«Милләтчеләрнең Совет хакимиятенә каршы оешмасы» эше

«Милләтчеләрнең Совет хакимиятенә каршы оешмасы» эше — 1937-1939 елларда НКВД тарафыннан оештырылган гаепләү эше. Бер төркем кеше Совет хакимиятен таркату һәм ССҖБда капитализм тәртипләрен торгызyга омтылуда гаепләнә. Микъдәт Борындыков, Мәхмүт Бөдәйли, Ибраһим Бобров, Мостафа Төмәнев һәм башкалар хөкемгә тартылалар. 1940 елның 2 июлендә Мәскәүдә уздырылган мәxкәмә утырышында алар озак вакытка төрмәгә ябылуга хөкем ителә. 1955 елда ТАССР Югары мәxкәмәсе президиумы гаепләнүчеләрне аклый.[1]

Искәрмәләр үзгәртү