Вахитов урамы (Ишембай)
Вахитов урамы (баш. Вәхитов урамы, рус. ул. Вахитова) — Башкортстанның Ишембай шәһәрендә урнашкан кечкенә урам.
Почта индексы 452451. ОКАТО коды 80415000000.
Координаталары 53.449715, 56.053388
Төбәк | Башкортстан |
---|---|
Шәһәр | Ишембай |
Район | Ишембай |
Почта индексы | 453204 һәм 453213 |
Урнашуы
үзгәртүАгыйдел елгасының уңъяк кушылдыгы булган Тәйрүк елгасының (ba) сулъяк ярында, шәһәрнең көнчыгыш өлешендә урнашкан кыска урам. Губкин урамы белән киселештән башлана, Чкалов урамы белән киселештә тәмамлана. Бер урам да аны кисеп үтми.
Тарих
үзгәртүКазан губернасы (хәзерге Апас районы) Шыгай авылында туган Социалистик Хезмәт Каһарманы нефтьче Әкмал Вахитов (1900—1957) хөрмәтенә аталган.
Игътибарга лаек объектлар
үзгәртүУрам шәхси һәм биш катлы йортлардан (тулай тораклар) тора. Урамнан ерак түгел, шәһәрнең И. М. Губкин исемендәге паркы, 79нчы комплекста госпитальләрдә яралардан үлгән сугышчыларга куелган һәйкәл (обелиск), Бөек Ватан сугышы елларында госпитальдә үлгән маҗар-алман хәрбиләре каберлеге урнашкан.
- 7нче йорт — «Шатлык» кибете.
Галерея
үзгәртүӘдәбият
үзгәртү- Атлас городов Республики Башкортостан. Екатеринбург, 2010.
Сылтамалар
үзгәртү- Урам панорамасы
- Ишимбай (улицы, носящие имена людей).(үле сылтама) Башкирская энциклопедия
- Ишембайның интерактив картасы