Мария Львова-Белова

РФ сәясәтчесе, Бала хокуклары буенча вәкил

Мария Львова-Белова, Мария Алексей кызы Львова-Белова (рус. Мария Алексеевна Львова-Белова, 1984 елның 25 октябре, СССР, РСФСР, Пенза) ― РФ дәүләт, сәяси һәм иҗтимагый эшлеклесе, 2021 елның 27 октябреннән –― РФ Президенты каршында Бала хокуклары буенча вәкил[1]. 2020―2021 елларда ― Пенза өлкәсенең башкарма хакимиятеннән Россия Федерациясе сенаторы[2][3]. Ятим балаларны, инвалидлыгы булган яшьләрне һәм балалар йортларында тәрбияләнгәннәрне социальләштерү һәм социаль адаптацияләү буенча белгеч.

Мария Львова-Белова
РФ Президенты каршында
Бала хокуклары буенча вәкил
Вазыйфага керешкән
2021 елның 27 октябре
Президент Владимир Путин
Аңа кадәр Анна Кузнецова
Федерация Советының
РФ Президенты каршында Бала хокуклары буенча вәкил белән
эшчәнлек буенча вәкаләтле вәкиле
Вазыйфада
2020 ел – 2021 ел
Аңа кадәр Маргарита Павлова
Пенза өлкәсе башкарма хакимиятеннән
Россия Федерациясе сенаторы
Вазыйфада
2020 ел – 2021 ел
Аңа кадәр Алексей Дмитриенко
Шәхси мәгълүмат
Туган 25 октябрь 1984(1984-10-25) (39 яшь)
СССР, РСФСР, Пенза
Сәяси фирка Бердәм Россия
Белем Самара дәүләт мәдәният институты
Владимир Путин белән Мария Львова-Белова очрашуы. 2022 елның 9 марты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1984 елның 25 октябренда Пензада туган. 1990 елда 37нче санлы мәктәпнең беренче сыйныфына укырга кергән, 1995 елда 6нчы санлы лингвистик гимназиягә күчкән [4].

2002 елда «Эстрада оркестры дирижеры» белгечлеге буенча А. А. Архангельский исемендәге мәдәният һәм сәнгать училищесын тәмамлаган[5].

2003―2005 елларда Самара дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә (хәзер Самара дәүләт мәдәният институты) укыган, әлеге югары уку йортын тәмамламаган, чөнки югары белеме турындагы мәгълүмат Федерация Советы сайтында юк[6].

2019 елда «Менеджмент» юнәлеше буенча Пенза дәүләт технология университетына(рус.) укырга кергән[7].

2000―2005 елларда Пензаның 5нче һәм 1нче балалар музыка мәктәпләрендә, мәдәният һәм сәнгать училищесында гитара классында укытучы булып эшли[8].

2008―2020 елларда ― «Благовест» социаль адаптациягә ярдәм итү буенча Пенза төбәк иҗтимагый оешмасының гамәлгә куючысы һәм җитәкчесе[5].

2017―2019 елларда ― Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы[5].

2014 елдан – «Квартал Луи» шәхесне социаль адаптацияләүгә ярдәм итү буенча автоном коммерцияле булмаган оешмасын гамәлгә куючы һәм башкаручы директоры. Джаз музыканты Луи Армстронг хөрмәтенә аталган тернәкләндерү үзәге мөмкинлекләре чикле булган, ата-ана каравыннан мәхрүм калган яшьләргә мөстәкыйль тормышка җайлашырга ярдәм итә[9][10][11][12][13].

2017 елда Мария Львова-Белова инициативасы белән Пензада Россиядә беренче «Вероника йорты» дигән авыр инвалидлык дәрәҗәсе булган яшь кешеләр өчен пансион эшли башлый[5].

2018 елда Львова-Белова инвалидлыкның төрле формасы булган яшьләр өчен яшәү өчен «Яңа Ярлар» (Новые Берега) Арт — поместье проект-резиденциясен тәкъдим итә[4].

2019 елда Бердәм Россия сәяси фиркасенә керә (аңа партия билетын 2019 елның 23 ноябрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев тапшырган)[5].

2019 елда Мария Львова-Белова «Пенза өлкәсенең Ел кешесе» була[7].

2020 елның 21 сентябрендә Пенза өлкәсе губернаторы Иван Белозерцевның карары белән Россия Федерациясе сенаторы — Пенза өлкәсе хөкүмәтеннән вәкил итеп билгеләнә, вәкаләтләре 2025 елның сентябренә кадәр бирелә[2][14].

2020 елның 18 ноябрендә Федерация Советының Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән эшчәнлек буенча вәкаләтле вәкиле итеп билгеләнгән.

2021 елның 26 июнендә Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте университетын тәмамлаган[15].

2021 елның 27 октябрендә Россия Президенты Владимир Путин сенатор Мария Львова-Белованы РФ Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил итеп билгели[1].

Гаиләсе үзгәртү

Ире Павел Когельман — Рус Православие Чиркәве рухание (2019 елдан). Аңа кадәр программист булып эшләгән[16]. 2003 елда өйләнешкәннәр. Үзләренең 5 баласы өстенә 17 балага опекун булып торалар. Гаилә Пензада яши[5].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Путин назначил Марию Львову-Белову уполномоченным по правам ребенка.
  2. 2,0 2,1 Постановление губернатора Пензенской области от 21.09.2020 № 180 «О наделении полномочиями сенатора Российской Федерации — представителя от Правительства Пензенской области» 2021 елның 27 октябрь көнендә архивланган., официальный портал правительства Пензенской области
  3. Постановление губернатора Пензенской области от 28.09.2021 № 173 «О наделении полномочиями сенатора Российской Федерации — представителя от Правительства Пензенской области» 2021 елның 27 октябрь көнендә архивланган., официальный портал правительства Пензенской области
  4. 4,0 4,1 Уполномоченный по правам ребенка в РФ Мария Львова-Белова. Досье (2021-10-27).
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 5,5 Львова-Белова Мария Алексеевна, информационное агентство «PenzaNews».
  6. Структура.
  7. 7,0 7,1 Биография Марии Львовой-Беловой (20211027T1924).
  8. Биография детского омбудсмена Марии Львовой-Беловой.
  9. Поляков А. Вместо интерната и дома престарелых — арт-поместье. Проект под Пензой дает шанс инвалидам, ТАСС, 07.11.2020.
  10. Вернуться к жизни. Общественный деятель Мария Львова-Белова — о сопровождаемом проживании людей с инвалидностью, «Известия», 15.07.2019.
  11. Емельяненко В. «Я принес свои ноги». Станет ли первый в России мини-город для инвалидов альтернативой домам престарелых?, «Российская газета», 17.03.2020.
  12. Цветкова Р. Вихрь милосердия на шпильках: Мария Львова-Белова и её Квартал Луи, Милосердие.ru, 07.03.2019.
  13. Мария Львова-Белова из Пензы организовала единственную в России коммуну, где проживают, учатся и работают сироты-колясочники, портал «Гордость России», 14.07.2016.
  14. Сенатором от Пензенской области назначили директора социальной НКО Марию Львову-Белову, ТАСС, 21.09.2020.
  15. Мария Львова-Белова стала выпускницей Президентского кадрового резерва, «Селдон Новости», 27.06.2021
  16. «Я уже привык к светской работе и хорошей зарплате, и тут все изменилось» — как успешный программист и отец девяти детей стал священником – Православный журнал «Фома».

Сылтамалар үзгәртү