббирования интересов различных структур»
  3. Ю. В. Уткин на сайте c-society
  4. Московская организация литераторов Союза Литераторов РФ
  5. Общественно-политическая газета Миякинского района РБ. әлеге чыганактан 2005-12-26 архивланды. 2008-02-22 тикшерелде.