Лев Пушкин, рус. Лев Сергеевич ПушкинА.С. Пушкинның энесе, хәрби әфисәр, рус гаскәренең чечен, поляк сугышларында катнашучы, Россия империясенең III- IV дәрәҗә Изге Анна ордены, IV дәрәҗә Изге Владимир орденнары кавалеры.

Лев Пушкин
Туган телдә исем Лев Сергеевич Пушкин
Туган 17 апрель 1805(1805-04-17)
Мәскәү
Үлгән 19 июль 1852(1852-07-19) (47 яшь)
Әдис
Үлем сәбәбе гидроцефалия[d]
Күмү урыны Иске Христиан зираты[d]
Яшәгән урын Мәскәү
Санкт-Петербург
Варшау
Санкт-Петербург
Тбилиси
Большая Чечня[d]
Одесса
Париж
Одесса
Милләт рус
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
Әлма-матер Лицейский Благородный пансион[d], Петришуле[d] һәм Царское Село лицее[d]
Һөнәре хәрби
Җефет Елизавета Александровна Загряжская
Балалар улы Анатолий (1846),
кызлары Ольга (1844), Софья, Мария (1849)
Ата-ана
  • Сергей Львович (әти)
  • Надежда Осиповна (әни)
Кардәшләр Александр Пушкин[1][2] һәм Ольга Сергеевна Павлищева[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Русско-персидская война 1826—1828 годов[d], 1828-1829 еллардагы урыс-төрек сугышы[d] һәм 1830 елгы Польша күтәрелеше[d]
Бүләк һәм премияләре
III дәрәҗә Изге Анна ордены
III дәрәҗә Изге Анна ордены
IV дәрәҗә Изге Анна ордены
IV дәрәҗә Изге Анна ордены
IV дәрәҗә Изге Владимир ордены
IV дәрәҗә Изге Владимир ордены
Хәрби дәрәҗә майор, юнкир[d] һәм капитан

 Лев Пушкин Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
А.С. Пушкинның энесенә язган хатлары. 1858
 
Лев Сергеевич. А.С. Пушкин рәсеме. 1829

1805 елның 17 (29) апрелендә Мәскәүдә туган. Әтисе — Сергей Львович Пушкин, отставкадагы хәрби, әдәбиятчы. Әнисе — Надежда Осиповна Һаннибал, Петр I генералы Ибраһим Һаннибалның оныгы. Санкт-Петербургда лютеран чиркәве карамагындагы алман укуханәсендә (1815), Царское Село лицее пансионында, Санкт-Петербург университеты карамагындагы пансионда белем ала. 1821 елда, пансионның рус әдәбияты укытучысы В.К. Кюхельбекерны (А.С. Пушкинның лицей дусты) эштән бушатуга каршы фетнә кузгаткан өчен, пансионнан чыгарыла.

Тормышы үзгәртү

Абыйсы белән мөнәсәбәте үзгәртү

А.С. Пушкин лицейга укырга киткәндә, энесенә 6 яшь була. Көньякта сөргендә чагында, шагыйрь энесенең хәле белән даими кызыксынып тора, аңа күләмле хатлар (барлыгы 40[3]) яза, аның белән фикерләрен уртаклаша, киңәш-табыш итә. Әсәрләрен бастыру, алар өчен акча алу мәсьәләләрен дә энесенә ышанып тапшыра. Лев абыйсының туенда катнаша, мәҗлесне оештыру мәшәкатьләрен үз өстенә ала.
А.С. Пушкин:

  Минем энем – һәрьяклап акыллы кеше һәм чиста күңелле гүзәл шәхес. Аның күңеленнән мине сызып аттырырга тырышачаклар, ләкин без кан туганнар булып кына түгел, чын дуслар булып калачакбыз[4]  

Соңга таба, Лев гаебе белән, бертуганнарның мөнәсәбәте коры, рәсми төс ала. Шулай булса да, Александр Пушкин гомер буе энесен кайгыртып яши: аны хезмәткә урнаштыруны өстенә ала, күп санлы әҗәт-бурычларын түләп бара.
Энесенә багышлап язылган берничә шигыре[5] дә бар.
Абыйсының дуэльдә каты яраланып, үлүе турында Лев Кавказда чечен походында чакта ишетә. Франциягә барып, Дантестан үч алу фикереннән иптәшләре генә ваз кичтерә[6]
Абыйсы вафатыннан соң, аның биографиясен (1826 елга кадәрге) язуы билгеле.

Холкы үзенчәлеге үзгәртү

Гаиләдә төпчек бала булу сәбәпле (абыйсыннан тыш, апасы Ольга (1797 елгы) бар), әнисенең иркә баласы була. Яшьтән үк шәрәб эчү, комарлы уеннар белән мавыга.
Хәтере бик яхшы була: абыйсының барлык әсәрләрен яттан белә, яңа шигырьләрен бер укуда ятлап алып, мәҗлесләрдә шуларны сөйли һәм шунлыктан һәр җирдә көтелгән кунакка әйләнә. Карамзин, Жуковский, Дельвиг, Плетнев, Боратынский белән дус була [7] . Үзе дә яхшы шигырьләр яза.
Юмарт була, акча туздырырга ярата, һәрвакыт бурычлары җыела торган була, күбесен абыйсы түләп бара[8].

Чыганаклар үзгәртү

  1. Викентий Вересаев. Спутники Пушкина.I том. М.: Локид-пресс, 2001 ISBN 5-320-00406-0

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү