Манси

(Мансилар битеннән юнәлтелде)

Ма́нси (манс. меньдси, моансь) — Россиянең төньягында яшәүче аз санлы халык, Хант-Манси — Югра автономияле округының төп халкы. Хантларның иң якын тагандаш халкы. Манси телендә сөйләшәләр, ләкин актив ассимиляция сәбәпле якынча 60% рус телен куллана.

Манси
Үз аталышы

меньдси, моансь

гомуми сан

12 228 (2021)[1]

яшәү җире

Россия байрагы Россия Федерациясе:
12 269 (2010 г.)[2], 11 432 (2002 ел)[3]

Теле

рус теле, манси теле

Дине

мәҗүсилек, православие

Бүтән халыкка керүе

фин-угыр халыклары

Кардәш халыклары:

хантлар, венгрлар

 Манси Викиҗыентыкта

Гомуми саннары 12269 кеше (2010 елгы Бөтенроссия халык санын алу буенча).

Тел һәм әлифба үзгәртү

Манси теле Урал телләре гаиләсенең фин-угыр телләренең угыр төркеменә карый. Сөйләмнәр: сосьва, югары-лозьва, тавда, одна конда, пелым, вагиль, урта-лозьва, түбән-лозьва.

Манси әлифбасы 1931 елда латин әлифбасына нигезләнеп барлыкка китерелә:

A, B, D, E, F, G, H, Ꜧ, I, J, K, L, Ļ, M, N, Ņ, Ŋ, O, P, R, S, S̷, T, Ţ, U, V, Z, Ь

1937 елдан — кирилл әлифбасы нигезендә:

А, Б, В, Г, Д, Е, Ё, Ж, З, И, Й, К, Л, М, Н, Ӈ, О, П, Р, С, Т, У, Ф, Х, Ц, Ч, Ш, Щ, Ъ, Ы, Ь, Э, Ю, Я

Әдәби тел сосьва диалектына нигезләнгән.

Килеп чыгышлары һәм тарих үзгәртү

Этнос буларак манси җирле урал неолиты мәдәнияте кабиләләренең угыр кабиләләренең кушылуы нәтиҗәсендә барлыкка киләләр.

Иң башта манси Урал тауларының көнбатыш битләрендә яшиләр, ләкин XIXIV гасырларда комилар һәм руслар аларны Урал артына кысрыклап чыгаралар. Руслар белән беренче бәйләнешләр XI гасырга карый. XVI гасырда Себернең Россиягә кушылуы белән бергә рус колонизациясе көчәя һәм инде XVII гасырның азагында руслар саны җирле халыклар санын ашып китә. Манси тора-бара төньякка һәм көнчыгышка күченергә мәҗбүр булалар, өлешчә ассимиляциягә дучар булалар. Мансиларның этник формалашуына төрле халыкларның тәэсире була.

Мәдәният һәм гореф-гадәтләр үзгәртү

Диннәре буенча православ, ләкин шулай ук шаманизм, төрле рухлар, әрвахлар, аю культы саклана. Бик бай халык-авыз иҗаты, зур үсеш алган мифология.

Манси ике экзогам фратриягә бүленәләр: Пор һәм Мось. Алар тарихи яктан килеп чыгышлары һәм йолалары буенча аерылылар. Никахлар бары тик капма-каршы фратрияләр арасында төзелә: Мось ирләре Пор хатыннарына өйләнәләр һәм киресенчә. Пор фратриясе абориген-урал халыклары токымыннан булса, Мось читтән килгән угырлар токымыннан булалар. Пор фратриясенең нәсел башлыгы булып аю санала, Мось фратриясенеке — Калтащ исемле хатын, ул каз, ана куян яки күбәләк рәвешендә күзаллана.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Всероссийская перепись населения 2020—2021 годов
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2010 елгы Бөтенроссия халык санын алуының рәсми сайты. Бөтенроссия халык санын алуның соңгы мәгълүматлары., archived from the original on 2016-06-05, retrieved 2014-06-15 
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 2002 елгы Бөтенроссия халык санын алу. әлеге чыганактан 2011-08-21 архивланды. 2009-12-24 тикшерелгән.