Микъдәт Борындыков
Борынды́ков Микъдәт Юныс улы (1896 – 1965), сәясәт эшлеклесе.
Микъдәт Борындыков | |
---|---|
Туган телдә исем | Микъдәт Юныс улы Борындыков |
Туган | 15 гыйнвар 1896 Сарытау губернасы, Күзнәй өязе, Дөмавыл |
Үлгән | 1965 Сәмәрканд, Үзбәкстан ССР |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Россия империясе СССР |
Һөнәре | дәүләт эшлеклесе, сәясәтче |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртүКазан татар укытучылар мәктәбен (1915), Чугуев хәрби училищесен (1916) тәмамлый. 1917 елда Россия армиясендә, прапорщик.
1917 нең декабрендә большевикларга кушыла, 1918-29 да ВКП(б) әгъзасы. 1918 дә Пермь губернасы мөселман хәрби коллегиясе рәисе, 1919 да губернаның милләтләр эше бүлегендә нәшрият мөдире, татарча чыккан «Коммунист» газетасы мөхәррире, татар коммунистларының Вятка губернасы бюросы әгъзасы.
1920-21 елларда Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең хәрби җитәкчесе (Казан). 1921-22 дә Мәскәүдә: Бөтенрусия баш штабында оештыру идарәсенең Көнчыгыш бүлеге башлыгы, Эшче-крәстияннәр инспекциясе һәм милләтләр эшләре халык комиссарының шәхси секретаре. 1922-24 тә ТАССР мәгариф халык комиссары, 1925-27 дә СССР Дәүләт банкының Татарстан бүлеге җитәкчесе, 1927-29 да «Кожсиндикат»ның Татарстан бүлеге директоры. ТАССР Үзәк Башкарма Комитеты президиумы әгъзасы, галимнәрнең көнкүрешен яхшырту комиссиясе рәисе, «Безнең юл» журналы мөхәррире.
1930 да нахакка кулга алына һәм 5 елга хезмәт лагерена озатыла, иреккә чыкканнан соң, Архангельск шәһәрендә яши: 1938 дә хезмәт колониясе уку-укыту комбинаты директоры. 1938 нең июлендә кабат кулга алына («Милләтчеләрнең Совет хакимиятенә каршы оешмасы» эше); 8 елга хөкем ителә; иреккә чыккач, Сәмәркандта педагогик эштә була.
1989 елда вафатыннан соң аклана.
Гаилә хәле
үзгәртүХатыны Суфия Ерзина, Мирсәет Солтангалиевның балдызы (хатыны Ф. Ерзинаның бертуганы)[1].
Әдәбият
үзгәртү- Султанбеков Б. Ф., Малышева С. Ю. Трагические судьбы: Научно-популярные очерки. Казань, 1996;
- Книга Памяти жертв политических репрессий. Казань, 2001. Т. 2.
Чыганак
үзгәртү- Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.(үле сылтама)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Рабит Батулла. Урыннары җәннәттә булсын. К.: «Рухият» нәшрияты, 2007. 180нче биттә. ISBN 978-5-89706-109-9