Рафис Борһанов
Рафис Борһанов, Рафис Тимерхан улы Борһанов (1961 ел, 17 август, ТАССР, Мөслим) — Татарстанның дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм министры (2010–2014), Татарстан Республикасының премьер-министр урынбасары — фән һәм мәгариф министры (2017–2020), Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе ректоры в.б. (2020 елдан). «Бердәм Россия» фиркасе әгъзасы. ТР Дәүләт шурасы депутаты. Икътисад фәннәре кандидаты (2000), РФ (1995 елдан халыкара) салкын академиясе академигы (2012).
Рафис Борһанов | |
---|---|
Туган телдә исем | Рафис Тимерхан улы Борһанов |
Туган | 17 август 1961 (63 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Мөслим |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Әлма-матер | Казан дәүләт аграр университеты һәм Казан дәүләт финанс һәм икътисад институты |
Һөнәре | инженер-механик, министр |
Сәяси фирка | Бердәм Русия |
Җефет | Светлана Игорь кызы |
Балалар | кызы Алия, улы Айрат |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | |
Гыйльми дәрәҗә: | икътисад фәннәре нәмзәте[d] һәм фән кандидаты |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1961 елның 17 августында Татарстан АССР Мөслим районы Мөслим авылында район башкарма комитеты рәисе Тимерхан Борһанов (1925-2004) гаиләсендә туган. Әтисе чыгышы белән Мөслим районы Вәрәшбаш, әнисе Иске Вәрәш авылыннан. Әтисен 1961 елда Әтнәгә КПСС райкомының беренче сәркатибе итеп, 1962 елда Арчага район шурасы башкарма комитеты рәисе итеп күчерәләр. Рафис Арчада 1нче урта мәктәпне (1978, алтын медальгә), «инженер-механик» белгечлеге буенча Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын (1983), «икътисадчы» белгечлеге буенча читтән торып Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (1990, аерым билгеле дипломга) тәмамлаган. Югары уку йортын тәмамлагач (1983), хәрби хезмәткә алынганчы, ТАССР һөнәри белем бирү буенча дәүләт комитетының авыл укуханәләре бүлегендә инженер булып эшли.
Хезмәт юлы
үзгәртү- 1983 – 1985 — Совет Армиясендә хәрби хезмәттә.
- 1985 — «Казанкомпрессормаш» фәнни–җитештерү берләшмәсендә җыю участогы мастеры.
- 1985 – 1989 — «Казанкомпрессормаш»та ВЛКСМ комитеты сәркатибе, ВЛКСМның Казан шәһәр комитеты икенче сәркатибе.
- 1989 – 1996 — «Казанкомпрессормаш» ААҖ башлыгы урынбасары, цех башлыгы, икътисад бүлеге башлыгы, икътисад һәм финанслар буенча директор.
- 1996 – 1998 — Казан шәһәре администрациясе башлыгының беренче урынбасары.
- 1998 – 1999 — Татарстан Республикасы икътисад һәм сәнәгать министрының беренче урынбасары.
- 1999 – 2005 — Казанның Вахитов районы администрациясе башлыгы[1] .
- 2005 – 2010 — Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары, башкарма комитет җитәкчесе.
- 2010 – 2014 — Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм министры [2].
- 2014 — 2017 — 5нче чакырылыш ТР Дәүләт шурасы депутаты, икътисад һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе.
- 2017 — 2020 — Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары — фән һәм мәгариф министры.
- 2020 елның 17 сентябреннән – Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе (рус. ПГАФКСиТ) ректоры в. б.[3].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртүГаиләсе
үзгәртүХатыны Светлана Игорь кызы (1965). Балалары:кызы Алия (1989), улы Айрат (1990).
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ ТР башкаласының «Минем Казан» сайты(рус.)
- ↑ Рафис Борһанов: «Мин Татарстан байрагын күтәрергә әзер». Азатлык Радиосы
- ↑ Бурганов назначен исполняющим обязанности ректора ПГАФКСиТ. 2020 елның 20 сентябрь көнендә архивланган. realnoevremya.ru, 17.09.2020(рус.)
- ↑ Рөстәм Миңнеханов 46 кешегә Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Мәдәни Җомга, 26.12.2020
Сылтамалар
үзгәртү- ТР Дәүләт шурасының рәсми сайты 2017 елның 10 декабрь көнендә архивланган.
- Р.Т. Борһанов «Чикләрсез татарлар» порталында(үле сылтама)
- Назад, в Актаныш: Энгель Фаттахов уступает место проверенному Рафису Бурганову. «БИЗНЕС Online», 04.12.2017
- Фәттахов китте, Борһанов килде. Татар мәгарифен ни көтә? Азатлык Радиосы, 04.12.2017
Әдәбият
үзгәртү- Ф.Н. Баһаутдинов. Без Мөслим балалары. К.: Идел-Пресс, 2006. ISBN 5-85247-005-4
Моны да карагыз
үзгәртүЭлгәре: Марат Бариев 2005—2010 |
Татарстанның яшьләр эшләре, спорт министры 2010—2014 |
Аннары: Владимир Леонов 2014―2018 |
Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 5 нче чакырылыш депутатлары (2014-2019)