Ишембай җәмигъ мәчете

мәчет (Ишембай, Башкортстан, Россия)


Ишембай җәмигъ мәчете (баш. Ишембай йәмиғ мәсете) – Башкортстанның Ишембай шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Үзәкләштерелгән дини оешма ― Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Ишембай шәһәре Җәмигъ мәчете җирле мөселман дини оешмасы» карамагында[1].

Мәчет
Ишембай җәмигъ мәчете
баш. Ишембай йәмиғ мәсете
Ил Россия
Шәһәр 453030,
Башкортстан,
Ишембай, Тынычлык ур., 21
Координатлары 53°27'0"N, 56°2'0"E
Дин Ислам
Мәхәллә БР МДН 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам / хәнәфи мәзһәбе
Бина төре манарасы бина янәшәсендә төзелгән мәчет
Төзелеш еллары 1990 ел1994 ел
Төп даталар:
1990 ел – төзелеш башланган
1994 ел – мәчет ачылган
Халәте гамәлдә

Тарих үзгәртү

Ишембайда өч Җәмигъ мәчете урнашкан. Беренчесе Иске Ишембайда 1948 елда Ворошилов урамы, 33нче А йорты адресы буенча ачылган[2]. Икенчесе – Ишембай Җәмигъ мәчете – 1990-1994 елларда шәһәрнең үзәк өлешендә, Тынычлык урамында төзелгән. Өченчесе 1995 елда шәһәрнең Нефтьчеләр микрорайонында (1940 елга кадәр Тирмән-Елга авылы) Чайковский урамы, 15нче йорт адресы буенча ачылган[3].

1990 елда Ишембайда мәчет төзелеше өчен җир участогы бүлеп бирелә, шул ук елның 29 июлендә Ишембай мәчете имам-хатибы Рәфыйков Рәфкать Фәрит улы җитәкчелегендә фундамент салына. Төзелеш эшләре мәхәллә кешеләре ярдәме белән үз көчләре белән алып барыла. Мәчет төзелешендә «ИМЗ» ААҖ (генераль директоры Г. С. Шәрәфетдинов), «Алтын» ҖЧҖ (И. Т. Алтынбаев), «РБУ» ҖЧҖ (Э. А. Касыймов), «ИФТИ» АҖ (А. З. Саушин), «ИЧФ» АҖ (А. Х. Мәҗитов, А. Т. Яхонтов), «Ишимбайнефть» НГДУ (Ю. Н. Ягафаров), «Идел Нефтемаш» ҖЧҖ (Ш. И. Усманов), ИЭС МУП (Н.С. Дурова), «Витязь» МК АҖ (И. Н. Арсланов), «Башкирэнерго»ның Ишембай бүлекчәсе (Р. Х. Хәмзин), «Ишимбайнефть» РМЦ (Р. А. Мигранов) предприятиеләре коллективлары, шәһәр хакимияте җитәкчелеге (В. В. Елепин) зур ярдәм күрсәтә. Мәхәллә кешеләреннән мәчет төзелешендә Фәрит Рәфыйков, Мидхәт Рәфыйков, Ахунҗан Усманов, Сәйфетдин Хәмитов, Муллагали Байгилдин һ. б. актив катнаша.

1994 елда мәчет бинасы төзелеп бетә, үз көчләре белән бизәкләү эшләре башкарыла, шул ук елның 16 августында биредә беренче тапкыр җомга намазы укыла. Биредә Рәйхана абыстай һәм Мөхәммәт хәзрәт Ислам нигезләрен өйрәтү эшен алып бара.

Теркәлү үзгәртү

2005 елның 19 июлендә «Ишембай шәһәре җәмиг мәчете» буларак, 2020 елның 1 декабрендә «Ишембай шәһәре үзәк мәчете» (баш. Ишембай ҡалаһының мәркәз мәсете) җирле мөселман дини оешмасы буларак (рәисе Мирасов Радик Рафаэль улы) Федераль налог хезмәтендә теркәлү узган [4].

Тасвирлама үзгәртү

Ишембай мәчете – кирпечтән төзелгән бер манаралы, ике катлы бина, гөмбәзе юк.

Традицион яшел мөселман стилендә башкарылган тематик баннерларны мәчетне әйләндереп алган коймаларның бөтен периметры буенча күзәтергә мөмкин[5].

Җитәкчелек үзгәртү

Имам-хатиблар

  • 2019 елга кадәр – Фәрит улы Рәфкать хәзрәт Рәфыйков (2021 елның 27 сентябрендә вафат)
  • 2019 елның 2 августыннан – Рафаэль улы Радик хәзрәт Мирасов[6]

Имам-мөхтәсиб

  • Әнүр улы Илшат хәзрәт Хафизов[7]

Имамнар Марат улы Илнур хәзрәт, Ринат улы Эдуард хәзрәт

Ишембай үзәк (җәмигъ) мәчетендә Үзәкләштерелгән дини оешма Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Ишембай мөхтәсибәте урнашкан булган. 2022 елның гыйнварында Ишембай районы хакимияте тарафыннан мөхтәсибәт өчен Стахановчылар урамы, 42 адресы буенча (элекке «Горизонт» клубы) мәйданы 152 квадрат метрга тиң бина бүлеп бирелә[8].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү