Валерий Халиков (14 июль 1950 ел) — ССРБ һәм Россия нейрохирургы. Медицина фәннәре докторы (1998), профессор (2002). Россия Федерациясенең (2008) һәм Башкортстан Республикасының атказанган табибы (1992).

Валерий Халиков
Туган 14 июль 1950(1950-07-14) (73 яшь)
Ишембай, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Һөнәре галим, нейрохирург
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d] һәм профессор

Биографиясе үзгәртү

Халиков Валерий Габделхак улы 1950 елның 14 июлендә Ишембай шәһәрендә туа. 1973 елда БДМУ тәмамлый.

1976 елга кадәр һәм 1974 елда «Ишембайнефть» НГДУ-сы медик‑санитар частеның Ишембай гомуми дәваханасында эшли.

1977 елдан Днепропетровск медицина учреждениесендә хезмәт итә.

1980-1981 елларда туган каласына кайтып, Ишембайның 1-нче поликлиникасында эшли.

1983 елдан Г. Куватов исемендәге җөмһүрият клиник хастаханәсендә хезмәт юлын дәвам итә, 1997 елдан БДМУ белем бирү институтында эшли.

2003 елдан РФ Федераль иминлек хезмәтенең Төп клиник хәрби госпиталендә (Мәскәү) — әйдәүче, 2013 елдан баш нейрохирург.

Библиография үзгәртү

200-гә якын фәнни хезмәт һәм 8 уйлап табу авторы.

  • Халиков, Валерий Абдулхакович. Обоснование микрохирургической пластики поврежденных периферических нервов с использованием аллостатических трансплантатов : (Экспериментально-клинической исследование) : автореферат дис. ... кандидата медицинских наук : 14.00.28 / АМН ССРБ. НИИ нейрохирургии им. Н. Н. Бурденко. — Москва, 1990. — 14 с.

Әдәбият үзгәртү

  • ХАЛИКОВ Валерий Габделхак улы/ Халиков Валерий Абдулхак улы // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
  • Указы Президиумы В РБ от 11.08.1992 N 6-2/г «О присвоении почетных званий рРеспублики Башкортостан»